Марк 9 - Изге Язма1 Гайсә янә аларга: – Хак сүз әйтәм сезгә: шушында басып торучылардан кайберләрегез кодрәт белән килүче Аллаһы Патшалыгын күрмичә дөнья куймас, – диде. Гайсәнең кыяфәте үзгәрү 2 Алты көн узганнан соң, Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны Үзе белән алып, Гайсә биек тауга күтәрелде. Анда алар үзләре генә иде. Шулчак аларның күз алдында Гайсәнең кыяфәте үзгәреп китте. 3 Аның киеме җир йөзендә һичкем шулай агарталмаслык, күз чагылдырырлык ак төскә керде. 4 Шунда шәкертләр каршында Ильяс һәм Муса пәйгамбәр пәйда булдылар да Гайсә белән сөйләшә башладылар. 5 Петер Гайсәгә: – Остаз! Безнең монда булуыбыз ничек яхшы! Әйдә өч чатыр корыйк: берсе – Сиңа, берсе – Мусага, берсе Ильяска булыр, – диде. 6 Бу сүзләрне ул нәрсә дияргә дә белмәгәнгә әйтте, чөнки шәкертләр шулкадәр куркып калган иде. 7 Шулчак аларны болыт каплап алып, болыт эченнән «Бу Минем сөекле Углымдыр, тыңлагыз Аны!» дигән өн килеп иреште. 8 Шәкертләр кинәт кенә як-якларына каранып алдылар, әмма яннарында Гайсәдән башка һичкемне күрмәделәр. 9 Таудан төшкән чакта, Гайсә аларга, Адәм Углы үледән терелгәнчегә кадәр биредә күргәннәрегезне һичкемгә әйтмәгез, дип боерды. 10 Алар әлеге боерыкны үтәделәр, әмма үзара: «Аның „үледән терелү“ дигәне нәрсә аңлата икән?» – дип баш ваттылар. 11 Шәкертләре Гайсәдән: – Ни өчен канун белгечләре, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр? – дип сорадылар. 12 – Дөрестән дә, әүвәле Ильяс, килеп, бар нәрсәне әзерләп куяр, – дип җавап бирде Гайсә. – Ә ни өчен Изге язмада, Адәм Углына күп газаплар, кимсетүләр кичерергә туры киләчәк, дип язылган? 13 Тик Мин сезгә, Ильяс килде инде һәм, алдан язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр, дип әйтәм. Гайсәнең җен орган малайны савыктыруы 14 Калган шәкертләр янына әйләнеп кайткач, Гайсә һәм өч шәкерте тегеләр тирәсенә җыелган күп санлы халыкны һәм алар белән бәхәсләшеп торучы канун белгечләрен күрделәр. 15 Гайсәне күреп гаҗәпкә калган халык төркеме шунда ук Аны сәламләргә йөгерде. 16 Гайсә Үзенең шәкертләреннән: – Нәрсә хакында бәхәсләшәсез сез алар белән? – дип сорады. 17 Халык арасыннан берәү, җавап биреп: – Остаз! Мин Сиңа үземнең углымны алып килдем. Аның эченә явыз рух оялап, углымны телсез итте, – диде. – 18 Явыз рух аны кайда эләктереп алса, шунда җиргә атып бәрә дә, малайның авызыннан күбек ага башлый, ул тешләрен шыкырдата, аннан соң бөтен гәүдәсе катып кала. Шәкертләреңнән явыз рухны кууларын үтенгән идем дә, булдыра алмадылар. 19 – Әй, имансыз буын! – диде Гайсә. – Сезнең янда Миңа әле озак булыргамы? Күпме сезгә түзеп торырга? Китерегез Минем янга малайны! 20 Аны Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрүгә, явыз рух малайны калтыратырга тотынды, һәм малай, җиргә егылып, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәрәргә кереште. 21 – Бу хәл кайчаннан бирле дәвам итә? – дип сорады Гайсә малайның атасыннан. – Балачактан бирле шулай, – дип җавап бирде ул. – 22 Харап итәр өчен, явыз рух аны күп тапкырлар әле утка, әле суга ташлады. Әгәр кулыңнан килсә, кызган безне, ярдәм ит! 23 – Ни дигән сүз ул «кулыңнан килсә»? Ышанган кеше бар нәрсәне булдыра ала. 24 Шулчак малайның атасы кычкырып җибәрде: – Ышанам! Әмма шикләнүемне җиңәргә ярдәм ит! 25 Йөгерә-чаба халык җыелганны күреп, явыз рухка Гайсә: – Телсез һәм чукрак рух! Мин сиңа боерамын: чык аңардан һәм моннан ары һичкайчан керәсе булма! – дип әмер бирде. 26 Явыз рух, малайны дер калтыратып, үкерә-үкерә аңардан чыгып китте. Малай исә мәет сыман ята бирде; бик күпләр үзара, малай үлде, дип сөйләште. 27 Әмма Гайсә, кулыннан тотып, малайны торгызды, һәм ул аягына басты. 28 Гайсә, өйгә кереп шәкертләре белән ялгызы гына калгач, тегеләр Аңардан: – Ни өчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорадылар. 29 – Мондый җеннәрне бары тик дога белән генә куып чыгарып була, – дип җавап бирде Гайсә. 30-31 Шуннан алар, ул җирләрдән китеп, Гәлиләя төбәге аша үттеләр. Шәкертләренә гыйлем бирү белән мәшгуль Гайсә Үзенең бу якларга килүе турында һичкемнең белүен теләмәде. Ул аларга: – Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирерләр, һәм алар Аны үтерерләр, әмма өч көннән Ул үледән терелер, – дип сөйләде. 32 Шәкертләре Гайсә әйткәннәрне аңламадылар, әмма Аңардан сорарга курыктылар. Кем бөегрәк? 33 Алар Кәпәрнаумга әйләнеп килделәр. Өйгә керүгә, Гайсә алардан: – Юлда сез нәрсә хакында бәхәсләшеп бардыгыз? – дип сорады. 34 Алар дәшмәделәр, чөнки, арада кайсыбыз бөегрәк, дип бәхәсләшкән иделәр. 35 Гайсә утырды да, унике шәкертен янына чакырып: – Беренче булырга теләгән кеше иң соңгысы һәм барысының да хезмәтчесе булсын, – диде. 36 Шунда Гайсә, урталарына бер баланы бастырып, кочаклап алды һәм шәкертләренә әйтте: 37 – Шушындый балаларның берсен Минем хакка күңеле белән кабул иткән кеше Мине кабул итә, ә Мине кабул итүче Мине генә түгел, бәлки Мине Җибәрүчене кабул итә дигән сүз. Безгә каршы булмаган кеше безнең яклы 38 – Остаз, – диде Яхъя, – без бер кешенең, Синең исемне әйтеп, җеннәрне куып чыгаруын күрдек. Безгә ияреп йөрмәгәнгә, без аны бу эшеннән тыйдык. 39 Гайсә, аларга җавап биреп: – Тыймагыз аны. Минем исемем хакына кодрәтле эшләр кылган кеше Минем хакта начар сүз сөйләмәс, – диде. – 40 Безгә каршы булмаса, димәк, ул безнең яклы! 41 Хак сүз әйтәм сезгә: Мәсих тарафдары булган өчен, кемдер сезгә бер чынаяк су эчерсә, ул кеше әҗерсез калмаячак! 42 Ә инде Миңа иман итүче шушы кечкенә кешеләрнең берәрсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде. 43 Әгәр сине кулың вәсвәсәгә салса, аны чабып ташла! Ике кулың сау килеш җәһәннәмгә, сүнмәс утка барып кергәнче, бер куллы булып тормышка керүең яхшырак. [ 44 ] 45 Әгәр сине аягың вәсвәсәгә салса, аны чабып ташла! Ике аягың сау килеш җәһәннәмгә барып кергәнче, бер аяклы булып тормышка керүең яхшырак. [ 46 ] 47-48 Әгәр сине күзең вәсвәсәгә салса, аны йолкып ташла! «Кешеләрне бертуктаусыз кортлар кимереп һәм һич сүнмичә уты янып торган» җәһәннәмгә ике күзең сау килеш барып кергәнче, бер күзле булып Аллаһы Патшалыгына керүең яхшырак. 49 Һәркем ут белән сыналыр. 50 Тоз – яхшы нәрсә. Әмма ул үзенең тәмен җуйса, аңа ничек итеп тәм кайтарасың? Тоз сезнең үзегездә булсын! Һәм бер-берегез белән тату яшәгез. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia