Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Марк 7 - Изге Язма


Ата-баба йолалары

1 Бервакыт Гайсә янына фарисейлар һәм Иерусалимнән килгән берничә канун белгече җыелды.

2 Алар Гайсә шәкертләреннән кайберләренең пычрак кул белән, ягъни кулларын юмыйча ашауларына игътибар иттеләр.

3 Фарисейлар, барлык яһүдиләр кебек үк, ата-бабадан килгән йолаларны төгәл үтәп, кул юмыйча ашарга утырмыйлар иде.

4 Базардан кайткач та, алар рәвешен китереп юынмыйча ашарга утырмыйлар, шулай ук бик күп башка нәрсәләрне, мәсәлән, касә, чүлмәк, бакыр савытларны юуга караган күрсәтмәләрне төгәл үтиләр иде.

5 Фарисейлар һәм канун белгечләре Гайсәдән: – Ни өчен Синең шәкертләрең ата-бабадан килгән йолаларны үтәмиләр, ризыкны пычрак кул белән ашыйлар? – дип сорадылар.

6 Ул аларга болай дип җавап бирде: – Икейөзлеләр сез! Ишагыйя пәйгамбәр үзенең язмаларында сезнең хакта, алдан күреп, дөрес әйткән: «Бу халык Мине телдә генә хөрмәт итә, ә йөрәге аның Миннән ерак.

7 Миңа табынулары да бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр».

8 Сез, Аллаһы әмерен читтә калдырып, кеше урнаштырган йолаларны үтисез.

9 Үзегезнең йолаларны үтәр өчен, шундый оста итеп Аллаһы әмерен кире кагасыз! – дип дәвам итте Гайсә. –

10 Муса: «Үзеңнең атаңны һәм анаңны хөрмәт ит» һәм «Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш», – дип әйткән.

11 Ә сез: «Әгәр кеше үзенең атасына яки анасына: „Сиңа бирәсе әйберне мин Аллаһыга корбан (ягъни, Аллаһыга тиешле бүләк) итәргә вәгъдә бирдем“, – дип әйтә икән,

12 ул кеше инде ата-анасы өчен бернәрсә дә эшләмәскә мөмкин», – дип өйрәтәсез.

13 Сез үзегез өйрәткән тәртипләрегез белән Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз һәм шуның ише нәрсәләрне байтак эшлисез.

14 Ул, янә Үз янына халыкны чакырып алып: – Әйткәннәремне тыңлагыз һәм аңларга тырышыгыз! – диде. –

15 Кеше эченә читтән кергән һичнәрсә аны нәҗесли алмый, киресенчә, эченнән чыккан нәрсә кешене нәҗесли. [

16 ]

17 Гайсә, халыкны урамда калдырып өйгә кергәч, шәкертләре Аңардан бу сүзләрне аңлатып бирүен сорадылар.

18 – Әйткәннәремне әллә сез дә аңламыйсызмы?! – диде Ул аларга. – Кешенең эченә читтән кергән һичнәрсә аны нәҗесли алмаганны аңламыйсызмы?

19 Кешенең йөрәгенә түгел, ә карынына керә ул һәм аннары чыгарып ташланыла бит! (Бу сүзләре белән Гайсә бөтен ризыкның да чиста булуын белдерде.)

20 – Ә кешене исә эченнән чыккан нәрсә нәҗеслидер, – дип дәвам итте Гайсә. –

21-22 Фәхешлеккә, урлашуга, кеше үтерүгә, зиначылыкка этәрүче явыз ниятләр, шулай ук саранлык, яманлык, мәкерлек, әхлаксызлык, көнчелек, хурлау, тәкәбберлек, акылсызлык кешенең йөрәгеннән килә.

23 Әнә шул яманлыкларның һәммәсе, кешедән чыгып, аны нәҗеслидер.


Мәҗүси хатынның Гайсәгә ышануы

24 Аннары Гайсә Сур шәһәре тирәсенә юл алды. Анда Ул бер йортта тукталды. Бирегә килүе турында Ул һичкемгә белдерергә теләмәгән иде, әмма моны яшереп калу мөмкин булмады.

25 Кызына явыз рух кагылган бер хатын, Гайсә хакында ишеткәннән соң шундук Аның янына килеп, аягына егылды.

26 Мәҗүси бу хатын чыгышы белән Сүрия Фойникәсе төбәгеннән иде. Ул Гайсәдән кызының эчендәге җенне куып чыгаруын үтенде.

27 Гайсә исә аңа: – Башта балалар тамак туйдырсын, – диде. – Икмәкне, балалардан тартып алып, көчекләргә ташлау яхшы түгел.

28 – Шулай, Әфәндем, – дип җавап бирде хатын, – ләкин көчекләр дә өстәл астында балалардан коелган валчыкларны ашый бит.

29 – Шулай дип җавап биргәнең өчен, өеңә кайта аласың: җен инде кызыңнан чыкты, – диде аңа Гайсә.

30 Хатын өенә әйләнеп кайтты һәм кызының түшәктә исән-сау ятуын күрде. Җен аның эченнән чыккан иде инде.


Гайсәнең телсез, чукрак кешене савыктыруы

31 Сур якларыннан кайтышлый Гайсә, Сидун аша үтеп, Ун кала төбәгендә Гәлиләя күленә чыкты.

32 Шунда Гайсә янына чукрак һәм начар сөйләшә торган берәүне алып килеп, Аның әлеге кешегә куллары белән орынуын үтенделәр.

33 Гайсә аны халык төркеменнән читкәрәк алып китте дә тегенең колагына бармагын тыкты, аннары, Үзенең бармагына төкереп, теленә кагылды һәм,

34 күккә карап, тирән итеп сулыш алды да чукрак кешегә: – Эффата! («Ачыл!») – диде.

35 Шунда ук теге кешенең колагы ишетә башлады һәм теле чишелде, ул ачык итеп сөйләшәргә тотынды.

36 Кешеләргә Гайсә бу хакта берәүгә дә сөйләмәскә кушты. Әмма Ул тыйган саен, кешеләр күбрәк сөйли бирделәр.

37 Аларның гаҗәпләнүе чиксез иде. – Ул нәрсә генә эшләсә дә, яхшы итеп эшли: чукраклар ишетә башлый, телсезләрнең теле ачыла! – диде алар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan