Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Марк 6 - Изге Язма


Гайсәне Насарада инкяр итүләре

1 Гайсә, шәкертләре белән бергә ул яклардан китеп, Үзе яшәгән шәһәргә кайтты.

2 Шимбә көнне Ул гыйбадәтханәдә гыйлем бирде. Аны тыңлаган һәммәсе: – Бу гыйлемнәр Аңа кайдан килгән?! Нинди тирән гакыл бирелгән Аңа! Шундый кодрәтле эшләрне ничек итеп кыла икән Ул? – дип гаҗәпләнде. –

3 Балта остасы түгелме соң Ул? Мәрьямнең углы һәм Ягъкуб, Йосис, Яһүдә, Шимунның абыйсы түгелме? Аның сеңелләре биредә, безнең арада яши түгелме соң? Шул рәвешле, алар Аны кире кактылар.

4 – Пәйгамбәрне һәр җирдә ихтирам итәләр, тик үз илендә, үз туганнары һәм гаиләсе тарафыннан гына хөрмәт юк аңа, – диде аларга Гайсә.

5 Шуңа күрә Ул анда һичнинди кодрәтле эш кыла алмады, куллары белән орынып, фәкать берничә авыру кешене генә савыктырды.

6 Аларның ышанмаулары Гайсәне гаҗәпкә калдырды. Гайсә, әйләнә-тирәдәге авылларда йөреп, халыкка гыйлем бирүен дәвам итте.


Гайсәнең шәкертләрне озатуы

7 Беркөн Ул унике шәкертен чакырып алды да, аларга явыз рухларны куарга хокук биреп, икешәрләп-икешәрләп юлга озатты.

8 – Юл таягыннан тыш икмәк тә, биштәр дә алмагыз, билбау янчыгына акча да салмагыз;

9 аягыгызга киегез, үзегез белән хәтта алмаш күлмәк тә алмагыз, – диде Ул аларга.

10 – Кайсы йортта тукталсагыз, шул урыннан киткәнче, әлеге йортта калыгыз.

11 Берәр җирдә сезне кабул итмичә, сүзләрегезне тыңлап та тормасалар, ул урыннан киткәндә, аякларыгыздан тузанны кагып төшерегез: алар өчен бу кисәтү булыр.

12 Шуннан шәкертләр, юлга чыгып, кешеләрне тәүбәгә килергә өндәп йөрделәр,

13 күп җеннәрне куып чыгардылар һәм, зәйтүн мае сөртеп, байтак авыру кешеләрне савыктырдылар.


Чумдыручы Яхъяның үлеме

14 Гайсәнең исеме халык теленә кергәч, Аның турындагы хәбәр Һируд патшага да килеп иреште. Берәүләр Гайсә турында: «Үледән терелгән Чумдыручы Яхъя бу, шуңа күрә Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар», – дип сөйләсә,

15 башкалар: «Ильяс бу», – диде, бүтәннәр исә: «Борынгы заманнардагы сыман бер пәйгамбәр», – дип әйтте.

16 Шушыларны ишетеп, Һируд: – Мин башын кистергән Чумдыручы Яхъя Ул, үледән терелгән әнә! – диде.

17 Һируд, үзенең бертуган кардәше Филипнең хатыны Һирудиягә өйләнү сәбәпле, Яхъяны, кулга алып, зинданга утыртып куйган иде.

18 Чөнки Яхъя Һирудка: «Сиңа бертуган кардәшеңнең хатыны белән яшәргә ярамый», – дип әйткән була.

19 Һирудия, Яхъяга ачу саклап, аны үтертергә тели, әмма берни эшли алмый иде.

20 Яхъяның тәкъва вә изге кеше икәнен белгән Һируд аңардан курка һәм аны һаман яклап килә иде. Яхъяның сүзләре патшаны борчыса да, ул аны рәхәтләнеп тыңлый иде.

21 Үзенең туган көне уңаеннан Һируд дәрәҗәле түрәләрне, гаскәр башлыкларын һәм Гәлиләя өлкәннәрен аш мәҗлесенә чакыргач, Һирудиягә җай чыкты.

22 Мәҗлескә Һирудиянең кызы да керде. Ул анда биеде, һәм аның биюе Һирудка вә кунакларга бик ошады. Патша аңа: – Ни теләсәң, шуны сора: барын да бирермен! – диде.

23 Һәм ант итеп әйтте: – Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, бирермен!

24 Кыз, барып, анасыннан: – Миңа нәрсә сорарга? – диде. – Чумдыручы Яхъяның башын сора, – диде тегесе.

25 Кыз шунда ук, патша янына барып: – Чумдыручы Яхъяның башын, тәлинкәгә салып, хәзер үк миңа китерүеңне телим! – дип үтенде.

26 Патша зур кайгыга төшсә дә, кунаклары алдында ант иткәч, каршы килергә батырчылык итмәде.

27 Ул шунда ук, Яхъяның башын китерергә кушып, җәлладны зинданга җибәрде. Сакчы, барып, Яхъяның башын кисте

28 һәм, тәлинкәгә салып, кызга китереп бирде, ә кыз исә анасына тапшырды.

29 Яхъяның шәкертләре, бу хакта ишетеп, аның гәүдәсен килеп алдылар һәм кабергә салдылар.


Биш мең кешене ашату

30 Рәсүлләр, Гайсә янына әйләнеп кайтып, эшләгән эшләре, халыкны нәрсәгә өйрәтүләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр.

31 Ул аларга: – Ә хәзер, берәр аулак урынга барып, ял итеп алыйк, – диде. Чынлап та, һаман кемнәрдер бер-бер артлы яннарына килеп торганга күрә, аларның хәтта ашап алырга да вакытлары калмый иде.

32 Шуннан алар, көймәгә утырып, аулак урынга юнәлделәр.

33 Әмма кешеләр аларның китеп баруын күрделәр. Күбесе, аларны танып, әйләнә-тирәдәге барлык шәһәрләрдән яр буйлап алар барасы урынга ашыкты һәм көймәдән алданрак шунда килеп җитте.

34 Ярга чыккач, Гайсә шактый зур халык төркемен күрде һәм аларны бик кызганды, чөнки алар көтүчесез сарыклар кебек иде. Шуннан аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлады.

35 Вакыт соң иде инде, һәм шәкертләре, Аның янына килеп: – Биредә бик аулак, вакыт та соң инде.

36 Китсеннәр алар, якын-тирәдәге авыл-салаларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар, – диделәр.

37 Әмма Гайсә шәкертләргә: – Үзегез ашатыгыз аларны, – дип җавап кайтарды. – Әллә без ике йөз динарлык икмәк сатып алып ашатыйкмы? – диде алар.

38 – Сездә күпме икмәк бар? Барып карагыз әле, – диде Ул. Тегеләр карап килеп: – Биш икмәк һәм ике балык, – дип җавап бирде.

39 Гайсә Үзенең шәкертләренә халыкны, төркемнәргә бүлеп, яшел чирәмгә утыртырга кушты.

40 Тегеләр, йөзәр һәм иллешәр кешелек төркемнәргә бүленеп, тезелешеп утырдылар.

41 Гайсә биш икмәк белән ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм, халыкка сындыргалап өләшер өчен, икмәкне шәкертләренә бирде. Ике балыкны да Ул бөтенесенә бүлеп бирде.

42 Барысы да туйганчы ашады.

43 Аннары икмәк һәм балык сыныкларын, җыеп, унике кәрзингә тутырдылар.

44 Тамак туйдырган ирләрнең саны биш мең иде.


Гайсәнең су өстеннән атлап килүе

45 Шуннан Гайсә Үзенең шәкертләренә көймәдә каршы ярдагы Бәйт-Сайдага чыга торырга кушты, Үзе исә, халык кайтып киткәнче, алар янында тоткарланды.

46 Халык белән саубуллашкач, Ул дога кылыр өчен тауга күтәрелде.

47 Кич җиткәндә, көймә күл уртасында иде инде, ә Ул берүзе яр буенда калды.

48 Шәкертләренең каршы искән җил белән көрәшүләрен, ишә-ишә хәлдән таюларын күреп, иртәнге өч белән алты арасында Ул, су өстеннән атлап, алар янына китте. Гайсә яннарыннан үтеп китәргә теләгән иде,

49-50 әмма шәкертләре, Аның су өстеннән килүен күреп, өрәктер дип уйладылар да кычкырып җибәрделәр: Аны күрүгә, аларның котлары очты. – Тынычланыгыз, Мин бу! Курыкмагыз! – диде Гайсә, шунда ук алар белән сөйләшә башлап,

51 һәм алар янына көймәгә кереп утырды. Шунда җил тынды. Бу хәл шәкертләрне тагын да ныграк гаҗәпләндерде.

52 Икмәк белән булган вакыйганы бит алар аңламадылар, чөнки йөрәкләре туң иде.

53 Көймәдәгеләр, күлне кичеп, Геннисарет шәһәрендә яр буена килеп туктадылар.

54 Алар көймәдән чыгуга, кешеләр Гайсәне танып алдылар һәм,

55 Аның килүен хәбәр итеп, бөтен әйләнә-тирәне йөгереп әйләнеп чыктылар. Шуннан Гайсә тукталган урынга түшәктә ятучы авыруларны китерә башладылар.

56 Гайсә кая гына килсә дә – авылларга, шәһәрләргә, берәрсенең биләмәсенәме, – бөтен җирдә авыруларны ачык урынга китереп сала һәм Аның чабуына булса да кагылырга рөхсәт бирүен үтенә иделәр. Кагылган һәр кеше савыга иде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan