Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Марк 5 - Изге Язма


Гайсәнең җенле кешене савыктыруы

1 Менә алар Гәлиләя күленең аръягындагы Герәсә җиренә килеп туктадылар.

2-3 Гайсә көймәдән төшүгә, кабер-мәгарәдән каршына җен кагылган бер кеше килеп чыкты. Ул кеше шунда, мәгарәләрдә яшәп, аны һичберкем хәтта чылбыр белән дә бәйләп куя алмаган:

4 күп тапкырлар аяк-кулларын чылбыр белән бәйләсәләр дә, ул барыбер чылбырны өзгән, богауларны ваткан; һәм берәү дә аны җиңә алмаган.

5 Ул шулай, көне-төне, бертуктаусыз кычкырып һәм үзен-үзе ташлар бәреп кыйнап, каберләр арасында, тауларда йөри иде.

6 Гайсәне ул ерактан ук күреп алды һәм, йөгереп килеп, аягына егылды да

7 каты итеп кычкырып җибәрде: – Аллаһы Тәгалә Углы Гайсә! Сиңа миннән ни кирәк? Аллаһы хакына ялварып сорыйм: газаплама мине.

8 Чөнки Гайсә әлеге кешенең эченә оялаган җенгә: «Явыз рух, бу адәмнән чыгып кит!» – дип боерган иде.

9 – Исемең ничек синең? – дип сорады Гайсә җеннән. – Без бик күптер, шуңа күрә минем исемем – Гаскәр, – дип җавап бирде теге.

10 Һәм явыз рухлар Гайсәдән үзләрен бу җирдән куып җибәрмәвен үтенделәр.

11 Якында гына, тау битендә, шактый зур дуңгыз көтүе утлап йөри иде.

12 – Безне әнә теге дуңгызлар янына җибәр, шулар эченә керикче! – дип ялварып сорады Гайсәдән явыз рухлар.

13 Гайсә рөхсәт итүгә, явыз рухлар, теге кешедән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр, һәм ике мең баш дуңгыздан торган көтү шундук текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде.

14 Көтүчеләр, качып китеп, бу хакта шәһәрдә һәм аның тирәсендәге авылларда сөйләп йөрделәр. Анда яшәүчеләр, ни булганын карарга дип,

15 Гайсә янына килделәр, эченә җеннәр өере кереп оялаган кешенең киенгән һәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп куркып калдылар.

16 Әлеге вакыйганың шаһитлары җен кагылган кеше белән, дуңгызлар белән ни булганын сөйләп бирделәр.

17 Шуннан соң алар Гайсәнең бу яклардан китүен үтенә башладылар.

18 Гайсә көймәгә утырган чакта, җеннән котылган теге кеше Аның белән китәргә рөхсәт сорады.

19 Әмма Гайсә риза булмады: – Бар, өеңә кайтып, Раббының сиңа нинди мәрхәмәт күрсәтүен һәм синең өчен нәрсә эшләвен туганнарыңа сөйлә, – диде.

20 Теге кеше, китеп, үзе өчен Гайсәнең нәрсә эшләве турында Ун калада сөйләп йөрде; аның сүзләрен һәркем таң калып тыңлады.


Үлгән кыз һәм авыру хатын

21 Гайсә көймәдә янә күлнең аръягына чыккач, яр буенда Аның янына тагын бик күп халык җыелды.

22 Гыйбадәтханә башлыкларының Яһир исемлесе, Гайсәне күрүгә, аягына килеп егылды

23 һәм: – Кызым үлем хәлендә ята. Килеп, кулларың белән аңа орынсаң, ул савыгыр һәм яшәр иде! – дип ялварырга тотынды.

24 Гайсә аның белән китеп барды. Алар артыннан, Гайсәне һәр яктан кысрыклап, бик күп халык иярде.

25-26 Арада унике ел дәвамында кан килүдән газапланган бер хатын да бар иде. Ул бик күп табибларда дәваланган, бөтен байлыгын сарыф итсә дә, файдасын күрмәгән, киресенчә, аның хәле начарлана гына барган.

27-28 Гайсә хакында ишеткәннән соң: «Аның киеменә генә кагылсам да савыгыр идем», – дип уйлап, әлеге хатын халык арасында, арттан килеп, Гайсәнең киеменә кагылды,

29 һәм, кан килү шундук туктап, хатын үзенең тулысынча савыгуын тойды.

30 Гайсә исә, Үзеннән көч киткәнне тоеп, артына борылды да халыктан: – Минем киемемә кем кагылды? – дип сорады.

31 – Халыкның ничек кысрыклавын күрә торып, Син ни өчен, кем кагылды, дип сорыйсың? – диде Аңа шәкертләре.

32 Әмма Ул Үзенә орынган кешене күзләре белән эзли бирде.

33 Куркуыннан калтырап төшкән хатын, үзенең сихәтләнүен аңлап, халык арасыннан чыкты һәм, Гайсә алдына егылып, дөресен сөйләп бирде.

34 – Кызым, сине ышануың савыктырды, имин йөр һәм сәламәт бул, – диде аңа Гайсә.

35 Гайсә шулай дип сөйләп торган арада, гыйбадәтханә башлыгының өеннән килеп, башлыкка: – Кызың вафат. Остазны ник борчып торырга, – дип әйттеләр.

36 Әмма Гайсә, аларның сүзләрен игътибарга алмыйча, башлык булган кешегә: – Курыкма, тик ышан гына! – диде.

37 Петер, Ягъкуб һәм Ягъкубның бертуган кардәше Яхъядан башка Гайсә һичкемгә Үзе белән барырга рөхсәт итмәде.

38 Башлыкның өе янына килгәч, Гайсә ыгы-зыгы килеп йөрүчеләрне һәм такмаклый-такмаклый үкереп елаучыларны күрде.

39 – Нигә сез ыгы-зыгы киләсез, нигә елыйсыз? Бала үлмәгән, йоклый гына ул, – диде Гайсә, өйгә кергәч.

40 Аңардан көләргә тотындылар, әмма Ул аларны куып чыгарды да кызның ата-анасын, Үзенең юлдашларын алып, кыз яткан бүлмәгә керде.

41 Баланың кулыннан тотып, Гайсә аңа: – Талита, кум! («Кызым, сиңа әйтәм, тор!») – диде.

42 Кыз бала шундук аягына торып басты һәм йөреп китте (аңа унике яшь иде). Шушы хәлне күрүчеләр хәйран калдылар.

43 Гайсә исә аларны, бу хакта һичкем белергә тиеш түгел, дип кисәтте, ә кыз баланы ашатырга кушты.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan