Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Марк 3 - Изге Язма


Кулы корышкан кешенең савыгуы

1 Гайсә яңадан гыйбадәтханәгә килде. Анда кулы корышкан бер кеше бар иде.

2 Әгәр Гайсә шимбә көнне берәрсен савыктырса, Аны гаепләргә сәбәп булыр иде, дип, берничә фарисей Аның артыннан күзәтте.

3 Кулы корышкан кешегә Гайсә: – Уртага чыгып бас, – диде.

4 Ә тегеләрдән исә: – Шимбә көнне нәрсә эшләргә рөхсәт ителә: яхшылык кылыргамы әллә яманлыкмы? Кеше гомерен саклап калыргамы яки һәлак итәргәме? – дип сорады. Фарисейлар дәшмәделәр.

5 Каты күңелле булуларына ачынып, Гайсә ачу белән аларга карап алды да теге кешегә: – Кулыңны суз! – диде. Авыру адәм кулын сузды, һәм аның кулы савыкты.

6 Гыйбадәтханәдән чыгуга, фарисейлар, Гайсәне һәлак итәргә ниятләнеп, Һируд патша тарафдарлары белән киңәш корырга тотындылар.

7-8 Гайсә Үзенең шәкертләре белән Гәлиләя күленә таба юнәлде. Аңа Гәлиләя төбәгеннән һәм Яһүдиядән күп санлы халык иярде. Аның эшләгән эшләре хакында ишетеп, Иерусалимнән, Идумаядән, Үрдүн аръягыннан, Сур һәм Сидун тирәләреннән дә күп халык килә иде.

9 Халык арасында кысылып калмас өчен, шәкертләренә Гайсә көймәне әзер тотарга кушты.

10 Бик күпләрне савыктырганга күрә, чирдән интеккән кешеләр, Гайсәгә орынмакчы булып, этешеп-төртешеп Аңа таба омтылалар,

11 эчләрендә явыз рух булганнар да, Аны күрүгә каршында йөзтүбән егылып: – Син – Аллаһы Углы! – дип кычкыра иделәр.

12 Әмма Гайсә Үзенең кем булуы хакында сөйләүдән явыз рухларны катгый итеп тыйды.


Унике шәкерт сайлау

13 Шуннан Гайсә тауга күтәрелде һәм Үзе сайлаган кешеләрне янына чакырды; тегеләр килделәр.

14-15 Болар һәрчак Аның янында булырга һәм халык арасында Яхшы хәбәрне таратырга тиешле унике кеше иде. Гайсә аларга шулай ук җеннәрне куып чыгару кодрәте дә бирде.

16 Менә ул унике шәкерт: Гайсә «Петер» дип исем кушкан Шимун,

17 Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя (Гайсә аларны «Боаниргес» дип атады, бу – «Күк күкрәү угыллары» дигәнне аңлата),

18 Әндри, Филип, Бартулумай, Маттай, Томас, Һалфай углы Ягъкуб, Таддай, Көрәшче Шимун

19 һәм Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот.


Гайсә һәм Белзебул

20 Гайсә яңадан өйгә әйләнеп кайтты. Анда тагын шундый күп халык җыелды ки, Аның һәм шәкертләренең хәтта ашарга да вакытлары булмады.

21 Шушы хәлләр турында ишеткәннән соң, Гайсәнең туганнары, акылдан язган икән Бу, дип уйлап, Аны үзләре белән алып китмәкче булдылар.

22 Иерусалимнән килгән канун белгечләре исә Гайсә турында: – Аның эченә Белзебул кереп оялаган! Җеннәр башлыгы ярдәме белән җеннәрне куып чыгара Ул, – дип әйтә иделәр.

23 Гайсә, шундагы халыкны Үз янына җыеп, гыйбрәтле сүзләр ярдәмендә болай дип сөйләде: – Ничек итеп шайтан шайтанны куып чыгарсын инде?

24 Бүлгәләнгән патшалык яши алмый.

25 Әгәр гаиләдә дошманлык хөкем сөрсә, гаилә таркалмый калмый.

26 Ә инде шайтан, үзенә үзе каршы чыгып, үз-үзе белән дошманлашып яшәсә, аның соңгы сәгате сукты дигән сүз.

27 Берәү дә, көчленең өенә кереп, аны бәйләмичә, малын талап чыга алмас; бәйләсә генә, өен талап чыга алыр.

28 Хак сүз әйтәм сезгә: адәм баласының кылган барча гөнаһлары, нинди генә көфер сүзе дә кичерелер,

29 әмма Изге Рухны көфер итүче һичкайчан кичерелмәс, аның гөнаһы мәңге җуелмас.

30 Кайберәүләр бит Гайсә турында, Аның эчендә явыз рух бар, дип әйтә иделәр.


Гайсәнең анасы һәм туганнары

31 Шулвакыт Гайсәнең анасы белән энеләре килделәр һәм, үзләре ишегалдында калып, Аны чакырырга кеше җибәрделәр.

32 Гайсәнең әйләнә-тирәсенә бик күп халык җыелган иде. – Сине тышта анаң һәм энеләрең көтә, – диделәр Аңа.

33 – Кем Минем анам? Туганнарым кем? – диде Гайсә аларга җавап итеп,

34 аннары, әйләнә-тирәсендә утыручыларга карап, болай диде: – Менә Минем анам һәм туганнарым.

35 Аллаһы ихтыярын үтәүчеләр Миңа ир туганым да, кыз туганым да, анам да булыр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan