Марк 15 - Изге ЯзмаГайсә идарәче Пилат алдында 1 Баш руханилар, өлкәннәр, канун белгечләре һәм бөтен Югары киңәшмә, иртәдән үк киңәшләшеп, Гайсәне бәйләделәр һәм, Пилат янына алып китеп, аңа тапшырдылар. 2 – Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады Аңардан Пилат. – Бу – синең сүзләрең, – дип җавап бирде Гайсә. 3 Баш руханилар Аны күп нәрсәдә гаепләделәр. 4 Шуннан Пилат янә Аңардан сорады: – Ник Син нәрсә дип тә җавап бирмисең? Күрәсеңме, Сиңа күпме гаеп тагалар! 5 Әмма Гайсә бүтән җавап бирмәде һәм моның белән Пилатны бик нык гаҗәпләндерде. Гайсәнең үлемгә хөкем ителүе 6 Бәйрәм уңаеннан Пилат гадәттә халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде. 7 Нәкъ шул көннәрдә, чуалыш вакытында кеше үтергән фетнәчеләр зинданга ябылып, алар арасында Бараб атлы тоткын бар иде. 8 Халык, Пилат янына килеп, гадәттәгечә берәр тоткынны азат итүен сорый башлады. 9 Пилат: – Телисезме, мин сезгә яһүдиләр Патшасын азат итәм? – диде. 10 Баш руханиларның Гайсәне тотып бирүләре көнләшүдән килә иде, һәм Пилат моны аңлый иде. 11 Әмма баш руханилар, Барабны азат итүне таләп итегез, дип, халыкны котыртып куйганнар иде. 12 – Сез «Яһүдиләр Патшасы» дип атаган кеше белән миңа ни эшләргә? – диде яңадан Пилат. 13 – Хачка кадакла Аны! – дип кычкырды халык. 14 – Нинди явызлык эшләгән соң Ул? – диде Пилат. Ләкин халык, тагын да катырак итеп: – Хачка кадакла Аны! – дип кычкырды. 15 Пилат, халыкка ярарга тырышып, Барабны азат итте, ә Гайсәне, камчы белән суктырганнан соң, хачка кадакларга боерды. Гаскәриләрнең Гайсәне мәсхәрәләве 16 Гаскәриләр Аны идарәче Пилат сараеның, ягъни преториумның ишегалдына алып кереп, бар гаскәрне шунда җыйдылар. 17 Алар Гайсә өстенә куе кызыл төстәге япанча, башына чәнечкеле ботаклардан үрелгән таҗ кидерттеләр 18 һәм: – Яшәсен яһүдиләр Патшасы! – дип, Аны сәламләргә керештеләр. 19 Аннары таяк белән башына сугып кыйнадылар. Аңа төкерделәр, каршына тезләнеп, алдында баш иделәр. 20 Туйганчы мәсхәрәләгәннән соң, өстеннән куе кызыл япанчаны салдырып, Үз киемнәрен кидерделәр һәм, хачка кадакларга дип, алып чыгып киттеләр. Гайсәне хачка кадаклау 21 Кырдан кайтып килүче күриниле Шимун атлы бер кешене – Искәндәр белән Руфусның атасын – Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр. 22 Гайсәне Гөлгетә дип аталган урынга (бу сүз «Баш сөяге» дигәнне аңлата) алып килделәр, 23 мирра катыш шәраб тәкъдим иттеләр, әмма Ул эчемлектән баш тартты. 24 Аннары Гайсәне хачка кадакладылар һәм, жирәбә салып, киемнәрен үзара бүлештеләр. 25 Аны хачка кадаклаганда, иртәнге сәгать тугыз иде. 26 Баш өстенә Аның гаебен күрсәткән «Яһүдиләр Патшасы» дигән язу эленгән иде. 27 Гайсә белән бергә ике юлбасарны – берсен Аның уң ягына, икенчесен сул ягына кадаклап куйдылар. [ 28 ] 29 Үтеп баручылар, башларын чайкый-чайкый, Аны хурладылар. – Әй Син, Аллаһы йортын җимереп, аны өч көндә төзүче, 30 Үзеңне коткар – төш хачтан! – диде алар. 31 Шулай ук баш руханилар һәм канун белгечләре дә Гайсәне мыскыллады. – Башкаларны коткарды, – диде алар, – ә Үзен коткара алмый. 32 Мәсих, Исраил Патшасы, күз алдыбызда хачтан төшсен, шул чакта Аңа ышанырбыз! Хәтта Гайсә белән бергә кадакланганнар да Аны мәсхәрәләде. Гайсәнең үлеме 33 Көн уртасында бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм көндезге сәгать өчкә кадәр шулай дәвам итте. 34 Ә сәгать өчтә Гайсә: – Элои, Элои, лема сабахтани? – дип, каты итеп кычкырып җибәрде (бу сүзләр «Әй Аллам, Аллам! Ник ташладың Син Мине?» дигәнне аңлата). 35 Якында басып торучыларның кайберләре, Аның сүзләрен ишетеп: – Ишетәсезме, Ильясны чакыра! – диде. 36 Ә берсе, йөгереп килеп, әче шәрабка манчыган губка кисәген таякка элеп: – Әйдәгез, карыйк, Ильяс Аны хачтан алырга килерме икән? – дигән сүзләр белән Аңа эчәргә бирде. 37 Гайсә каты итеп кычкырып җибәрде дә җан бирде. 38 Нәкъ шул чакта Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска урталай ертылып төште. 39 Хач каршында торган йөзбашы, Гайсәнең ни рәвешле җан биргәнен күреп: – Бу Кеше, чыннан да, Аллаһы Углы булган икән! – диде. 40 Анда читтән карап торучы хатыннар бар иде. Магдалалы Мәрьям, шулай ук кече Ягъкуб белән Йосиснең анасы Мәрьям һәм Салуми да шунда иде. 41 Алар Гайсәгә ияреп йөри һәм, Ул Гәлиләядә чакта, Аңа хезмәт итә иделәр. Анда Аның белән Иерусалимгә килгән хатыннар да байтак иде. Гайсәне кабергә салу 42 Кич җитеп килә иде. Бәйрәмгә әзерләнә торган, шимбә көнгә каршы көн иде. 43 Югары киңәшмәнең абруйлы әгъзасы ариматайлы Йосыф та Аллаһы Патшалыгын көтеп яши иде. Ул, җөрьәт итеп, Пилат янына керде һәм Гайсәнең җәсәден алып китәргә сорады. 44 Гайсәнең инде үле булуына Пилат бик гаҗәпләнде һәм, йөзбашын чакыртып: – Аның үлгәненә күпме булды? – дип сорады. 45 Йөзбашыннан сорашып белгәннән соң, Гайсәнең җәсәден Йосыфка алырга рөхсәт бирде. 46 Йосыф җитен тукыма сатып алды, Гайсәне, хачтан төшереп, шул тукымага төрде һәм кыяда уелган кабер-мәгарәгә салды; аннары, таш тәгәрәтеп китереп, кабер авызын томалады. 47 Ә магдалалы Мәрьям белән Йосиснең анасы Мәрьям исә Гайсәнең кайда күмелгәнен күреп тордылар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia