Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Марк 13 - Изге Язма


Ахыр заман билгеләре

1 Аллаһы йортыннан чыгып барганда, шәкертләрнең берсе Гайсәгә: – Остаз! Кара әле, нинди зур ташлар, нинди матур биналар! – диде.

2 – Син шушы зур биналарны күреп таң калдыңмы? – диде Гайсә. – Монда таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк!

3 Гайсә Зәйтүн тавында Аллаһы йорты каршында утырган чакта, Петер, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри, Аның белән ялгызлары гына калгач, Аңардан:

4 – Әйт әле безгә: ул хәлләр кайчан булыр, аларның тиздән гамәлгә ашачагын нинди билге-ишарә аша белербез? – дип сорадылар.

5 Гайсә аларга болай дип сүзен башлады: – Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне!

6 Күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм: «Мин – Ул», – дип әйтеп, байтак кешене алдарлар.

7 Якындагы сугыш авазын һәм ерактагы сугышлар хакында ишеткәндә курыкмагыз: шулай булырга тиеш. Әмма моның белән генә бетмәс әле:

8 халык – халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда җир тетрәүләр, ачлык булыр. Болар – тулгак газапларының башы гына.

9 Сез исә әзер булып торыгыз: сезне, мәхкәмәләргә тапшырып, хөкем итәрләр һәм гыйбадәтханәләрдә кыйнарлар. Минем хакка сез, патшалар һәм идарәчеләр каршына килеп басып, шаһитлык бирерсез.

10 Әмма аңарчы бар халыкларга Яхшы хәбәр килеп ирешергә тиеш.

11 Үзегезне хөкемгә алып барганда, нәрсә сөйләрбез, дип хафаланмагыз: шул сәгатьтә үзегезгә нәрсә хәбәр ителсә, шуны сөйләрсез, чөнки сез үзегез түгел, сезнең өчен Изге Рух сөйләр.

12 Кардәш – кардәшен, ата үзенең баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар, ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертер.

13 Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар. Әмма ахырга кадәр чыдаган кеше котылыр.

14 Сез «ташландык хәлгә китерүче нәҗес нәрсәнең» тиешсез урында торуын күрерсез (бу сүзләрне укыган кеше аңласын). Шулвакыт Яһүдия җирендәгеләр тауларга качсын.

15 Өй түбәсендә булганнар, әйберләрен алыр өчен, өйгә төшеп тормасыннар,

16 кырда булганнар өс киемен алырга өйләренә кайтмасыннар.

17 Ул көннәрдә авырлы булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы!

18 Бу хәлләр кыш көненә туры килмәсен дип, дога кылыгыз.

19 Ул көннәрдә дөнья яралганнан, Аллаһы дөньяны яратканнан бирле булмаган һәм киләчәктә дә булмаячак афәт килер.

20 Әгәр Раббы шул көннәрне кыскартмаса, һичкем исән калмас иде. Әмма Үзе сайлаган кешеләр хакына Раббы ул көннәрне кыскартты.

21 Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул анда!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз!

22 Чөнки ялган мәсихләр вә ялган пәйгамбәрләр килер; алар, Аллаһы тарафыннан сайланганнарны алдамакчы булып, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер.

23 Әмма сез сак булыгыз: барысы хакында Мин сезгә алдан әйтеп куйдым.

24 Ул көннәрдә, шул афәттән соң, «кояш каралыр, ай яктыртмас,

25 йолдызлар күктән коелып, күк җисемнәре тетрәнер»,

26 шул чагында бөек кодрәт вә дан белән болытлар эчендә килүче Адәм Углын күрерләр;

27 Ул, фәрештәләрен җибәреп, дөньяның дүрт тарафыннан – җир читеннән башлап күк читенә кадәр Үзе сайлаганнарны җыеп алыр.

28 Менә инҗир агачына күз салыйк: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез.

29 Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, белеп торыгыз: ул вакыт якын, инде ишек төбендә!

30 Хак сүз әйтәм сезгә: болар һәммәсе гамәлгә ашканчы, бүгенге буын әле юкка чыкмас.

31 Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.


Көне һәм сәгате билгесез

32 Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә.

33 Карагыз аны, уяу булыгыз! Вакыты кайчан җитәсен сез белмисез.

34 Сәфәр чыкканда, кеше, үзенең йортын хезмәтчеләренә калдырып, аларның һәркайсына аерым эш куша, капка сакчысына уяу булырга боера.

35 Шуңа күрә уяу булыгыз! Йорт хуҗасының кайчан әйләнеп кайтасын белмисез бит: кичтәнме, төн уртасындамы, тәүге әтәч кычкыргандамы, әллә иртәнме.

36 Көтмәгәндә хуҗагыз кайтып керә калса да, карагыз аны, сезне йоклап яткан хәлдә күрмәсен!

37 Сезгә әйткән бу сүзләрне Мин бар кешегә кабатлыйм: уяу булыгыз!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan