Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Марк 11 - Изге Язма


Гайсәнең тантана белән Иерусалимгә керүе

1 Иерусалимгә якынлашып, Зәйтүн-тау итәгендәге Бәйт-Фәги һәм Бәйт-Әния авылларына җиткәндә, Гайсә ике шәкертен чакырып алды да

2 аларга: – Каршыгыздагы авылга барыгыз. Анда керү белән моңарчы һичкем атланмаган, бәйдәге яшь ишәкне күрерсез. Аны бәйдән ычкындырыгыз да монда алып килегез, – диде. –

3 Әгәр берәрсе: «Ник алай эшлисез?» – дип сораса, сез: «Ишәк безнең Хуҗага кирәк, Ул аны тиздән кире кайтарыр», – дип җавап бирегез.

4 Алар, китеп, тыкрыкта ишек янына бәйләп куелган яшь ишәкне күрделәр дә чишә башладылар.

5 Шул тирәдә басып торган кешеләр алардан: – Нәрсә эшлисез сез? Ни өчен ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорадылар.

6 Әмма Гайсә кушканча җавап кайтаргач, аларны тоткарламадылар.

7 Ишәкне Гайсә янына китереп, өс киемнәрен хайванның сыртына салдылар, һәм Гайсә ишәккә менеп атланды.

8 Халыкның күбесе юлга өс киемен җәйде, башкалар исә кырда үсеп утырган агач ботакларын кисеп түшәде.

9 Алда баручылар да, арттагылар да: «Һошанна! Раббы исеменнән Килүче мөбарәктер!

10 Атабыз Давытның якынлашып килгән патшалыгы мөбарәк! Югарыда, күкләрдә һошанна!» – дип кычкырды.

11 Иерусалимгә керүгә, Гайсә Аллаһы йортына юнәлде. Һәммә нәрсәне күздән кичергәнче, кич җитте, һәм Гайсә унике шәкерте белән Бәйт-Әниягә әйләнеп кайтты.


Аллаһы йорты – дога кылу урыны

12 Иртәгесе көнне Бәйт-Әниядән чыкканда, Гайсә ачыгып киткән кебек булды.

13 Еракта куе яфраклы инҗир агачы күреп, Ул, җимеше булмасмы дип, агач янына килде, әмма анда яфрактан башка берни күренмәде: җимеш өлгерергә әле иртә иде.

14 Инҗир агачына Гайсә: – Моннан ары җимешеңне мәңге беркем ашамасын! – диде. Шәкертләре исә моны ишетеп тордылар.

15 Менә алар Иерусалимгә килеп җиттеләр. Аллаһы йортына керүгә, Гайсә андагы сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгара башлады, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлады;

16 Аллаһы йортының ишегалды аша нәрсәдер күтәреп узучыларны да тыйды.

17 Аннары Гайсә, халыкка гыйлем биреп: – Изге язмада: «Минем Йортым барча халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр», – дип әйтелмәгәнмени? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез! – диде.

18 Баш руханилар һәм канун белгечләре бу хакта ишеткәч, Гайсәне һәлак итү әмәлен эзләргә тотындылар. Чөнки бар халык Аның гыйлем бирүен таң калып тыңлаганга, алар Аңардан курка иделәр.

19 Кич җиткәч, Гайсә шәкертләре белән шәһәрдән китте.


Корыган инҗир агачы

20 Иртәгесен инҗир агачы яныннан үтеп барганда, алар агачның очыннан алып тамырына тикле корыган булуын күрделәр.

21 Петер исә, кичә нәрсә булганын исенә төшереп, Гайсәгә: – Остаз! Кара әле, Син каргаган инҗир агачы корып төшкән бит! – диде.

22 Аларга җавап итеп, Гайсә: – Аллаһыга ышаныгыз! – диде. –

23 Хак сүз әйтәм сезгә: әгәр кем дә булса шушы тауга: «Күтәрел дә диңгезгә ташлан!» – дип әйтсә һәм күңеленнән һич шикләнмичә әйткән сүзләренең үтәләсенә ышанса, нәкъ шулай булыр да.

24 Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: дога кылып Аллаһыдан нәрсә генә сорасагыз да, аны инде алдым дип ышаныгыз – һәм сез аны алырсыз!

25 Шулай ук дога кылып торган чакта да берәрсенә үпкәгез булса, Күктәге Атагыз гаеп эшләрегезне кичерсен өчен, үзегез дә һәммә кешене кичерегез. [

26 ]


Гайсәгә мондый вәкаләтне кем биргән?

27 Алар янә Иерусалимгә килделәр. Гайсә Аллаһы йортының ишегалды буйлап йөргән чакта, янына баш руханилар, канун белгечләре һәм өлкәннәр килделәр.

28 – Мондый эшләр башкарырга Синең нинди хокукың бар? Боларны эшләргә Сиңа кем вәкаләт бирде? – дип сорады алар.

29 – Мин сезгә бер сорау бирәм, – диде Гайсә. – Әгәр сез җавап бирсәгез, Мин дә бу гамәлләрне нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен.

30 Суга чумдыру хокукы Яхъяга күктән бирелгәнме, әллә кешеләрдәнме? Җавап бирегез!

31 Алар үзара: – Әгәр: «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?» – дип сорар.

32 «Кешеләрдән», – дип әйтергәме әллә? – дип фикерләштеләр. Бар халык Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгәнгә күрә, алар, халыктан куркып:

33 – Белмибез, – дип җавап кайтардылар. – Алай булгач, Мин дә сезгә бу эшләрне нинди вәкаләт белән башкаруымны әйтмим, – дип җавап бирде Гайсә.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan