Марк 10 - Изге ЯзмаГайсәнең аерылышу турындагы сүзләре 1 Гайсә, ул яклардан китеп, Яһүдиягә һәм Үрдүн аръягындагы җирләргә юнәлде. Аның янына янә күп халык җыелып, Ул, гадәтенчә, аларга гыйлем бирде. 2 Гайсә янына фарисейлар килделәр һәм, Аны сынарга теләп: – Ир кешегә хатынын аерып җибәрергә Канун рөхсәт итәме? – дип сорадылар. 3 – Муса сезгә нәрсә эшләргә кушты соң? – диде Гайсә. 4 – Муса әйтүенчә, ир кеше, хатынына талак хаты язып биреп, аны аерып җибәрә ала, – дип җаваплады алар. 5 – Ул сезгә шундый әмерне күңелләрегез каты булганга язган, – диде Гайсә. 6 – Әмма башта ук, һәммә нәрсәне бар кылганда, Аллаһы «аларны ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты. 7 Шуңа күрә ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр, 8 һәм алар икесе бер тән булыр». Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бербөтен. 9 Аллаһы кушканны кеше аермасын. 10 Өйдә шәкертләре бу хакта Гайсәдән кабат сорадылар. 11 – Ир кеше, хатыны белән аерылышып, башкага өйләнә икән, беренче хатыны алдында зина кыла дигән сүз, – диде Гайсә. – 12 Шулай ук хатын кеше дә, иреннән аерылып, башкага кияүгә чыкса, зина кыла, димәк. Гайсәнең балаларны фатихалавы 13 Балаларга орынып Үз фатихасын күндерсен өчен, кешеләр Гайсә янына балаларын алып килә, әмма шәкертләр әлеге кешеләрне шелтәли иделәр. 14 Моны күреп, Гайсәнең ачуы килде, һәм шәкертләренә Ул: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, комачауламагыз аларга, чөнки Аллаһы Патшалыгы әнә шундыйларныкы, – диде. – 15 Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк. 16 Һәм Ул, балаларны кочаклап, аларга кулы белән орынды, Үзенең фатихасын күндерде. Гайсә һәм бер бай 17 Гайсә юлга чыкканда, каршына бер кеше, йөгереп килеп, тезләренә егылды да: – Игелекле Остаз, мәңгелек тормышка ия булыр өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады. 18 – Нигә син Мине игелекле дип атыйсың? – диде Гайсә. – Аллаһыдан башка һичкем игелекле түгел. 19 Аның әмерләрен син беләсең: кеше үтермә, зина кылма, урлашма, ялган шаһитлык бирмә, алдашма, атаң белән анаңны хөрмәт ит. 20 – Остаз, мин боларның барысын яшьтән үтәп киләм, – дип җавап бирде тегесе. 21 Гайсә аңа карап куйды, һәм әлеге кеше Аның күңеленә хуш килде. Шуннан Гайсә аңа: – Сиңа бер генә нәрсә җитми: бар да, булган һәммә нәрсәңне сатып, фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил һәм Миңа ияр, – диде. 22 Бу сүзләрне ишетеп, егет борчуга төште һәм китеп барды. Чөнки ул бик бай иде. 23 Гайсә исә, әйләнә-тирәсенә күз ташлап, шәкертләренә: – Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен! – диде. 24 Аның бу сүзләре шәкертләрне бик тә гаҗәпләндерде. Әмма Гайсә янә: – Дусларым! Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен! – дип кабатлады. – 25 Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк. 26 Алар, гаҗәпләнеп, үзара: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң?! – дип сөйләштеләр. 27 Аларга карап, Гайсә: – Кешеләр өчен мөмкин булмастай эш бу, моны Аллаһы гына эшли ала. Ул булдыра алмастай нәрсә юк, – диде. 28 Шуннан соң Петер: – Менә без, бөтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек, – диде. 29 – Хак сүз әйтәм сезгә: йортын яки агай-энеләрен, апа-сеңелләрен, ата-анасын, балаларын йә булмаса басуларын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем 30 бу дөньяда йөз тапкырга артыграк күләмдә йортлар, агай-энеләр, апа-сеңелләр, аналар, балалар, басулар һәм, әлбәттә инде, эзәрлекләүләр дә алачак. Ә киләчәк дөньяда мәңгелек тормышка ия булачак. 31 Әмма беренчеләрнең күбесе соңгылар булыр, соңгылар исә беренчегә чыгар. Гайсәнең янә Үз үлеме хакындагы сүзләрне кабатлавы 32 Алар Иерусалимгә карап юл алдылар. Иң алдан – Гайсә, Аның артыннан – шомланып калган шәкертләре, алар эзеннән куркынган юлдашлары атлады. Гайсә, унике шәкертен читкә чакырып алып, Үзе белән нәрсәләр буласын сөйли башлады: 33 – Без Иерусалимгә барабыз. Адәм Углын анда баш руханилар һәм канун белгечләре кулына тотып бирерләр, ә алар Аны, үлемгә хөкем итеп, мәҗүсиләр кулына тапшырырлар. 34 Мәҗүсиләр исә, мыскыллап, Аңа төкерерләр, Аны камчы белән суктырырлар, аннары үтерерләр. Әмма өч көн үтүгә, Ул үледән терелер. Гайсә һәм Зебедәй угыллары 35 Гайсә янына Зебедәй угыллары Ягъкуб белән Яхъя килеп: – Остаз, без сораганны үтәсәң иде, – диделәр. 36 – Сезнең өчен Мин нәрсә эшләргә тиеш? – дип сорады Ул. 37 Алар: – Син дан-дәрәҗәгә ирешкәч, янәшәңә утырырга рөхсәт итсәң иде: беребезгә – уң, икенчебезгә сул ягыңа, – дип җавап бирделәр. 38 – Сез нәрсә сораганыгызны аңламыйсыз, – диде аларга Гайсә. – Мин эчәсе касәдән эчә яки Мин кичерәсе «чумдыру»ны кичерә алырсызмы соң? 39 – Алырбыз, – дип җавап бирде алар. Шуннан Гайсә: – Сез Мин эчәсе касәдән эчәрсез, Мин кичерәсе «чумдыру»ны кичерерсез. 40 Ә менә уң яки сул ягымда утырырга рөхсәт бирү-бирмәү Минем ихтыярымда түгел. Ул урыннар кемнәргә тәгаенләнсә, шуларныкы булыр, – диде. 41 Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең Ягъкуб белән Яхъяга ачуы чыкты. 42 Әмма Гайсә, аларны чакырып алып, болай диде: – Сез беләсез: халык җитәкчеләре дип исәпләнүчеләр халыклар өстеннән хакимлек кыла, халык түрәләре дә алар белән идарә итә. 43 Ләкин сездә алай булмасын: арагызда бөек булырга теләүче – башкаларга хезмәтче, 44 һәм арагызда беренче булырга теләүче барыгыз өчен дә кол булсын. 45 Адәм Углы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип түгел, ә бәлки Үзе хезмәт итәр һәм күпләрне йолып алыр өчен, Үзенең гомерен бирергә дип килде. Гайсәнең сукыр Бартимәйне савыктыруы 46 Алар Әрихә шәһәренә килеп җиттеләр. Соңрак, Гайсә үзенең шәкертләре һәм күп санлы халык белән Әрихәдән чыгып барганда, юл читендә сукыр Бартимәй (ягъни, Тимәй углы) теләнеп утыра иде. 47 Ул, насаралы Гайсәнең үтеп баруы хакында ишетеп, кычкырып җибәрде: – Давыт Углы Гайсә! Кызган мине! 48 Кешеләр аны тыймакчы булды, әмма сукыр адәм тагын да катырак кычкырырга тотынды: – Давыт Углы, кызган мине! 49 Гайсә, барган җиреннән туктап: – Чакырыгыз аны! – диде. – Кузгал әйдә, сине чакыра, – дип, сукырны дәштеләр. 50 Бартимәй, өс киемен салып ташлап, сикереп торды да Гайсә янына йөгереп килде. 51 – Син миннән нәрсә көтәсең? – дип сорады аңардан Гайсә. – Остаз, күзләрем күрсә иде! – диде сукыр адәм. 52 – Бар, сине ышануың савыктырды, – диде Гайсә. Теге адәм шундук күрә башлады һәм Гайсәгә ияреп китте. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia