Малахи 4 - Изге Язма1 – Мич кебек кызган көн якынлашадыр; ул көнне барча тәкәбберләр вә яманнар саламдай дөрләп кабыначак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, – тамырлары да, ботаклары да калмаячак. 2 Әмма Минем исемне курку вә хөрмәт белән телгә алучылар өчен дөреслек кояшы чыгачак, аның нурлары сезгә шифа булачак, һәм сез абзардан чыккан бозаулар кебек чабып-уйнап йөриячәксез. 3 Мин билгеләгән ул көнне сез яманнарны таптап, алар аяк табаныгыз астында көл-туфрак булачак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. 4 Колым Муса канунын, Хореб тавында барлык Исраил өчен Мин биргән кагыйдә вә карарларымны исегездә тотыгыз. 5 Раббының бөек вә дәһшәтле көне алдыннан Мин сезгә Ильяс пәйгамбәрне җибәрәм. 6 Мин, килеп, җиргә ләгънәт яудырмас өчен, аталар белән балалар арасында татулык урнаштырыр ул. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia