Малахи 3 - Изге Язма1 – Менә, Минем алдан юл әзерли торсын өчен, Үземнең хәбәрчемне җибәрәм. Сез эзләгән Хуҗа-Хаким Үзенең йортына көтмәгәндә килер. Менә, сез күрергә теләгән Килешү хәбәрчесе килә, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. 2 Бу көнне кем кичерә алыр?! Ул килгәч, кем аягында басып калыр икән?! Ул бар нәрсәне яндырып-эретүче ялкын һәм чистартучы селте кебек булыр. 3 Корбаннарны Раббыга тәкъвалыкта китерсеннәр өчен, Леви угылларын Ул алтын-көмешне эреткәндәй эретер-чистартыр. 4 Шул чагында Яһүдә белән Иерусалим китергән корбаннар элекке вакыттагы сыман Раббы күңеленә хуш килер. 5 – Сезнең янга Мин хөкем итәр өчен киләчәкмен һәм сихерчеләргә, зина кылучыларга, ялган ант бирүчеләргә, ялланган эшчегә хезмәт хакы түләмәүчеләргә, тол хатын вә ятим баланы җәберләүчеләргә, читтән килгән кешеләрне рәнҗетүчеләргә һәм Миннән курыкмаучыларга каршы шаһитлык итәчәкмен, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. 6 – Мин – Раббы, һәм Мин үзгәрүчән түгелмен! Әнә шуңа күрә сез, Ягъкуб угыллары, юк ителмәдегез дә. 7 Ата-бабаларыгыз яшәгән заманнардан башлап, сез Минем кагыйдәләремнән читкә борылдыгыз, аларны үтәмәдегез. Миңа кайтыгыз, шуннан соң Мин дә сезгә кайтырмын. Әмма сез: «Ничек кайта алабыз соң без?» – дип сорыйсыз, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – 8 Кеше Аллаһыныкын урлармы?! Ә сез менә Минекен урлыйсыз! «Нәрсәңне урлыйбыз соң без?» – дип сорарсыз. Гошер вә бүләкләр китермисез! 9 Сез – каргыш астындадыр, чөнки, бөтенегез бер булып, Минекен урлыйсыз. 10 Гошерегезне – уңышыгызның уннан бер өлешен – саклау урыннарына китерегез, Минем йортымда ризык өзелмәсен. Әнә шулай сынап карагыз әле Мине, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Күк капусы ачылып, мөбарәк фатихам өстегезгә артыгы белән яумас микән?! 11 Бөҗәкләрне Мин сезнең уңышны ашаудан тыярмын, йөзем агачларыгыз җимешләрен югалтмас. 12 Бар халыклар сезне бәхетле дип атар, чөнки сезнең илегез искиткеч гүзәл булыр, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. 13 – Сез Миңа каршы яман телләндегез, – ди Раббы. – Әмма үзегез: «Сиңа каршы без нәрсә сөйлибез соң?» – дип сорыйсыз. 14 Сез: «Аллаһыга хезмәт итү – мәгънәсез нәрсәдер, Аның кушканнарын үтәүдән, Күкләр Хуҗасы Раббы каршында кайгы киеменнән йөрүдән ни файда?! 15 Менә тәкәбберләрне бәхетле дип санарга мөмкин, яманлык кылучылар да рәхәттә яши. Алар, Аллаһыны сынап торсалар да, җәзасыз калалар», – дисез. 16 Раббы исемен курку вә хөрмәт белән телгә алучыларның үзара сөйләшүен Раббы ишетте, һәм әлеге адәмнәрнең исемнәре Аның хозурындагы китапка язылды. 17 – Алар Минеке булачак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Мин билгеләгән көнне алар Минем хәзинәмә әйләнәчәк. Үзенә хезмәт итүче углын аяган ата сыман, Мин дә аларны аярмын. 18 Һәм сез шунда тәкъва белән яман кеше арасындагы һәм Аллаһыга хезмәт итүче белән Аңа хезмәт күрсәтмәүче кеше арасындагы аерманы күрерсез. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia