Малахи 2 - Изге Язма1 – Сезнең өчен боерыгым шулдыр, руханилар: 2 әгәр Мине тыңламасагыз, исемемне хөрмәтләмәсәгез, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, – сезгә ләгънәт яудырырмын, хәер-фатихагызны каргармын. Менә, инде каргадым да, чөнки сез боерыгымны ихлас күңелдән үтәмисез. 3 Мин сезнең нәсел варисларыгызны җәзалармын; бәйрәмнәрдә сез китергән корбаннарның тизәген битегезгә сылармын, һәм сезне шул кыяфәттә тирес өеменә чыгарып ыргытырлар. 4 Шулчакны сез ерак бабагыз Леви белән төзегән килешүне саклау йөзеннән шундый боерык бирүемне аңларсыз, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – 5 Аның белән төзегән килешүем тормыш вә иминлек бирүче килешү иде. Левиләр күңеленә Мин курку салдым, һәм алар Миннән куркып тордылар, исемемә хөрмәт күрсәттеләр. 6 Хакыйкать кануны булды алар авызында, телләре ялган сөйләмәде; Минем каршыда алар, намус саклап, тынычлыкта яшәделәр, күпләрне гөнаһ кылудан саклап калдылар. 7 Руханилар Аллаһы турында белем бирергә, кешеләр исә алардан Канун өйрәнергә тиеш, чөнки руханилар – Күкләр Хуҗасы Раббының илчеләредер. 8 Тик сез, руханилар, бу юлдан читкә тайпылдыгыз, күпләрнең Канун бозуына сәбәпче булдыгыз, Леви белән төзегән килешүемне үтәмәдегез, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – 9 Шуның өчен Мин дә сезне бөтен халык алдында хур итәм һәм кимсетәм, чөнки сез Минем юлдан бармыйсыз, Канун эшләрендә икейөзлелек белән гамәл кыласыз. 10 Безнең барыбызның да Атасы бер түгелме?! Безне бер үк Аллаһы бар кылмадымы?! Нигә соң без, ата-бабаларыбыз белән Раббы төзегән килешүне бозып, бер-беребезгә хаиннәрчә гамәл кылабыз? 11 Яһүдә тугрылыгын сакламады, Исраил белән Иерусалимдә кабахәтлек кылынды; Яһүдәнең ир-егетләре, чит илаһларга табынучы хатын-кызларга өйләнеп, Раббының кадерле изге урынын мәсхәрәләде. 12 Гәрчә алар Күкләр Хуҗасы Раббыга корбаннар китерсә дә, мондый эш кылучыларны – кем булуына карамастан – Ягъкуб арасыннан Раббы юк итсен! 13 Сез әле менә тагын нәрсә эшлисез: «Раббы безнең корбаннарыбызга күз дә салмый, аларны безнең кулдан канәгатьлек белән кабул итми», – дип зар елап, Раббы мәзбәхен күз яшьләренә күмәсез 14 һәм: «Ни өчен?» – дип сорыйсыз. Менә ни өчен: сез тормыш иптәшегезгә, үзегезнең хәләл җефетегезгә хыянәт иттегез, гәрчә сезнең һәм яшьлектә өйләнгән хатыныгыз арасында Раббы Үзе шаһит булса да. 15 Аң булыгыз: яшьлектә өйләнгән хатыныгызга хыянәт итмәгез! Раббы сезне бер тән вә бер җан итеп кылмадымы?! Туачак балаларыгызның Раббы халкыннан булуын тели Ул. 16 Исраилнең Раббы Алласы аерылышуга нәфрәт белән карый: «Аерылган ир мәрхәмәтсезлек күрсәтә, үзен нәҗесли», – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. Шуңа күрә аң булыгыз: хыянәттән ерак торыгыз. 17 Сез үзегезнең сүзләрегез белән Аллаһыны алҗытасыз. «Ничек алҗытабыз соң без Аны?» – дип сорыйсыз сез. «Явызлык кылучылар Раббы күңеленә хуш килә, Ул аларны хуплый!» һәм «Гадел хөкем итүче Аллаһы кайда соң?!» дигән сүзләрегез белән алҗытасыз сез Аны! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia