Малахи 1 - Изге Язма1 Раббының Малахи аша Исраил халкына җиткергән пәйгамбәрлек сүзләре. 2 – Мин сезне үз итеп яраттым, – ди Раббы. – Ә сез: «Безне яратуың нәрсәдә күренде соң?» – дип сорыйсыз. Эсау Ягъкубның бертуганы түгелме?! Ләкин Мин Ягъкубны яраттым, 3 Эсауга исә нәфрәтләндем: аның тауларын чүлгә әйләндердем, биләмәләрен чүл бүреләренә бирдем. 4 Эдомиләр: «Безне җимерделәр, әмма без җимерелгәнне яңадан төзербез», – дисә дә, Күкләр Хуҗасы Раббы: «Алар төзерләр, ә Мин җимерермен, һәм аларны явызлар йорты, Раббының мәңгегә ачуын чыгарган халык дип атарлар, – дип әйтер. – 5 Сез моны үз күзләрегез белән күрерсез һәм: „Раббы хәтта Исраил чикләреннән читтә дә шөһрәтледер!“ – дип әйтерсез». 6 – Угыл – атасын, ә кол үзенең хуҗасын ихтирам итә. Әгәр дә Мин ата икәнмен, Миңа булган хөрмәт кайда? Әгәр дә Мин хуҗа икәнмен, кайда Миңа булган ихтирам? – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Сез, руханилар, Минем исемне кимсетәсез һәм үзегез: «Ничек итеп Синең исемне кимсетәбез?» – дип сорыйсыз. 7 Сез Минем мәзбәхемә хәрәм ризык алып киләсез, ә үзегез: «Ничек итеп без Сине кимсетәбез?» – дип сорыйсыз. Сез бит: «Раббы табыны ихтирамга лаек түгел», – дип саныйсыз. 8 Корбанга сукыр мал китерү начар эш түгелме?! Аксак яисә чирле мал китерү начар гамәл түгелме?! Шундый терлекне үзегезнең идарәчегезгә бүләккә алып килсәгез, ул сездән канәгать калыр, сезгә игелекле булыр иде микән?! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. 9 – Шуңа күрә: «Безгә миһербанлы бул!» – дип, Аллаһыдан ялварып сорагыз! Тик сезнең кул белән шундый эшләр кылынганда, Ул сезгә игелекле була алыр микән?! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. 10 Минем мәзбәхемдә кирәксезгә ут яндырмас өчен, берәрегез йортымның капкаларын бикләп куйса, әйбәтрәк булыр иде. Мин сездән канәгать түгел, алып килгән әйберләрегезне кабул итмим! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. 11 – Кояш чыгышыннан кояш батышына кадәр Минем исем халыклар арасында бөек булыр! Бөтен җир йөзендә, Минем исемгә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтерләр, тиешле корбаннар китерерләр, чөнки Минем исем халыклар арасында олугланыр! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. 12 Ә сез, Минем исемне хурлап: «Хуҗа-Хаким табынының да, ризыгының да ис китәрлек нәрсәсе юк», – дисез. 13 Урланган, аксак вә чирле малны корбанга китерәсез, ә үзегез: «Күпме мәшәкать!» – дисез. Ни өчен Мин сезнең кулдан андый корбанны кабул итәргә тиеш?! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – 14 Көтүендә әйбәт тәкәне корбан итәргә нәзер әйтеп тә, Хуҗа-Хакимгә кимчелекле терлек китергән кеше – ләгънәт ияседер! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Чөнки Мин – бөек патшамын! Халыклар Минем исем алдында тетрәп торалар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia