Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 9 - Изге ЯзмаГайсәнең унике шәкертне хезмәткә җибәрүе 1 Үзенең унике шәкертен чакырып китереп, Гайсә аларга, кешеләрдән җеннәрне куып чыгарыр һәм авырулардан савыктырыр өчен, көч вә кодрәт бирде. 2-3 Шуннан Ул аларны, Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләр һәм авыру кешеләрне савыктырыр өчен, юлга озатып: – Юлга бернәрсә дә: юл таягы да, биштәр дә, акча да, алмаш күлмәк тә алмагыз, – диде. – 4 Кайсы йортка керсәгез, әлеге шәһәрдән киткәнче шул йортта калыгыз. 5 Әгәр кайда да булса сезне кабул итмәсәләр, ул шәһәрдән киткәндә, аларга каршы шаһитлык билгесе итеп, аягыгыздан тузанны кагып төшерегез. 6 Шәкертләр юлга чыктылар һәм, авылдан-авылга йөреп, барган һәр җирдә Яхшы хәбәр турында сөйләделәр, авыруларны савыктырдылар. Һирудның аптырашка калуы 7 Идарәче Һируд боларның барысы турында ишетеп аптырашка калды. Чөнки Гайсә турында берәүләр: «Бу – Яхъя, ул үледән терелеп торган», 8 икенчеләр: «Җиргә Ильяс килгән», башкалар исә: «Борынгы пәйгамбәрләрнең берсе үледән терелгән», – дип әйтә иде. 9 Ә Һируд: – Яхъяның башын мин үзем кистердем, ә Монысы кем соң: миңа Аның турында шундый нәрсәләр ишеттерәләр! – диде. Һирудның бик тә Аны күрәсе килде. Биш мең кешене ашату 10 Әйләнеп кайткач, башкарган эшләре турында рәсүлләр Гайсәгә сөйләп бирделәр. Шәкертләре белән ялгызы гына калыр өчен, Ул аларны Бәйт-Сайда дигән шәһәргә алып китте. 11 Ләкин Гайсәнең кая киткәнен белеп, халык Аның артыннан иярде. Гайсә аларны теләп кабул итте, аларга Аллаһы Патшалыгы турында сөйләде һәм дәвалауга мохтаҗларны терелтте. 12 Көн кичкә авыша башлады. Унике шәкерт, Гайсә янына килеп: – Зинһар, халыкны тарат, якын-тирәдәге авыл-салаларга барып, үзләренә кунар урын эзләсеннәр. Кешесез урын бит бу, – диде. 13 Ә Гайсә: – Үзегез ашатыгыз аларны, – дип җавап кайтарды. – Безнең биш икмәк белән ике балыктан башка һичнәрсәбез юк. Биредәге кешеләрнең һәммәсенә ризыкны без сатып алыйкмы? – диде шәкертләр. 14 Ә анда биш мең чамасы кеше бар иде. Шәкертләренә Гайсә: – Халыкны төркемнәргә бүлеп, якынча иллешәр кеше итеп утыртыгыз, – диде. 15 Шәкертләр шулай эшләделәр, барысын да утырттылар. 16 Шуннан Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм, ризыкларны сындыргалап халыкка өләшер өчен, шәкертләренә бирде. 17 Барысы да туйганчы ашаганнан соң, әле тагын унике кәрзин сынык-санак җыелды. Кем ул Гайсә? 18 Бервакыт Гайсә ялгызы гына дога кылганда, шәкертләре Аның янында иделәр, һәм Ул аларга: – Халык Мине кем дип белә? – дигән сорау бирде. 19 Алар Аңа: – Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә үледән терелгән борынгы пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – диделәр. 20 Аннары Гайсә алардан: – Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады. Петер Аңа: – Син – Аллаһының Мәсихе, – дип җавап бирде. 21 Гайсә исә, бу хакта һичкемгә әйтмәгез, дип шәкертләрен катгый кисәтеп куйды. 22 Ул: – Адәм Углына күп газаплар чигәргә туры килер, өлкәннәр, баш руханилар һәм канун белгечләре Аны читкә тибәрерләр. Аны үтерерләр, әмма өч көннән Ул терелеп торыр, – диде. Кеше үзеннән баш тартсын 23 Аннары Гайсә аларның барысына да болай диде: – Минем арттан барырга теләгән кеше үзеннән баш тартсын да, хачын күтәреп, көн дә Миңа ияреп йөрсен. 24 Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә җанын Минем хакка югалткан кеше аны саклап калыр. 25 Үзен югалта яки харап итә икән, бөтен дөньяны яулаудан кешегә ни файда? 26 Кем Миннән һәм сүзләремнән гарьләнә икән, Үзенең балкып торган шөһрәте яктысында, Атаның һәм изге фәрештәләрнең даны белән килгән вакытта, Адәм Углы да ул кешедән гарьләнер. 27 Хак сүз әйтәм сезгә: шушында басып торучыларның кайберләре Аллаһы Патшалыгын күрмичә дөнья куймаячак. Гайсәнең кыяфәте үзгәрү 28 Шушы сүзләрне сөйләгәннән соң сигез көн чамасы үткәч, Петерне, Яхъяны һәм Ягъкубны Үзе белән алып, Гайсә дога кылырга дип тауга күтәрелде. 29 Дога кылган чакта, Аның йөзе кинәт үзгәреп китте, киеме ялтырап торган ак төскә керде. 30-31 Шулвакыт ике кеше, балкып торган шөһрәттә пәйда булып, Аның белән сөйләшә башлады. Алар – Муса белән Ильяс – Гайсәнең дөньядан китүе һәм Аның бу эшне Иерусалимдә гамәлгә ашырырга тиешлеге хакында сөйләштеләр. 32 Петерне һәм аның белән килгән шәкертләрне йокы баскан иде. Алар, уянып китеп, Гайсәнең балкып торган шөһрәтен һәм Аның янындагы ике кешене күрделәр. 33 Әлеге кешеләр Гайсә яныннан киткән вакытта, Петер Гайсәгә: – Остаз! Безнең монда булуыбыз ничек яхшы! Әйдәгез, өч чатыр корыйк, берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска, – диде. Ул нәрсә әйткәнен үзе дә белми иде. 34 Петер шулай дип сөйләп торган арада, бер болыт, пәйда булып, аларны каплап алды. Болыт эчендә калгач, шәкертләр бик курыктылар. 35 Шулвакыт болыт эченнән: – Бу – Минем Углым, Мин Аны Үзем сайлап алдым. Аны тыңлагыз! – дигән өн килеп иреште. 36 Тавыш тынуга, шәкертләр Гайсәнең ялгызын гына күрделәр. Күргәннәре хакында алар ул көннәрдә беркемгә бернәрсә сөйләмәделәр. Гайсәнең җен орган малайны савыктыруы 37 Икенче көнне таудан төшүгә, Гайсәне бик күп халык каршылады. 38 Шунда халык арасыннан берәү: – Остаз! Ялварып сорыйм Синнән, минем углымны килеп кара, зинһар. Ул – минем бердәнбер балам, – дип кычкырды. – 39 Явыз рух аңа һөҗүм итә: бала кинәт кычкыра башлый, аның тәне тартыша, авызыннан күбек килә. Явыз рух аны тәмам интектереп бетермичә китми! 40 Шәкертләреңнән аны куып чыгарырга үтенгән идем дә, булдыра алмадылар. 41 – Әй имансыз һәм бозык буын! Миңа сезнең белән күпме булырга, сезгә күпме түзеп торырга? – диде Гайсә. – Углыңны алып кил! 42 Малай Аңа таба юнәлүгә, җен аны җиргә егып салды, һәм малай тартыша башлады. Әмма Гайсә явыз рухны тыйды һәм, баланы савыктырып, атасы кулына тапшырды. 43 Аллаһының бөеклеген күреп, барысы таң калды. Халык Гайсә кылган эшләргә гаҗәпләнеп торган арада, шәкертләренә Ул: Үзенең китүе хакында Гайсәнең алдан әйтеп куюы 44 – Әлеге сүзләрне хәтерегезгә салып куегыз: Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирәчәкләр, – диде. 45 Ләкин шәкертләре Аны аңламадылар. Бу сүзләрнең мәгънәсе аларга яшерен иде, шуңа күрә төшенмәделәр. Ә Гайсәдән сорарга курыктылар. Кем бөегрәк? 46 Шәкертләр, безнең арада кем бөегрәк, дип бәхәсләшә башладылар. 47 Гайсә, аларның уйларын белеп, бер баланы күтәреп алды да Үз янына бастырды һәм: 48 – Шушы баланы Минем хакка күңеле белән кабул иткән кеше Мине кабул итә дигән сүз, – диде Ул шәкертләренә. – Ә Мине кабул иткән кеше, димәк, Мине җибәргән Затны кабул итә. Арагызда иң кечкенәсе – чын мәгънәсендә бөек кеше. Сезгә каршы булмаган кеше – сезнең яклы 49 Шунда Яхъя: – Остаз! Бер кешенең, Синең исемне әйтеп, җеннәрне куып чыгаруын күрдек; безнең белән йөрмәгәнгә, без аны бу эшеннән тыйдык. 50 Гайсә аңа: – Тыймагыз аны. Сезгә каршы булмаган кеше – сезнең яклы, – диде. Гайсәне инкяр итү 51 Күкләргә алыныр вакыты якынлашкач, Гайсә Иерусалимгә барырга җыенып юлга чыкты. 52 Ул Үзе алдыннан хәбәрчеләрен җибәрде. Алар, Гайсә килүгә бар нәрсәне әзерләп кую өчен, Самарея җирендәге бер авылга керделәр. 53 Әмма Гайсә Иерусалимгә юл тотканга күрә, анда Аны кабул итмәделәр. 54 Гайсәнең шәкертләре Ягъкуб белән Яхъя, моны күреп: – Хакимебез! Күктән ут төшеп аларны юкка чыгарсын, дип боеруыбызны телисеңме? – диделәр. 55 Ләкин Гайсә, шәкертләренә таба борылып, аларны бу эштән тыйды. 56 Шуннан алар икенче авылга киттеләр. Миңа ияр 57 Юлда барганда, кемдер Гайсәгә: – Син кая гына барсаң да, мин Синең артыңнан барырмын, – дип әйтте. 58 Гайсә аңа: – Төлкеләрнең – өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Углының баш төртер урыны юк, – дип җавап бирде. 59 Икенче берәүгә Гайсә: – Миңа ияр! – диде. Теге кеше исә: – Әфәндем! Өемә кайтып, әүвәл атамны күмеп килергә рөхсәт ит, – диде. 60 Ләкин Гайсә аңа: – Үлеләрне үле булганнар үзләре күмсен, – диде. – Ә син бар һәм Аллаһы Патшалыгы турындагы Хәбәрне тарат. 61 Тагын берсе: – Мин Сиңа ияреп китәм, Әфәндем! Тик башта өемдәгеләр белән саубуллашып килергә рөхсәт ит, – диде. 62 Гайсә исә аңа: – Сукалый башлагач, артына борылып караган кеше Аллаһы Патшалыгы өчен яраклы түгел, – диде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia