Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 8 - Изге Язма1 Шуннан Гайсә шәһәр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде. Унике шәкерте Аның белән булды. 2 Гайсә явыз рухлардан һәм авырулардан савыктырган хатын-кызларның берничәсе – Гайсә җиде җенне куып чыгарган магдалалы Мәрьям, 3 Һируд йортында идарә итүче Хузас хатыны Йохана, шулай ук Сусанна һәм күп кенә башка хатыннар Аны озата йөрде. Әлеге хатын-кызлар Гайсәгә һәм Аның шәкертләренә үз хисапларына ярдәм итәләр иде. Чәчүче хакында гыйбрәтле хикәя 4 Гайсә янына төрле шәһәрләрдән шактый күп халык җыелгач, Ул аларга гыйбрәтле бер хикәя сөйләде: 5 – Бер кеше чәчүгә чыккан ди. Чәчкән вакытта орлыкларның кайберләре юл буена төшеп тапталган, һәм аларны кошлар чүпләп бетергән. 6 Кайберләре ташлы туфракка төшкәннәр һәм, тишелеп чыксалар да, дым булмаганга кипкәннәр. 7 Кайбер орлыклар күгән куаклары арасына төшкән. Күгән куаклары, алар белән бергә үсеп, орлыкны басып киткән. 8 Ә башка орлыклар яхшы җиргә төшеп үсеп киткән, һәм һәр орлык йөз тапкыр артыграк уңыш биргән. Сөйләп бетергәч, Гайсә, тавышын күтәрә төшеп: – Колагы булганнар ишетсен! – диде. 9 Гайсәнең шәкертләре исә Аңардан: – Бу кинаяле хикәянең мәгънәсе нидә? – дип сорадылар. 10 Ул аларга: – Сезгә Аллаһы Патшалыгының серләрен белү насыйп булды, ә башкаларга Мин кинаяле хикәяләр ярдәмендә сөйлим, – диде. – Алар карыйлар, ләкин күрмиләр, тыңлыйлар, ләкин төшенмиләр. 11 Кинаяле хикәянең мәгънәсе исә менә мондый: орлык – Аллаһы сүзе ул. 12 Юл буена төшкән орлыклар шундый адәмнәрне белдерәдер: алар сүзне ишетәләр, әмма иблис килә дә, сүзне ишеткән кешеләр ышанып котылмасын өчен, алар күңелендәге сүзне алып китә. 13 Ташлы туфракка төшкән орлык исә мондый кешеләрне белдерә: алар сүзне шатланып кабул итәләр, әмма тамырлары булмаганга, аларның ышанулары кыска вакытлы, һәм сынау вакыты җиткәндә, алар чигенәләр. 14 Күгән куаклары арасына төшкән орлыклар шундый адәмнәрне белдерә: алар сүзне ишетәләр, ләкин тормыш мәшәкатьләреннән, байлык-ләззәт артыннан куып бөгелеп төшәләр, һәм җимешләре өлгерми. 15 Уңдырышлы җиргә төшкән орлык исә – сүзне ишетеп, ихластан һәм яхшы күңел белән шул сүзне тотучы кешеләр. Андыйлар, түземлелек күрсәтеп, җимеш бирәләр. Янып торган шәмне шәмдәлгә куялар 16 Шәмгә ут алгач, беркем дә аны савыт белән капламый, сәке астына да куймый. Киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, шәмдәлгә утырта. 17 Чөнки фаш ителми калган бер яшерен нәрсә дә, беленмичә, ачылмыйча калган бер сер дә юк. 18 Шул сәбәпле, ничек тыңлавыгызга игътибар итегез. Чөнки кемдә бар булса, аңа янә бирелер; кемдә юк икән, аның бар дип уйлаганы да тартып алыныр. Гайсәнең анасы һәм туганнары 19 Гайсә янына анасы белән энеләре килделәр һәм, халык күп булганлыктан, янына керә алмадылар. 20 – Анаң белән энеләрең Сине күрергә телиләр, алар урамда көтеп торалар, – дип, Гайсәгә кереп әйткәч, 21 Ул аларга: – Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр Минем анам һәм туганнарым була, – дип җавап бирде. Гайсәнең давылны тынычландыруы 22 Шулай беркөнне Гайсә белән шәкертләре көймәгә утырдылар: – Күлнең аръягына чыгыйк, – диде Ул, һәм алар кузгалып киттеләр. 23 Көймәдә барганда, Гайсә йоклап китте. Ул арада күлдә көчле давыл кузгалып, көймәгә су тула башлады – аларның хәле куркыныч иде. 24 Шәкертләре, янына килеп, Гайсәне уяттылар. – Остаз! Остаз! Батабыз! – дип кычкырды алар. Гайсә, торып, җилне дә, котырынган дулкыннарны да тыйды, һәм алар тынып калдылар, әйләнә-тирәдә тынлык урнашты. 25 – Инануыгыз кайда сезнең? – дип сорады Гайсә шәкертләреннән. Куркуга калган шәкертләр, гаҗәпләнеп, бер-берсенә: – Кем соң Ул? Җилгә дә, суга да әмер бирә, һәм алар Аңа буйсыналар, – диештеләр. Гайсәнең җенле кешене савыктыруы 26 Көймәдәгеләр Гәлиләя өлкәсе каршындагы ярда урнашкан Герәсә җиренә килеп җиттеләр. 27 Гайсә ярга чыккач, шул тирәдәге шәһәрдә яшәүче җен кагылган бер кеше Аның каршына очрады. Ул кеше инде күптәннән кием кими, йортта түгел, ә кабер-мәгарәләрдә яши иде. 28 Гайсәне күрүгә, ул, акырып, Аның алдына килеп егылды һәм: – Аллаһы Тәгалә Углы Гайсә, Сиңа миннән ни кирәк? Үтенеп сорыйм, газаплама мине, – дип кычкырды, 29 чөнки явыз рухка Гайсә ул кешедән чыгарга боерган иде. Явыз рух әлеге адәмне инде күптәннән газаплаган. Чылбырлар һәм богаулар белән бәйләп саклаганда да, ул кеше богауларны өзгән, җен аны чүлләргә куып алып китә торган булган. 30 Гайсә аңардан: – Исемең ничек? – дип сорады. Ул: – Гаскәр, – диде, чөнки аның эченә бихисап күп җеннәр оялаган иде. 31 Җеннәр Гайсәдән үзләрен төпсез упкынга җибәрмәвен үтенделәр. 32 Шул тирәдәге тау битендә зур гына дуңгыз көтүе утлап йөри иде. Җеннәр Гайсәдән шул дуңгызлар эченә керергә рөхсәт сорадылар. Ул рөхсәт итте. 33 Җеннәр, теге адәмнән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр. Дуңгыз көтүе шулчак текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде. 34 Бу хәлне күреп качып киткән көтүчеләр шәһәр һәм авылларда шушыларның һәммәсе турында сөйләп йөрделәр. 35 Кешеләр, нәрсә булды икән, дип шул урынга киттеләр. Гайсә янына килеп җиткәч, алар җеннәрдән котылган кешенең киенгән һәм акылына килгән хәлдә Гайсә янында утыруын күреп куркып калдылар. 36 Биредә булган хәлләрне күрүчеләр җен кагылган кешенең ни рәвешле савыгуын аларга сөйләп бирделәр. 37 Герәсә җирендә яшәүче халык, куркуга төшеп, Гайсәнең бу җирләрдән китүен үтенде. Ул, көймәгә утырып, юлга кузгалганда, 38-39 җеннәрдән арынган кеше: – Синең белән китәргә рөхсәт ит, – дип ялварды Аңа. Әмма Гайсә: – Өеңә кайт та Аллаһының синең өчен нәрсә эшләве турында сөйлә, – дип, аны кайтарып җибәрде. Әлеге кеше Гайсәнең аның өчен нәрсә эшләве хакында бөтен шәһәр буйлап сөйләп йөрде. Гайсәнең авыру хатынны һәм үле кызны терелтүе 40 Гайсәнең әйләнеп кайтуын барысы да көтә иде, шуңа күрә җыелган халык Аны шатланып каршы алды. 41 Шулчак гыйбадәтханә башлыгы Яһир, Гайсә каршына килеп, аякларына егылды да, ялынып-ялварып, үзенең өенә чакырды, 42 чөнки унике яшьләр тирәсендәге бердәнбер кызы үлем хәлендә ята икән. Яһирның өенә барган чакта, Гайсәне һәр яктан кысрыклап, бик күп халык иярде. 43 Арада унике ел дәвамында кан килүдән газапланган бер хатын да бар иде. Бөтен байлыгын табибларга сарыф итсә дә, аны беркем савыктыра алмаган. 44 Шул хатын, арттан килеп, Гайсәнең өс киеменең чабуына орынды – һәм кан килү шундук туктады. 45 Гайсә шунда: – Кем кагылды Миңа? – дип сорады. Барысы да инкяр иттеләр. Петер: – Остаз! Халык Сине урап алган, бар яктан кысрыклыйлар! – диде. 46 Ләкин Гайсә: – Кемдер Миңа орынды, Мин Үземнән көч китүен сиздем, – диде. 47 Шулчак теге хатын, яшеренеп кала алмаячагын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килде дә, Аның алдына егылып, ни өчен кагылуын һәм ничек итеп шундук савыгуын бөтен халык алдында сөйләп бирде. 48 Гайсә аңа: – Кызым, сине ышануың савыктырды! Имин йөр, – диде. 49 Гайсә шул сүзләрне әйтеп бетерергә өлгермәде – гыйбадәтханә башлыгының өеннән килгән бер кеше: – Кызың вафат, Остазны борчыма инде, – диде. 50 Әмма Гайсә, аның сүзләрен ишетеп, Яһирга: – Курыкма, тик ышан гына, һәм кызың савыгачак, – диде. 51 Яһирның өенә килеп җиткәч, Петер, Яхъя, Ягъкуб һәм кызның ата-анасыннан башка берәүгә дә Гайсә Үзе белән керергә рөхсәт итмәде. 52 Барысы да елый, кыз өчен хәсрәтләнә иде. Әмма Гайсә: – Еламагыз, үлмәгән ул, бары йоклый гына, – диде. 53 Кешеләр Аңардан көләргә тотындылар, чөнки кызның үлүен беләләр иде. 54 Гайсә кызның кулыннан тотты да, тавышын күтәрә төшеп: – Балам, тор, – диде. 55 Кызга җан керде, һәм ул шундук урыныннан торды. Гайсә исә кызга ашарга бирергә кушты. 56 Кызның ата-анасы хәйран калды. Ә Гайсә аларга бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәскә кушты. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia