Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -


Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 7 - Изге Язма


Йөзбашының авыру хезмәтчесен савыктыру

1 Халыкка җиткерәсе сүзләрен сөйләп бетергәннән соң, Гайсә Кәпәрнаумга килде.

2 Бер йөзбашының бик ихтирам иткән хезмәтчесе, авырып китеп, үлем хәлендә ята икән.

3 Гайсә турында ишеткәч, йөзбашы «Килеп, хезмәтчемне коткарсын иде» дигән үтенеч белән яһүдиләрнең өлкәннәрен Гайсә янына җибәрде.

4-5 Гайсә янына килгәч, алар: – Ул йөзбашы Синең ярдәмеңә лаек, чөнки безнең халыкны ярата. Гыйбадәтханәне дә безгә ул салдырды, – дип, чын күңелдән ялвардылар.

6 Шуннан Гайсә алар белән китте. Йөзбашының өенә җитәргә аз гына калгач, йөзбашы, Гайсәгә шушы сүзләрне әйтергә дип, дусларын җибәрде: – Мәшәкатьләнмә, Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә мин лаек түгелмен.

7 Шуңа күрә Синең каршыңа барырга да үземне лаеклы дип санамадым. Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгачак.

8 Мин үзем дә буйсынудагы кешемен, үземнең дә кул астымда гаскәриләр бар. Аларның берәрсенә: «Кит», – дисәм, китә. Икенчесенә: «Кил», – дисәм, килә. Хезмәтчемә: «Моны эшлә», – дисәм, эшли.

9 Бу сүзләрне ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм, борылып, Үзе артыннан ияреп баручы халыкка: – Мин сезгә шуны әйтәм: хәтта Исраилдә дә мондый ышануны күрмәгән идем, – диде.

10 Гозер белән килүчеләр, әйләнеп кайтып, авыру хезмәтченең савыккан булуын күрделәр.


Тол хатынның үлгән углын терелтү

11 Озак та үтмәстән Гайсә Наин дип аталган шәһәргә китте. Аның артыннан шәкертләре һәм бик күп халык ияреп барды.

12 Гайсә шәһәр капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән бер мәетне күтәреп чыгып баралар иде. Бер тол хатынның бердәнбер углы үлгән икән. Хатын белән бергә күп кенә кешеләр чыгып килә иде.

13 Хаким Гайсә, хатынны күреп, бик кызганды. – Елама, – диде Ул аңа.

14 Аннары Гайсә, алар янына килеп, табутка кулын тидерде. Табутны күтәреп баручылар туктадылар, һәм Гайсә: – Егет, сиңа әйтәм, тор! – диде.

15 Үлгән егет торып утырды һәм сөйләшә башлады. Шулай итеп, Гайсә аны анасына кайтарып бирде.

16 Барысы курка калдылар һәм Аллаһыны данладылар. – Безнең арадан бөек Пәйгамбәр чыкты. Аллаһы Үз халкына ярдәмгә килде, – диделәр.

17 Гайсә хакындагы хәбәр бөтен яһүдиләр иленә һәм әйләнә-тирәгә таралды.


Гайсәнең Яхъяга биргән җавабы

18-19 Чумдыручы Яхъяның шәкертләре бу хәлләрнең барысы хакында остазларына сөйләделәр. Ул: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтикме?» – дип сорарга Хаким Гайсә янына ике шәкертен җибәрде.

20 Гайсә янына килгәч, алар: – Чумдыручы Яхъя Синнән: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтикме?» – дип сорарга җибәрде, – диделәр.

21 Ул вакытта Гайсә күпләрне сырхаулардан, көчле авырулардан, явыз рухлардан савыктырган һәм күп сукырларны күзле иткән иде.

22 Яхъяның хәбәрчеләренә Гайсә болай дип җавап бирде: – Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә.

23 Минем хакта кем шикләнми, шул бәхетле.

24 Яхъяның хәбәрчеләре киткәч, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйли башлады: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлә торган камышны карарга дипме?

25 Нәрсә карарга бардыгыз инде сез? Купшы киемнәр кигән кешенеме? Ә бит кыйммәтле киемнәргә киенүчеләр һәм зиннәттә яшәүчеләр – патша сарайларында.

26 Ул чакта нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм, ул пәйгамбәрдән дә бөегрәк!

27 Изге язмада: «Менә, Мин алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, Синең алдыңнан ул юл әзерләр», – дип язылган сүзләр аның турында.

28 Мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кыз тудырган кешеләр арасында Яхъядан бөегрәк берәү дә юк. Шуңа карамастан Аллаһы Патшалыгында иң кечесе дип хисапланучы да аңардан бөегрәк, – диде Гайсә.

29 Бу сүзләрне ишеткән бар халык, хәтта салым җыючылар да Аллаһы юлын хак дип таныдылар, чөнки алар Яхъя янында суга чумдыру йоласын үтәгән иделәр.

30 Ләкин фарисейлар һәм канун белгечләре, Аллаһы ихтыярына каршы килеп, Яхъя тарафыннан суга чумдырылырга теләмәделәр.

31 – Бүгенге буынны кемгә тиңләп була, кемгә охшаган алар? – дип сүзен дәвам итте Гайсә. –

32 «Без сезгә күңелле көйләр уйнадык, ә сез биемәдегез. Без кайгылы җырлар җырладык, ә сез еламадыгыз», – дип, базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларга охшый алар.

33 Чумдыручы Яхъя килде; ул икмәк тә ашамый, шәраб та эчми. Ә сез: «Аңа җен кагылган», – дисез.

34 Адәм Углы килде. Ул ашый да, эчә дә, ә сез: «Күрегезче, менә бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһлыларның дусты», – дисез.

35 Ә Аллаһының Зирәклеге барлык балалары тарафыннан хак дип исбат ителә.


Гөнаһлы хатынның Гайсә аякларын майлавы

36 Фарисейларның берсе Гайсәне ашка чакырды. Гайсә, фарисейның өенә кереп, табын янына утырды.

37 Әлеге шәһәрдә яшәүче гөнаһлы бер хатын, Гайсәнең фарисей өендә ашап утыруын белеп, алебастр савытка салынган хуш исле май алды да шул йортка килде.

38 Ул Гайсә артында елап басып торды, күз яшьләре Аның аякларын чылатты. Хатын, Гайсәнең аякларына тамган күз яшьләрен үзенең чәчләре белән сөртеп, Аның аякларын, үбә-үбә, хуш исле май белән майлады.

39 Гайсәне ашка чакырган фарисей, моны күреп: «Әгәр Ул пәйгамбәр булса, Үзенә орынган хатынның кем икәнен белер иде. Ул бит – гөнаһлы хатын», – дип уйлады.

40 Гайсә аңа: – Шимун! Мин сиңа бер нәрсә әйтергә телим, – диде. – Әйт, Остаз, – диде фарисей.

41 – Әҗәткә биреп торган берәүгә ике кешенең бурычы бар икән: берсенеке – биш йөз динар, ә икенчесенеке – илле динар.

42 Ләкин алар бурычларын түли алмаганга, ул икесен дә бәхилләгән. Ничек уйлыйсың, аларның кайсысы аны күбрәк яратыр?

43 – Зуррак бурычы кичерелгәне, дип фараз кылам, – диде Шимун. Гайсә аңа: – Син дөрес уйлыйсың, – диде.

44 Аннары, хатынга таба борылып, Шимунга болай диде: – Бу хатынны күрәсеңме? Мин өеңә килдем, ә син аяк юарга су бирмәдең. Ә бу хатын аякларымны күз яшьләре белән чылатты, чәчләре белән сөртте.

45 Син Мине үпмәдең, ә ул, Мин монда килгәннән бирле, аякларымны үбүдән туктамый.

46 Син Минем башыма май сөртмәдең, ә ул аякларымны хуш исле май белән майлады.

47 Мин әйтермен ни өчен икәнен: аның гөнаһлары күп иде, һәм алар кичерелде, шуңа күрә аның мәхәббәте зур. Ә кемгә аз кичерелә, ул аз ярата.

48 Хатынга исә Гайсә: – Гөнаһларың кичерелде, – диде.

49 Табын янында утыручылар бер-берсе белән: – Кем Ул? Ул хәтта гөнаһларны да кичерә! – дип гәпләштеләр.

50 Гайсә исә хатынга: – Ышануың сине коткарды, имин йөр, – диде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan