Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -


Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 5 - Изге Язма


Гайсәнең беренче шәкертләре

1 Беркөнне Геннисарет күле буена җыелган халык, Аллаһы сүзен тыңларга теләп, Гайсәне төрле яклап кысрыклый башлады.

2 Шунда Ул яр буендагы ике көймәне күрде. Балыкчылар, әлеге көймәләрдән чыгып, ятьмәләрен юа иде.

3 Гайсә көймәләрнең берсенә керде дә (ул көймә Шимунныкы иде) ярдан бераз арырак китәргә сорады һәм көймәдә утырган килеш халыкка гыйлем бирергә кереште.

4 Сүзен тәмамлагач, Ул: – Шимун, тирәнрәк урынга китеп, ятьмәләрегезне салыгыз, – диде.

5 Шимун Аңа: – Остаз! Без төн буе тырыштык, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Шулай да, Син кушасың икән, ятьмәне салам, – дип җавап бирде.

6 Шулай эшләделәр, һәм аларга бик күп балык эләкте, хәтта ятьмәләре ертыла башлады.

7 Шуннан балыкчылар, икенче көймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырдылар. Тегеләре килгәч, бергәләп ике көймәне дә шыгрым тутырдылар, көймәләре аздан гына батмый калды.

8 Шимун Петер, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды да: – Хакимем, кит янымнан, мин гөнаһлы кешемен! – диде.

9 Ул да, аның белән булган кешеләр дә, тотылган балыкның күплегенә гаҗәпләнеп, куркып калдылар.

10 Шулай ук Шимунның иптәшләре – Зебедәй угыллары Ягъкуб белән Яхъя да хәйран калды. Гайсә Шимунга: – Курыкма, бүгеннән башлап, син кеше аулаучы булырсың, – диде.

11 Көймәләрен ярга тартып чыгаргач, алар, бөтен нәрсәләрен калдырып, Гайсәгә ияреп киттеләр.


Гайсәнең махаулыны савыктыруы

12 Гайсә бер шәһәрдә булганда, янына бөтен тәнен махау зәхмәте баскан бер кеше килде һәм, Гайсәне күргәч, йөзтүбән капланды да ялварып: – Әфәндем! Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең Син, – диде.

13 Гайсә, кулын сузып, аңа орынды һәм: – Әйе, телим. Тазарын! – диде, һәм әлеге кеше шундук махаудан арынды.

14 Гайсә аңа бу турыда беркемгә сөйләмәскә кушты. – Бар, руханига күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп Муса канунында таләп ителгән корбаныңны китер, – диде.

15 Әмма Гайсә турындагы хәбәр таралганнан-тарала гына барды. Аны тыңлар һәм чиреннән арыныр өчен, янына берөзлексез халык агылды.

16 Ә Гайсә, вакыт-вакыт аулак урыннарга китеп, дога кыла иде.


Гайсәнең паралич суккан кешене савыктыруы

17 Беркөнне, Гайсә халыкка гыйлем биргән вакытта, Гәлиләянең һәм Яһүдиянең барлык авылларыннан, Иерусалимнән килгән фарисейлар һәм канун укытучылары да шунда утыра иделәр. Раббының кодрәте Аның белән иде, һәм Ул авыруларны савыктырды.

18 Берничә ир-ат паралич суккан берәүне ятагы белән күтәреп алып килделәр һәм аны, Гайсә каршына кертеп яткырыр өчен, өйгә алып кермәкче булдылар.

19 Ләкин халык арасыннан үтә алмаганга күрә, өй түбәсенә менеп, чирәпне сүтеп алдылар да авыруны ятагы белән бергә Гайсәнең алдына төшерделәр.

20 Гайсә, аларның ышануларын күреп, теге кешегә: – Дустым, синең гөнаһларың кичерелде, – диде.

21 Канун белгечләре һәм фарисейлар: – Көфер сүз сөйләүче бу Кеше – Кем ул? Гөнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә алсын?! – диештеләр.

22 Гайсә, аларның уйларын белеп: – Ни өчен сез шулай уйлыйсыз? – диде. –

23 «Гөнаһларың кичерелде», – дип әйтү яисә: «Тор да йөреп кит!» – дип әйтү җиңелрәкме?

24 Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз. Шуннан Гайсә, паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп: – Сиңа әйтәм: тор да, ятагыңны алып, өеңә кайт! – диде.

25 Теге кеше шундук бөтенесенең күз алдында торды да, ятагын алып, Аллаһыны данлый-данлый өенә кайтып китте.

26 Барысы да, таң калып, Аллаһыны данладылар: – Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек, – диде һәммәсе, куркуга төшеп.


Гайсәнең Левине чакыруы

27 Шуннан Гайсә ул йорттан чыгып китте. Салым җыя торган урынга җиткәч, Ул шунда утырып торган Леви атлы салым җыючыны күрде. – Миңа ияр! – диде Ул аңа.

28 Леви торды да, бөтен эшен калдырып, Гайсә артыннан китте.

29 Аннары Леви үзенең өендә Гайсә хөрмәтенә зур мәҗлес җыйды. Кунаклар арасында салым җыючылар да, башка кешеләр дә күп иде.

30 Фарисейлар һәм аларның канун белгечләре, ачуланып, Гайсәнең шәкертләренә: – Ни өчен сез салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз? – диделәр.

31 Гайсә аларга: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк.

32 Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһлыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем, – дип җавап бирде.


Ураза тоту турындагы сораулар

33 Шуннан алар Гайсәгә: – Яхъяның да, фарисейларның да шәкертләре еш кына ураза тота һәм дога кылалар, ә Синекеләр ашыйлар, эчәләр, – диделәр.

34 Ул исә аларга: – Кияү әле яннарында чакта, туйдагы кунакларны ураза тотарга мәҗбүр итеп буламы?

35 Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чагында алар ураза тотарлар, – диде.

36 Ул аларга кинаяле бер хикәя сөйләде: – Берәү дә, яңа киемнән ямаулык кисеп алып, иске киемне ямамый, югыйсә яңасы да бозыла, иске киемгә дә яңа тукымадан салынган ямаулык бармый.

37 Берәү дә яңа шәрабны иске турсыкка салмый, чөнки яңа шәраб турсыкны тишәр һәм шәраб та агып бетәр, турсык та әрәм булыр.

38 Киресенчә, яңа шәраб яңа турсыкка салынырга тиеш.

39 Беркем дә, иске шәрабны эчкәннән соң, яңасын эчәргә теләмәс, «Искесе яхшырак шул», – дияр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan