Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -


Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 4 - Изге Язма


Гайсәнең иблис тарафыннан вәсвәсәгә салынуы

1 Изге Рух белән сугарылган Гайсә Үрдүн буеннан чүлгә китте, һәм Рух Аны чүл буйлап йөртте.

2 Гайсә, чүлдә кырык көн булып, иблис тарафыннан вәсвәсәгә салынды. Ул бернәрсә ашамады һәм соңгы көннәрендә бик ачыкты.

3 Шунда иблис Аңа: – Әгәр син Аллаһы Углы булсаң, бу ташка боер, икмәккә әйләнсен! – диде.

4 Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – Изге язмада: «Кеше икмәк белән генә яшәми», – дип әйтелгән.

5 Шуннан соң иблис Гайсәне югарыга алып менде һәм мизгел эчендә Аңа галәмдәге барлык патшалыкларны күрсәтте.

6 – Шушы патшалыкларның барысы өстеннән хакимлекне һәм аларның данын сиңа тапшырам, – диде Аңа иблис, – чөнки аларның барысы миңа бирелгән, һәм мин аларны кемгә теләсәм, шуңа бирә алам.

7 Шулай итеп, миңа табынсаң, барысы да Синеке булыр.

8 Моңа каршы Гайсә болай дип җавап бирде: – Изге язмада: «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит», – дип әйтелгән.

9 Шуннан соң иблис Гайсәне Иерусалимгә алып китте. Ул Аны Аллаһы йортының иң биек урынына китереп бастырды да: – Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, шушы урыннан түбәнгә ташлан.

10 Изге язмада: «Ул Үзенең фәрештәләренә Синең хакта кайгыртырга әмер бирер.

11 Алар Сине кулларына күтәреп алырлар, аякларың ташка абынмас», – дип язылган бит, – диде.

12 Гайсә аңа җавап бирде: – Изге язмада: «Раббы Аллаңны сынама», – дип язылган.

13 Иблис исә, барча вәсвәсәләрен тәмамлаганнан соң, икенче бер уңайлы вакытка кадәр Аның яныннан китте.

14 Рухның кодрәте белән сугарылган Гайсә Гәлиләягә кайтты. Аның хакындагы хәбәр бөтен тирә-якка таралды.

15 Ул гыйбадәтханәләрдә халыкка гыйлем бирде, һәм барысы Аңа дан-мактау яудырды.


Гайсәнең Насарада инкяр ителүе

16 Гайсә Үзе үскән шәһәргә – Насарага килде һәм, гадәттәгечә, шимбә көнне гыйбадәтханәгә керде. Изге язманы укырга дип урыныннан торгач,

17 Аңа Ишагыйя пәйгамбәрнең язмасын бирделәр. Гайсә, кулъязма төргәген ачып, мондый сүзләр язылган урынны тапты:

18-19 «Раббының Рухы Минем өстә, чөнки Ул Мине, майлап, махсус эшкә сайлады. Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр җиткерергә, әсирләргә: Котылырсыз!», сукырларга: Күзегез ачылыр!» – дип белдерер, җәберләнгәннәрне – иреккә чыгарыр, Раббының шәфкать күрсәтү елы җиткәнне хәбәр итәр өчен җибәрде».

20 Гайсә төргәкне, җыеп, хезмәтчегә кайтарып бирде дә урынына утырды. Гыйбадәтханәдәгеләрнең күзләре Аңа текәлгән иде.

21 Ул аларга: – Бүген, сез Язманы тыңлаганда, бу сүзләр тормышка ашты, – диде.

22 Барысы да Гайсәне мактадылар һәм Аның мәрхәмәт тулы сүзләренә таң калып: – Йосыф углы түгелме соң бу? – диештеләр.

23 Гайсә аларга: – Сез Миңа, әлбәттә, «Табиб! Башта үзеңне дәвала» дигән мәкальне әйтерсез. Сез: «Кәпәрнаумда кылган эшләреңне ишеттек. Монда, Үз шәһәреңдә дә шуларны кабатла», – диярсез.

24 Хак сүз әйтәм сезгә: бер пәйгамбәрне дә үз илендә теләп кабул итмиләр, – диде. –

25 Бу чынлап та шулай: Ильяс пәйгамбәр заманында, өч ел ярымга күкләр ябылып, яңгыр яумады, һәм бөтен Исраил илендә зур ачлык булды. Исраилдә тол хатыннар күбәйде,

26 ләкин Ильяс аларның берсе янына да түгел, ә Сидун җирендәге Сарепат шәһәрендә яшәүче бер тол хатын янына җибәрелде.

27 Шулай ук Элиша пәйгамбәр заманында да Исраилдә махаулылар күп иде, әмма сүрияле Нагаманнан башка бер генә махаулы да тазарынмады.

28 Бу сүзләрне ишеткәч, гыйбадәтханәдәге халыкның бик нык ачуы чыкты.

29 Алар урыннарыннан тордылар да Гайсәне шәһәрдән көчләп алып чыктылар һәм, кыядан төртеп төшерергә уйлап, шәһәр салынган тауның читенә китереп бастырдылар.

30 Әмма Гайсә халык төркемен ерып узып китеп барды.


Гайсәнең җенне куып чыгаруы

31 Шуннан Гайсә Гәлиләя җирендәге Кәпәрнаум шәһәренә килде һәм шимбә көнне халыкка гыйлем бирде.

32 Гайсә сөйләгәннәргә барысы да хәйран калды, чөнки Ул хакимлеккә ия булган кеше сыман өйрәтте.

33 Гыйбадәтханәдә җен кагылган бер адәм бар иде. Әнә шул адәм кинәт кенә:

34 – Ә-ә, насаралы Гайсә, Сиңа бездән нәрсә кирәк?! Син безне һәлак итәр өчен килдеңме? Синең Кем икәнеңне беләм мин. Син – Аллаһының Изгесе, – дип бар көченә кычкырып җибәрде.

35 – Шым бул! Чык аңардан! – дип боерды Гайсә җенгә. Җен исә, бар халык алдында теге кешене егып ташлап, һичбер зыян китермичә аңардан чыгып китте.

36 Барысы, таң калып: – Бу нинди сүзләр икән? Явыз рухларга Ул көч вә кодрәт белән боерык бирә, һәм тегеләр чыгып китәләр, – диештеләр.

37 Аның хакында хәбәр бөтен тирә-якка таралды.


Шимун кайнанасының савыгуы

38 Гайсә гыйбадәтханәдән Шимун өенә китте. Шимунның кайнанасы, бик нык кызышып, авырып ята икән. Гайсәнең аңа ярдәм итүен үтенделәр.

39 Ул, хатын янына килеп, аңа таба иелде дә, әмер биреп, хатынның кызышуын туктатты. Шимунның кайнанасы шундук торып басты һәм аларга табын әзерли башлады.


Гайсәнең күпләрне савыктыруы

40 Төрле авырулардан газап чигүчеләрнең барысын да якыннары кояш баеган вакытта Гайсә янына алып килделәр. Ул, хаста кешеләрнең һәрберсенә куллары белән орынып, аларны савыктырды.

41 Шулай ук байтак кешедән: «Син – Аллаһы Углы», – дип кычкыра-кычкыра җеннәр дә чыкты. Әмма Гайсә җеннәрне сөйләүдән тыйды, чөнки алар Аның Мәсих икәнлеген белә иде.

42 Көн тууга Гайсә, өйдән чыгып, аулак урынга китте. Халык Аны эзләргә тотынды, тапкач исә, үз янында тоткарлап калырга тырышты.

43 Ләкин Ул аларга: – Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем, – диде.

44 Шулай итеп, Ул Яһүдия җирендәге гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сөйләп йөрүен дәвам итте.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan