Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 24 - Изге ЯзмаГайсә Мәсихнең үледән терелүе 1 Атнаның беренче көнендә хатын-кызлар, алдан әзерләгән хуш исле майларын алып, иртән иртүк мәгарә янына килделәр 2 һәм күрделәр: кабер авызын томалаган ташны кемдер читкә тәгәрәткән. 3 Эчкә кергәч исә, Хаким Гайсәнең җәсәден тапмадылар. 4 Бу хәлгә аптырашып торган вакытта, кинәт алар алдында ялтыравыклы киемнән ике ир кеше пәйда булды. 5 Хатыннар, куркып, җиргә текәлделәр. Әлеге кешеләр аларга: – Нигә сез тере Затны үлеләр арасыннан эзлисез? – диделәр. – 6 Юк Ул монда: Ул үледән терелде. Гәлиләядә чагында сезгә әйткән сүзләрен исегезгә төшерегез: 7 «Адәм Углы гөнаһлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга һәм өченче көндә үледән терелергә тиеш», – дигән иде Ул сезгә. 8 Шунда Гайсәнең сүзләре аларның исенә төште. 9 Кабер яныннан кайтканнан соң, бу хәл хакында алар унбер шәкерткә һәм башкаларга хәбәр иттеләр. 10 Рәсүлләргә бу хакта магдалалы Мәрьям, Йохана, Ягъкуб анасы Мәрьям, шулай ук алар белән булган башка хатыннар да сөйләде. 11 Әмма хатын-кызларның сүзләре рәсүлләргә буш нәрсә кебек тоелды, һәм алар моңа ышанмадылар. 12 Ләкин Петер кабер янына торып йөгерде һәм, иелеп мәгарә эченә караганнан соң, кәфенлекне генә күрде. Шушы хәлгә бик гаҗәпләнеп, ул өенә кайтты. Эммаус юлында 13 Шул ук көнне Гайсәнең ике шәкерте Иерусалимнән унбер чакрымдагы Эммаус авылына барырга чыкты. 14 Алар булып узган шушы вакыйгалар хакында сөйләшеп бардылар. 15 Шулай гәпләшеп, фикер алышып атлаган чакта, Гайсә Үзе, алар янына килеп, рәттән бара башлады. 16 Әмма шәкертләрнең күзләре томаланган кебек булганга, алар Аны танымадылар. 17 Ул исә алардан: – Нәрсә хакында гәпләшеп барасыз сез? – дип сорады. Алар, йөзләре караңгыланып, туктап калдылар. 18 Шәкертләрнең берсе – Клеопас атлысы – Аңа: – Шушы көннәрдә Иерусалимдә ниләр булганын шәһәргә килүчеләрдән бары Син генә белмисеңдер, – диде. 19 Ул алардан: – Нәрсә булганын? – дип сорады. Шәкертләр Аңа: – Насаралы Гайсә белән булган хәлне, – дип җавап бирделәр. – Ул Аллаһы алдында һәм бөтен халык алдында эштә дә, сүздә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде. 20 Әмма безнең баш руханилар һәм башлыклар, Аңа үлем җәзасы бирер өчен, хөкем кулына тапшырдылар, аннары Аны хачка кадакладылар. 21 Ә без «Исраилне азат итәргә тиешле Кеше – Ул булыр» дип өметләнгән идек. Шуның өстенә менә тагын ниләр булды: ул вакыйгадан соң инде менә өченче көн китте, һәм 22 арабыздан берничә хатын безне таң калдырды: алар иртүк кабер янына барганнар, 23 әмма Аның җәсәден тапмаганнар. Шунда каршыларында фәрештәләрнең пәйда булуын һәм «Ул – тере!» дип әйтүен кайтып сөйләделәр. 24 Аннары арабыздан кайберәүләр, кабер янына барып, хатыннар сүзенең дөреслеген күрделәр; Гайсә кабердә юк иде. 25 Шунда Гайсә аларга: – И-и аңсызлар, пәйгамбәрләрнең барлык сүзләренә сез шундый авырлык белән ышанасыз! 26 Үзенең шөһрәтенә ирешкәнче, Мәсих шулай газап чигәргә тиеш түгел идемени? – диде. 27 Шуннан Ул, Муса пәйгамбәр һәм барча пәйгамбәрләрдән башлап, барлык Язмаларда Үзе хакында әйтелгәнне аңлатып бирде. 28 Алар үзләре барасы авылга якынлаштылар, ә Гайсә Үз юлын дәвам итәргә теләгән кебек итте. 29 Әмма алар: – Инде кич якынлашып килә, безнең белән кал, – дип, Аны күндерделәр, һәм Ул алар белән өйгә керде. 30 Бөтенесе бергә өстәл янына ашарга утыргач, Ул, кулына икмәк алып шөкрана кылганнан соң, шәкертләргә сындырып бирде. 31 Шулчак аларның күзләре ачылып киткәндәй булды, һәм шәкертләр Гайсәне танып алдылар; әмма Ул аларга күренмәс булды. 32 Алар бер-берсенә: – Безнең белән юлда сөйләшеп барганда һәм Изге язманың мәгънәсен аңлатканда, күңелләребез күтәрелеп китте түгелме соң? – диештеләр. 33 Шуннан алар тордылар да Иерусалимгә әйләнеп кайттылар. Анда унбер шәкерт һәм алар белән башка кешеләр җыелган булып: 34 – Хакимебез, чыннан да, үледән терелде һәм Шимунга күренде, – дип сөйләшеп тора иделәр. 35 Әлеге ике шәкерт тә юлда булган вакыйганы һәм икмәк сындырган чакта Гайсәне ничек итеп танып алулары хакында сөйләп бирделәр. Гайсәнең шәкертләргә күренүе 36 Алар шушы хакта сөйләп торганда, Гайсә Үзе аларның уртасында пәйда булып: – Иминлек сезгә! – диде. 37 Алар, өрәктер бу дип уйлап, куркудан катып калдылар. 38 Ләкин Ул аларга: – Нигә каушап калдыгыз? Нигә күңелегезгә шундый шик керә? – диде. – 39 Кулларыма һәм аякларыма карагыз – Мин бу. Орынып карагыз Миңа; өрәкнең тән-бәдәне һәм сөяге булмый, ә Миндә, күргәнегезчә, бар. 40 Шул сүзләр белән Ул аларга кул-аякларын күрсәтте. 41 Тегеләр шатлыктан һәм гаҗәпләнүдән һаман ышанмый торганда, Ул алардан: – Сезнең ашарга берәр нәрсәгез бармы? – дип сорады. 42 Алар Аңа бер кисәк пешкән балык бирделәр. 43 Ул, балыкны алып, аларның күз алларында ашады. 44 Аннан соң Гайсә аларга: – Сезнең янда чакта Мин нәкъ менә шушы турыда сөйләдем: Муса канунында, пәйгамбәрләрнең язмаларында һәм Зәбурда Минем хакта әйтелгәннәрнең барысы да гамәлгә ашырга тиеш, – диде. 45 Аннары Ул, Изге язманы аңлар өчен аларның зиһеннәрен ачып: 46 – Изге язмада болай диелгән: Мәсих газап чигәргә, өченче көндә үледән терелергә, 47 шулай ук тәүбәгә килү һәм гөнаһларның кичерелүе турындагы хәбәр Иерусалимнән башлап барча халыкларга Аның исеменнән вәгазь кылынырга тиеш, – диде. – 48 Сез шушы хәлләрнең шаһитыдыр. 49 Мин сезгә Атам вәгъдә иткәнне җибәрермен; сез исә, югарыдан кодрәт алганчы, шәһәрдә калыгыз. Гайсәнең күккә ашуы 50 Шуннан Гайсә, шәкертләрен шәһәрдән алып чыгып, Бәйт-Әниягә чаклы алар белән барды һәм, кулларын күтәреп, аларга фатихасын күндерде. 51 Шул рәвешле фатихасын күндереп торган чакта, Ул алардан ерагая башлады да күккә алынды. 52 Шәкертләр Аңа сәҗдә кылдылар, аннары, сөенә-сөенә, Иерусалимгә кайттылар. 53 Аллаһыны данлап, алар һәрчак Аллаһы йортында булдылар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia