Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 20 - Изге ЯзмаГайсәгә бирелгән хокук һәм вәкаләт турында сорау 1 Көннәрдән беркөнне Аллаһы йортында, Яхшы хәбәрне бәян итеп, халыкка гыйлем биргән вакытта, Гайсә янына өлкәннәр белән бергә баш руханилар вә канун белгечләре килделәр һәм: 2 – Әйт әле безгә, бу эшләрне кылырга Сиңа кем хокук бирде, андый вәкаләт Синдә кемнән? – дип сорадылар. 3 Аларга җавап итеп, Ул: – Мин дә сезгә бер сорау бирәм, әйтегез әле: 4 Суга чумдыру хокукы Яхъяга күктән бирелгәнме әллә кешеләрдәнме? – дип сорады. 5 Тегеләр: – «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни өчен Яхъяга ышанмадыгыз?» – дияр. 6 Ә инде: «Кешеләрдән», – дип әйтсәк, халык безне таш атып үтерер, чөнки алар Яхъяның пәйгамбәр булуына ышана, – дип үзара фикерләштеләр дә, – 7 кайдан икәнен белмибез, – дип җавап бирделәр. 8 Гайсә аларга: – Алай булгач, Мин дә сезгә боларны эшләргә кем хокук биргәнне әйтмим, – диде. Йөзем үстерүче явызлар хакында гыйбрәтле хикәя 9 Шуннан соң Ул халыкка менә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде: – Бер кеше йөзем бакчасы утырткан һәм аны йөзем үстерүчеләргә куллану өчен биреп, озак елларга чит якларга китеп барган. 10 Уңыш җыяр вакыт җиткәч, ул, үзенә тиешле өлешне бирсеннәр дип, хезмәтчесен йөзем үстерүчеләр янына озаткан; ләкин йөзем үстерүчеләр аны, кыйнап, буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. 11 Аннары ул икенче хезмәтчесен юллаган; ләкин аны да, кыйнап һәм мыскыл итеп, бернәрсәсез кайтарып җибәргәннәр. 12 Ул өченче хезмәтчесен юллаган; ләкин аны да яралап куып чыгарганнар. 13 Шуннан йөзем бакчасының хуҗасы болай дип уйлаган: «Инде нәрсә эшләргә? Сөекле углымны җибәрим әле, бәлки аңа хөрмәт күрсәтерләр». 14 Әмма йөзем үстерүчеләр, аны күргәч, үзара: «Варис бит бу! Әйдәгез, үтерик аны, һәм аңа каласы мирас милке безнеке булыр», – дип киңәшләшкәннәр дә 15 бакчадан чыгарып атып үтергәннәр. Инде йөзем бакчасының хуҗасы алар белән ни эшләр? 16 Ул, әйләнеп кайтып, йөзем үстерүчеләрне үтерер дә йөзем бакчасын башкаларга бирер. Моны тыңлаучылар исә: – Алай була күрмәсен! – диештеләр. 17 Әмма Гайсә, аларның күзенә туры карап: – Изге язмада: «Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде», – дип язылганнар алайса нәрсә аңлата соң? – дип сорады. – 18 Бу ташка абынган һәркем чәлпәрәмә киләчәк; таш кемнең дә булса өстенә төшсә, сытачак. 19 Баш руханилар һәм канун белгечләре, әлеге гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, Аны шундук кулга алырга теләделәр, әмма халыктан куркып туктап калдылар. Кайсарныкын – кайсарга 20 Шуннан алар, Гайсә артыннан күзәтә башлап, янына үз адәмнәрен җибәрделәр. Гайсәне идарәче кулына, аның хөкеменә тотып бирү өчен, үзләрен ихлас күңелле итеп күрсәткән булып, Аңардан бәйләнерлек берәр сүз әйттерергә тырыштылар. 21 – Остаз! – диде алар. – Без сүзләреңнең һәм Син биргән гыйлемнең хаклыгын, кешене кешедән аермавыңны, хакыйкать кушканча Аллаһы юлына өйрәтүеңне беләбез. 22 Әйт әле безгә шуны: кайсарга салым түләргә рөхсәт ителәме безгә әллә юкмы? 23 Гайсә, аларның мәкерле ниятләрен сизеп: 24 – Миңа бер динарлык тәңкә күрсәтегез әле. Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – диде. – Кайсарныкы, – дип җавап бирде тегеләр. 25 – Шулай булгач, кайсарныкын – кайсарга, Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде Гайсә. 26 Гайсәнең халык алдында сөйләгән сүзләрендә алар бәйләнерлек бернәрсә дә таба алмадылар һәм, Аның җавабына хәйран калып, тынып калдылар. Үледән терелү турындагы сорау 27 Аннары Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлардан берничәсе килеп, Аңа болай диде: 28 – Остаз! Канунда Муса безгә: «Әгәр берәүнең ир туганы үлеп китеп, хатыны баласыз калса, шул кеше әлеге тол хатынны үзенә алсын, бертуган кардәшенең нәселен дәвам иттерсен», – дип язган. 29 Шуннан килеп, бертуган җиде ир кардәш бар иде. Шуларның беренчесе, хатын алып, балалары булмыйча үлеп киткән. 30 Ул хатынга икенчесе дә, 31 өченчесе дә, шул рәвешле, җидесе дә өйләнгәннәр, әмма барысы да бала калдырмыйча үлеп киткәннәр. 32 Ахырда хатын да дөнья куйган. 33 Шулай булгач, үлеләр терелгән вакытта, ул кайсысының хатыны булачак соң? Җидесе дә аның ире булган бит! 34 Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Бу дөнья кешеләре өйләнәләр дә, кияүгә дә чыгалар. 35 Ә инде үледән терелергә һәм киләчәк дөньяда яшәргә лаек булганнар өйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар. 36 Алар инде үлә дә алмаячаклар, чөнки фәрештәләр сыман булырлар. Алар Аллаһы балаларыдыр, чөнки Аллаһы аларны үледән терелтте. 37 Ә инде янып торган күгән куагы турында сөйләгәндә, Муса үзе дә, Раббыны «Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы» дип атап, үлеләрнең терелүен күрсәткән. 38 Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, Ул тереләрнеке, Аның өчен барысы да тере бит. 39 Канун белгечләренең кайберләре бу сүзләргә каршы: – Остаз! Яхшы әйттең, – диде. 40 Шуннан соң алар Гайсәдән бернәрсә турында да сорарга батырчылык итмәделәр. Мәсих һәм Давыт 41 Аннары Гайсә аларга болай диде: – Ни өчен кешеләр: «Мәсих – Давыт Углы», – дип әйтә? 42-43 Зәбур китабында бит Давыт үзе әйтә: «Раббы минем Хакимемә: „Дошманнарыңны Синең аяк астына баскыч басмасы итеп түндергәнче, Минем уң ягымда утыр“, – ди». 44 Димәк ки, Мәсихне Давыт «Хакимем» дип атый. Алай икән, Мәсих ничек итеп Давытның Углы була алсын? Гайсәнең канун белгечләре турында искәртеп куюы 45 Бар халык Гайсә сөйләгәннәрне тыңлап торган чакта, Ул, шәкертләренә төбәп, болай диде: 46 – Өсләренә озын киемнәр киеп, мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне, гыйбадәтханәләрдә – дәрәҗәле урыннарда, мәҗлесләрдә түрдә утыруны сөюче канун белгечләреннән сак булыгыз! 47 Алар, хәйләләп, тол хатыннарның йортларын тартып алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар. Андыйларны иң каты хөкем көтәдер. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia