Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 2 - Изге ЯзмаГайсәнең тууы 1 Шул көннәрдә Рим кайсары Август үз кул астындагы барлык җирләрдә халык санын исәпкә алырга фәрман бирде. 2 Халык санын исәпкә алу беренче тапкыр уздырылып, Сүрия өлкәсе белән ул заманда Квирини идарә итә иде. 3 Теркәлү өчен, һәркем үз нәселенең шәһәренә кайтырга тиеш иде. 4 Давыт нәселеннән булганга күрә, Йосыф та Гәлиләядәге Насара шәһәреннән Яһүдиягә, Давыт шәһәре саналган Бәйт-Лехемгә китте. 5 Исемлеккә теркәлер өчен, Йосыф үзенә ярәшелгән Мәрьям белән бергә барды. Бу вакытта Мәрьям авырлы иде. 6 Бәйт-Лехемдә чакта Мәрьямнең бала табар вакыты җитте. 7 Мәрьям үзенең беренче Баласын – Ир Бала тапты. Ул Аны биләде дә утлыкка салды, чөнки аларга кунак йортында урын табылмады. Көтүчеләр һәм фәрештәләр 8 Әлеге төндә шул тирәдә берничә көтүче кырда сарыкларын саклый иде. 9 Кинәт кенә алар каршында Раббы фәрештәсе пәйда булып, әйләнә-тирә Раббы шөһрәтеннән балкып китте. Көтүчеләр бик нык курыктылар. 10 Фәрештә исә аларга: – Курыкмагыз! Мин сезгә куанычлы хәбәр – бөтен халык өчен зур шатлык алып килдем, – диде. – 11 Бүген Давыт шәһәрендә сезнең Коткаручыгыз – Мәсих, Хаким туды! 12 Сезгә менә шундый билге: утлыкта яткан биләүле Баланы күрерсез. 13 Кинәт фәрештә янында күк гаскәре – күп санлы фәрештәләр күренде, һәм алар: 14 «Күкләрдәге Аллаһыга дан! Аллаһы илтифат күрсәткән кешеләргә җирдә иминлек булсын!» – дип Аллаһыны данладылар. 15 Фәрештәләр күккә күтәрелгәннән соң, көтүчеләр бер-берсенә: – Әйдәгез Бәйт-Лехемгә барыйк, анда ниләр булганны, Раббы әйткәннәрне күрик, – диделәр. 16 Алар, ашыгып, Бәйт-Лехемгә килделәр һәм анда Мәрьям белән Йосыфны, утлыкта яткан Баланы күрделәр. 17 Баланы күргәннән соң алар Аның хакында үзләренә әйтелгән сүзләрне башкаларга да сөйләделәр. 18 Көтүчеләр сөйләгәнне ишеткән кешеләрнең барысы хәйран калды. 19 Мәрьям исә боларның һәммәсен күңеленә салып куйды һәм шул хакта уйлап йөрде. 20 Ишеткән һәм күргән барлык нәрсәләр өчен Аллаһыны данлап һәм мактап, көтүчеләр үзләренең маллары янына кайттылар. Барысы да фәрештә әйткәнчә булды. Гайсәне Аллаһы йортына алып килү 21 Сигез көн үтеп, Баланы сөннәткә утырту вакыты җиткәч, Аңа Гайсә дигән исем куштылар. Әнкәсе Мәрьям авырга узганчы ук, Балага фәрештә әнә шул исемне кушкан иде. 22 Муса канунында әйтелгән пакьләнү көннәре тәмам булгач, Мәрьям белән Йосыф Баланы Раббы хозурына Иерусалимгә алып килделәр. 23 Чөнки Раббы канунында: «Ана карыныннан беренче булып туган һәр ир бала Раббыга багышланырга тиеш», – дип язылган. 24 Раббы кануны буенча алар шулай ук «ике урман күгәрченен яки ике бала күгәрченне» корбанга китерергә тиеш иде. Шимунның фатиха бирүе һәм аның пәйгамбәрлек сүзләре 25 Ул заманнарда Иерусалимдә Шимун исемле бер кеше бар иде. Исраилгә юаныч килүен көтеп яшәүче тәкъва һәм диндар бу адәм Изге Рух белән сугарылган иде. 26 Изге Рух аңа: «Раббы Мәсихен күрмичә үлмәссең», – дип әйткән була. 27 Изге Рух кушуы буенча әнә шул Шимун Аллаһы йортына килде. Канунда язылган йоланы башкару өчен, нарасый Гайсәнең ата-анасы Аны Аллаһы йортына алып килгәч, 28 Шимун сабый Баланы кулларына алды һәм, Аллаһыны данлап: 29 «И-и Хөкемдар, вәгъдәңне Син үтәдең, иминлектә җибәрәсең колыңны, 30-32 чөнки барча халыклар каршында Син әзерләгән котылуны, мәҗүсиләрнең күзен ачасы яктылыкны, халкың Исраилгә киләчәк данны күрдем», – диде. 33 Гайсәнең атасы һәм анасы Шимунның Бала хакында әйткән сүзләрен гаҗәпләнеп тыңлап тордылар. 34 Шимун аларны фатихалады һәм Баланың анасы Мәрьямгә: – Бу Бала Исраилдә күпләрнең егылуына һәм күтәрелүенә сәбәпче, Аллаһыдан килгән бер билге кебек булыр, ләкин күпләр аны кире кагар, 35 күпләрнең күңелендәге уй-фикерләре ачылыр. Синең үзеңнең дә күңелеңә кылыч белән кадаган кебек булыр, – диде. Хөннәнең Аллаһыга шөкрана кылуы 36 Аллаһы йортында Ашер ыругыннан Пенуил кызы Хөннә – шактый өлкән яшьтәге пәйгамбәр хатын бар иде. Кияүгә чыгып, ире белән җиде ел яшәгәннән соң 37 тол калган бу хатынга сиксән дүрт яшь иде. Ул, һәрвакыт ураза тотып һәм дога кылып, Аллаһы йортында көне-төне Аллаһы хезмәтендә иде. 38 Хөннә дә, шунда алар янына килеп, Аллаһыга шөкрана кылды һәм Иерусалимнең азат ителүен күз текәп көткән кешеләрнең барысына Бала хакында сөйләде. 39 Раббы кануны кушкан гамәлләрне тәмамлаганнан соң, Йосыф белән Мәрьям үзләре яшәгән шәһәргә, Гәлиләядәге Насарага әйләнеп кайттылар. 40 Бала исә үсә, ныгый, гакыл туплый бирде, һәм Аллаһының шәфкате Аның белән булды. Яшүсмер Гайсә Аллаһы йортында 41 Гайсәнең ата-анасы һәр елны Иерусалимгә Котылу бәйрәменә бара торган иде. 42 Гайсәгә унике яшь тулгач, алар гадәттәгечә Иерусалим шәһәренә бәйрәмгә килделәр. 43 Бәйрәм көннәре үткәч, Йосыф белән Мәрьям кайтыр юлга чыктылар. Яшүсмер Гайсә исә Иерусалимдә калган булып чыкты, ә ата-анасы бу турыда белмәде. 44 Алар Аны, башка юлчылар белән бергә барадыр, дип уйладылар. Бер көнлек юл үткәннән соң, Аны кардәшләре һәм таныш-белешләре арасыннан эзли башладылар 45 һәм, таба алмагач, кабат Иерусалимгә килделәр. 46 Өч көннән соң Аны Аллаһы йортында таптылар. Ул яһүди укытучылар арасында аларны тыңлап һәм сораулар биреп утыра иде. 47 Гайсәнең сүзләрен ишеткән һәркем Аның тирән акылына, биргән җавапларына хәйран калды. 48 Аны күреп, ата-анасы бик гаҗәпләнде. Әнисе Аңа: – Углым, ник алай эшләдең? Без әтиең белән Сине эзләдек, бик борчылдык, – диде. 49 Гайсә аларга: – Ни өчен сез мине эзлисез? Атам Йортында булырга тиешлегемне белмисезме әллә? – диде. 50 Ләкин алар Аның сүзләрен аңламадылар. 51 Гайсә алар белән бергә Насарага әйләнеп кайтты һәм ата-анасына карата бик итагатьле булды. Әнисе Мәрьям бу хәлләрнең барысын күңеленә салып куйды. 52 Гайсә исә үсте, акыл җыйды; һәм үскән саен, Аллаһының вә бәндәләрнең илтифатын ныграк казана барды. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia