Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 19 - Изге ЯзмаЗәкәйнең котылуы 1 Гайсә, Әрихәгә җитеп, шәһәр буйлап барганда, 2 салым җыючылар башлыгы Зәкәй атлы бер бай адәм, 3 Аның ниндирәк кеше икәнен бик тә күрәсе килеп, ләкин буе кыска булу сәбәпле халык арасыннан Аны һич күрә алмаганга, 4 йөгереп, алгарак узды да Гайсә үтәсе юл буенда үскән кыргый инҗир агачына менеп утырды. 5 Шул турыга җиткәч, Гайсә югары күтәрелеп карады да: – Зәкәй, төш тизрәк, бүген Мин синең өеңдә тукталырга тиешмен, – диде. 6 Теге тиз генә төште һәм Аны, шатланып, өендә кабул итте. 7 Бу хәлне күрүчеләрнең барысы: – Шул гөнаһлы адәмнең өенә кереп кунагы булды! – дип ризасызлык белдерде. 8 Зәкәй исә, торып, Хаким Гайсәгә: – Әфәндем! Милкемнең яртысын фәкыйрьләргә өләшәм, инде кемне дә булса алдаганмын икән, аңа дүртләтә кайтарып бирермен, – диде. 9 – Бүген шушы гаиләгә котылу килде – әлеге кеше дә Ибраһим нәселеннәндер. 10 Адәм Углы югалганны эзләп табар һәм коткарыр өчен килде бит. Хезмәтчеләргә бирелгән акчалар турында гыйбрәтле хикәя 11 Гайсә, сүзен дәвам итеп, боларны тыңлап торган халыкка тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде, чөнки Ул Иерусалимгә якын иде инде, һәм кешеләр, тиздән Аллаһы Патшалыгы күренергә тиеш, дип уйладылар. 12 Гайсә болай диде: – Затлы нәселдән булган бер кеше, патшалыкны кабул итү өчен, ерак илгә киткән. Аннары ул әйләнеп кайтырга тиеш булган. 13 Юлга чыкканчы, ул, ун хезмәтчесен чакырып, аларның һәрберсенә йөз динар акча биргән һәм: «Мин кайтканчы, шушы акчаларны табыш китерерлек итеп әйләнешкә кертегез», – дигән. 14 Ләкин ватандашлары, аны яратмау сәбәпле: «Безнең өстән патшалык итүеңне теләмибез», – дип, аның эзеннән илчеләр җибәргәннәр. 15 Теге, ерак илдә патшалыкны кабул итеп кабат үз иленә әйләнеп кайткач, акча биргән теге хезмәтчеләренең күпме табыш алуларын белү өчен, аларны үз янына чакырырга кушкан. 16 Беренчесе, килеп: «Хуҗам, син биргән акча ун тапкыр артыграк табыш китерде», – дигән. 17 Хуҗасы аңа: «Бик әйбәт, син – минем яхшы хезмәтчем. Кечкенә генә нәрсәдә ышанычлы булганың өчен, ун шәһәр синең кул астында булсын», – дигән. 18 Икенчесе, килеп: «Хуҗам, син биргән акча биш тапкыр артыграк табыш китерде», – дигән. 19 Хуҗасы аңа да: «Мин сине биш шәһәр өстеннән башлык итәрмен», – дигән. 20-21 Ә өченчесе, килеп, болай дигән: «Хуҗам, менә син биргән акча, синнән курыкканга, мин аны кулъяулыкка төреп саклап тоттым. Син кырыс кеше бит: үзең куймаган нәрсәне аласың, чәчмәгәнне урасың». 22 Хуҗасы аңа: «Әй яраксыз хезмәтче! Әйткән сүзләреңә карап, мин сиңа хөкем чыгарам. Минем кырыс булуымны, үзем куймаган нәрсәне алуымны, үзем чәчмәгәнне уруымны белгәч, 23 ни өчен соң мин биргән акчаны әйләнешкә кертмәдең? Шулай эшләсәң, кайткач, аңардан табыш алган булыр идем», – дигән. 24 Шуннан ул янындагыларга: «Акчаны аңардан алыгыз да ун тапкыр артыграк табыш алган хезмәтчегә бирегез», – дип әйткән. 25 Тегеләр аңа: «Хуҗам! Аның акчасы болай да ун тапкыр артыграк бит инде», – дигәннәр. 26 Ә ул аларга болай дип җавап биргән: «Сезгә әйтәм: кемдә бар булса, аңа тагын бирелер, ә кемдә юк икән, аның булган нәрсәсе дә тартып алыныр. 27 Ә инде үзләре өстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны монда китерегез һәм күз алдымда үтерегез». Гайсәнең тантана белән Иерусалимгә керүе 28 Шул сүзләрдән соң Гайсә Иерусалимгә таба юлын дәвам итте. 29-30 Зәйтүн-тау итәгендә урнашкан Бәйт-Фәги һәм Бәйт-Әния авылларына якынлашкач, Ул: – Каршыгыздагы авылга барыгыз; анда кергәч, моңарчы һичкем атланмаган, бәйдәге яшь ишәкне күрерсез; шуны, бәйдән ычкындырып, монда алып килегез, – дип, шәкертләренең икесен Үзеннән алдан җибәрде. 31 – Әгәр берәрсе сездән: «Нигә аны бәйдән ычкындырасыз?» – дип сораса, аңа: «Безнең Хуҗага кирәк ул», – дип әйтегез. 32 Ике шәкерт китте, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә булып чыкты. 33 Яшь ишәкне бәйдән ычкындырган вакытта, ишәкнең хуҗалары алардан: – Нигә сез ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорадылар. 34 Тегеләр исә: – Хуҗага кирәк ул, – дип җавап бирделәр. 35 Ишәкне Гайсә янына алып килделәр; өс киемнәрен ишәкнең сыртына салып, аның өстенә Гайсәне атландырдылар. 36 Гайсә ишәк өстендә барган чакта, кешеләр Аның юлына өс киемнәрен җәйделәр. 37-38 Ә инде Гайсә Зәйтүн тавыннан төшә торган юлга якынлашкач, Күп санлы шәкертләре, үзләре күргән барлык могҗизалар өчен шатланышып, кычкырып-кычкырып, Аллаһыга дан-мактау яудыра башладылар: «Раббы исеменнән килүче Патша мөбарәктер! Күкләрдә – тынычлык, югарыда дан-шөһрәт!» 39 Халык арасыннан кайбер фарисейлар шунда Гайсәгә: – Остаз! Шәкертләреңне тый! – диде. 40 Әмма аларга җавап итеп, Ул: – Сезгә шуны әйтәм: алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлаячак, – диде. Гайсәнең Иерусалим язмышын кайгыртып елавы 41 Иерусалимгә якынлашып, шәһәргә карашын ташлагач, аның язмышын кайгыртып, Гайсәнең күзләренә яшь килде. 42 – Ичмасам шушы көндә син тынычлык өчен ниләр кирәклеген белсәң иде! – диде Ул. – Әмма хәзергә синең күзләрең өчен бу яшерендер. 43 Синең өчен шундый көннәр килер, дошманнарың, әйләнә-тирәңә чокырлар казып, туфраклар өеп, сине чолгап алырлар һәм һәр тарафтан кысарлар. 44 Сине җимереп, халкыңны кырып бетерерләр, таш өстендә таш калдырмаслар, чөнки син яныңа Аллаһы килеп шәфкать күрсәткән вакытны белмәдең. Аллаһы йорты – дога кылу йорты 45 Аллаһы йортына кергәч, Гайсә андагы сатучыларны куып чыгара башлады. 46 – Изге язмада: «Минем Йортым дога кылу йорты булачак», – дип язылган, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез, – диде Ул. 47 Гайсә һәркөнне Аллаһы йортында гыйлем бирде. Ә баш руханилар, канун белгечләре һәм халык башлыклары Аны һәлак итү юлларын эзләделәр, 48 әмма бу эшне ничек башкарып чыгарга икәнен һич уйлап таба алмадылар, чөнки Гайсәнең һәр сүзен йотлыгып тыңлаган халык һәрчак Аның янында булды. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia