Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -


Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 15 - Изге Язма

1 Салым җыючыларның барчасы, гөнаһлылар, Гайсәне тыңлар өчен, янына җыелдылар.

2 Фарисейлар һәм канун белгечләре исә: – Бу Кеше гөнаһлыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар.


Югалган сарык турында гыйбрәтле хикәя

3 Шуннан Гайсә аларга әлеге гыйбрәтле хикәяне сөйләде:

4 – Әйтик, берегезнең йөз сарыгы булып, шуларның берсен ул югалтты, ди. Калган туксан тугыз сарыгын болында калдырып, шул югалганын тапканчы эзләмәсме әллә?

5 Ә инде тапкач, шатланып, аны җилкәсенә салып алып кайтыр.

6 Өенә кайткач исә, дусларын һәм күршеләрен чакырып: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки югалган сарыгымны таптым», – дияр.

7 Сезгә әйтәм: шул рәвешчә, тәүбәне хаҗәтсенмәгән туксан тугыз тәкъвага караганда гөнаһлы бер кешенең тәүбәгә килүенә күкләрдә күбрәк шатланырлар.


Югалган көмеш тәңкә турында гыйбрәтле хикәя

8 Яки ун көмеш тәңкәсе булып, шуларның берсен югалткан хатынны алыйк: шәм яндырып, идәннәрен себереп, шуны тапканчы җентекләп эзләмәсме әллә ул?! – дип сүзен дәвам итте Гайсә. –

9 Ә тапкач, үзенең дусларын һәм күршеләрен чакырып, аларга: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалткан акчамны таптым», – дияр.

10 Сезгә әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гөнаһлы өчен шулай шатланалар.


Читкә киткән угыл турында гыйбрәтле хикәя

11 Гайсә сөйләвен дәвам итте: – Бер кешенең ике углы булган.

12 Шуларның кечерәк дигәне атасына: «Әти, милекнең миңа тиешле өлешен бүлеп бир», – дигән. Атасы үзенең милкен угылларына бүлеп биргән.

13 Берничә көн үткәч, кече углы, үз өлешен сатып, булган акчаны үзе белән алып, ерак илгә чыгып киткән һәм анда, азгынлыкка бирелеп, байлыгын туздырып бетергән.

14 Ул шулай бөтен байлыгын туздырып бетергәннән соң, бу илдә бик каты ачлык башланып, егет мохтаҗлыкта калган.

15 Шуннан ул җирле бер кешегә ялланган, һәм теге аны үзенең басуына дуңгыз көтәргә җибәргән.

16 Егет шулкадәр ачка интеккән, хәтта дуңгызлар ашый торган азыкка да шат буласы икән, ләкин аңа беркем бернәрсә бирмәгән.

17 Шуннан ул, акылына килеп: «Атамның ялчылары күп, һәм барысының да туйганчы ашарга ризыгы бар, ә мин монда ачка тилмерәм!

18 Хәзер үк атам янына кайтыйм да: „Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым,

19 инде мин синең углың дип аталырга да лаек түгелмен; ялчыларыңның берсе булырга рөхсәт ит миңа“, – дип әйтим», – дигән дә

20 атасы янына кайтып киткән. Атасы аны, ерактан ук күреп алып, бик кызганган, каршына йөгереп барып кочаклап үпкән.

21 Углы исә аңа: «Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым, инде синең углың дип аталырга лаек түгелмен», – дигән.

22 Ә атасы үзенең хезмәтчеләренә: «Иң яхшы кием алып килеп, аны киендерегез, бармагына йөзек бирегез, аякларына башмаклар кидерегез.

23 Аннары симертелгән бозауны алып чыгып чалыгыз. Ашыйк һәм күңел ачыйк!

24 Минем бу углым үлгән иде, хәзер терелде, югалган иде – табылды», – дигән, һәм алар бәйрәм итә башлаганнар.

25 Аның өлкән углы исә бу вакытта кырда булган. Өенә кайтып җитәрәк, ул җыр-бию тавышлары ишеткән.

26 Хезмәтчеләрнең берсен чакырып: «Бу ни хәл?» – дип сораган.

27 Хезмәтче аңа: «Синең энең кайтты, аның сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, атаң симертелгән бозау чалдырды», – дигән.

28 Өлкән угылның моңа ачуы килгән, һәм ул өйгә керергә теләмәгән. Атасы исә, чыгып, аңардан өйгә керүен үтенгән.

29 Әмма атасына җавап итеп, ул: «Менә мин сиңа күпме еллар хезмәт итәм һәм кушканыңны һич үтәми калганым юк, шуңа да карамастан, дусларым белән күңел ачу өчен, синең миңа беркайчан кәҗә бәтие дә биргәнең булмады.

30 Ә инде милкеңне фахишәләр белән туздырып бетергән бу углың кайткач, аның өчен симертелгән бозау чалдыргансың!» – дигән.

31 Атасы исә аңа: «Углым, син һәрвакыт минем белән булдың, минем бөтен нәрсәм – синеке.

32 Шатланырга, күңел ачарга безнең сәбәп бар, чөнки синең энең үлгән иде, ә хәзер терелде, югалган иде – табылды», – дип әйткән.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan