Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 14 - Изге ЯзмаГайсәнең шимбә көнне авыруларны савыктыруы 1 Шимбә көннәрнең берсендә Гайсә фарисейлар башлыгының берсенә ашка барды. Мәҗлестәгеләрнең барысы игътибар белән Аны күзәтте. 2 Шулвакыт Аның каршына сары су авыруыннан интегүче бер кеше килеп басты. 3 Канун белгечләренә һәм фарисейларга мөрәҗәгать итеп, Гайсә шунда: – Канун шимбә көнне авыруларны савыктырырга рөхсәт итәме? – дип сорады. 4 Алар эндәшмәделәр. Ә Ул, авыру кешегә куллары белән орынып алып, аны савыктырды һәм өенә кайтарып җибәрде. 5 Гайсә аларга: – Берәрегезнең углы яки үгезе коега төшсә, шимбә көн булуга карамастан, шундук коедан чыгармас идегезмени? – диде. 6 Аның бу соравына тегеләр җавап бирә алмадылар. Никах мәҗлесе турында гыйбрәтле хикәя 7 Чакырылган кунакларның түрдән урын сайлауларын күреп, Гайсә аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде: 8 – Берәү сине никах мәҗлесенә чакырса, түр башына утырма, чөнки сиңа караганда хөрмәтлерәк берәүнең чакырылган булуы мөмкин. 9 Сине дә, аны да кунакка чакырган хуҗа, яныңа килеп: «Бу кешегә урын бирче», – дип әйтер, һәм шул чакта син, оятка калып, ишек катына барып утырырга мәҗбүр булырсың. 10 Мәҗлескә чакырсалар, киресенчә, ишек катына утыр; шунда хуҗа, яныңа килеп: «Әй дустым, түргәрәк утыр», – дияр, шул чагында мәҗлестәгеләр алдында сиңа ихтирам булыр. 11 Чөнки үзен башкалардан өстен куючы түбәнсетелер, ә үзен түбәнсетүче – күтәрелер. 12 Үзен ашка чакырган кешегә дә Гайсә: – Әгәр син төш вакытында яки кичен мәҗлес җыясың икән, дусларыңны да, туганнарыңны да, кан кардәшләреңне һәм бай күршеләреңне дә чакырма, чөнки чакыруыңа каршы кайчан да булса алар да сине ашка чакырыр, һәм шуның белән исап-хисап беткән булып чыга, – диде. – 13 Мәҗлес үткәрә калсаң, фәкыйрьләрне, гарипләрне, аксак-сукырларны чакыр. 14 Әнә шул чакта бәхетле булырсың, чөнки алар сиңа кайтарып түли алмыйлар. Ә сиңа тәкъвалар үледән терелгән көндә әҗере булыр. Зур аш мәҗлесе турында гыйбрәтле хикәя 15 Гайсә белән табын янында утыручыларның берсе, моны ишетеп, Аңа: – Аллаһы Патшалыгындагы мәҗлестә ризыктан авыз итәчәк кешеләр бәхетле! – диде. 16 Гайсә исә аңа болай дип җавап бирде: – Бер кеше, зур аш мәҗлесе үткәрергә җыенып, күп кунаклар чакырган һәм, 17 мәҗлес башланыр вакыт җиткәч, чакырылган кешеләргә: «Килегез, инде бар нәрсә әзер», – дип әйтергә үзенең хезмәтчесен җибәргән. 18 Барысы да сүз берләшкән кебек гафу үтенә башлаган. Беренчесе: «Җир сатып алган идем, шуны барып карарга кирәк, зинһар, гафу ит», – дигән. 19 Икенчесе: «Биш пар үгез сатып алган идем, хәзер шуларны эштә сынап карамакчы булам, зинһар, гафу ит», – дигән. 20 Өченчесе: «Мин әлерәк кенә өйләндем, шуңа күрә килә алмыйм», – дигән. 21 Хезмәтче, кайтып, бу хакта хуҗасына хәбәр иткән. Хуҗаның моңа ачуы килгән һәм хезмәтчесенә: «Бар, тиз генә шәһәр урамнарыннан һәм тыкрыклардан фәкыйрь, гарип, сукыр һәм аксакларны җыеп алып кил», – дигән. 22 Берникадәр вакыт үткәч, хезмәтче аңа: «Хуҗам, синең әмерең үтәлде, әле тагын да буш урыннар бар», – дигән. 23 Хуҗа исә хезмәтчесенә: «Бар, юлларга, сукмакларга чык, кешеләрне монда килергә кыста, өем тулы булсын. 24 Сезгә әйтәм: элек чакырылганнарның берсе дә минем ашымны татымас», – дигән. Гайсә Үзенең шәкертләреннән нәрсә таләп итә? 25 Гайсәгә ияреп бик күп халык барды. Аларга мөрәҗәгать итеп, Ул: 26 – Минем яныма килүче үзенең атасын, анасын, хатынын, балаларын, ир һәм кыз туганнарын, хәтта үзенең гомерен Миннән кадерлерәк күрсә, ул кеше Минем шәкертем була алмый, – диде. – 27 Үзенең хачын күтәреп, артымнан бармаган кеше Минем шәкертем була алмый. 28 Әйтик, арагызда кем дә булса манара төзергә тели, ди. Төзелешне башкарып чыгарлык акчасы барлыгын белү өчен, иң башта утырып аның күпмегә төшәсен хисапламасмы әллә ул? 29-30 Югыйсә, нигезен салып та, төзеп бетерә алмаса, моны күрүче һәркем: «Бу кеше төзи башлады, әмма тәмамлый алмады», – дип аңардан көләр. 31 Яки, әйтик, бер патша икенче патшага каршы яуга җыена, ди. Үзенең ун мең сугышчысы белән егерме меңлек гаскәргә каршы кузгалган вакытта, дошман белән алышырга көче җитү-җитмәвен башта утырып уйламасмы әллә? 32 Әгәр көче җитми икән, солых шартларын сорар өчен, ул әле ерактагы теге патшага илчеләрен җибәрер. 33 Шулай ук сезнең һәркайсыгыз бар мөлкәтеннән ваз кичмәсә, Минем шәкертем була алмый. 34 Тоз – яхшы нәрсә, әмма ул үзенең тәмен җуйса, аңа яңадан ничек тәм кайтарасың? 35 Ул җир өчен дә, тирес өеме өчен дә яраксызга әйләнә, һәм аны чыгарып ташлыйлар. Колагы булганнар – ишетсен! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia