Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -


Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 13 - Изге Язма


Тәүбә итмәсәгез һәлак булырсыз

1 Шулвакыт кемнәрдер, Гайсә янына килеп, Пилат үтерткән гәлиләялеләр турында сөйләде. Корбан китергән вакытта үтерелгән әлеге кешеләрнең каны корбанлык малның каны белән аралашып аккан ди.

2 Шушы хәлгә карата Гайсә: – Бу гәлиләялеләр калган бөтен Гәлиләя кешеләреннән гөнаһлырак булган өчен шулай җәфа чиккәннәр дип уйлыйсызмы? – диде. –

3 Юк, дип әйтәм Мин сезгә! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булырсыз.

4 Яки сез Шилуахтагы манара басып үтергән шул унсигез кеше Иерусалимдә яшәүчеләрнең барысыннан да гаеплерәк булган дип уйлыйсызмы?

5 Юк, дип әйтәм Мин сезгә! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булырсыз.

6 Шуннан Гайсә мондый гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Берәүнең йөзем бакчасында инҗир агачы үсеп утырган, ди. Бервакыт ул бакчага килгән дә агачтан җимеш эзләргә тотынган, ләкин, таба алмагач,

7 бакчачыга: «Менә өч ел инде мин шушы инҗирнең җимешен җыярга дип киләм, ләкин таба алмыйм. Кисеп ташла аны! Ни өчен ул урын алып тора?» – дигән.

8 Бакчачы исә аңа болай дип җавап биргән: «Хуҗам, аны тагын бер елга калдырып тор, мин, аның әйләнә-тирәсен казып, тирес салырмын,

9 бәлки киләсе елга җимеш бирер. Юк икән, кисеп ташларга кушарсың».


Шимбә көнне Гайсәнең бер авыруны савыктыруы

10 Шимбә көнне Гайсә гыйбадәтханәләрнең берсендә гыйлем бирде.

11 Анда унсигез ел буена явыз рухтан интегеп бөкрәеп беткән, бөтенләй турая алмаган бер хатын бар иде.

12 Аны, күреп, Гайсә Үз янына чакырып алды да: – Апа, син чиреңнән котылдың, – диде.

13 Гайсә аның башына кулларын куюга, хатын шундук тураеп басты һәм Аллаһыны данлый башлады.

14 Гыйбадәтханә башлыгы исә, Гайсәнең шимбә көнне дәвалавына ачуы килеп, халыкка: – Эшләү өчен, атнада алты көн бар; чирегездән савыгу өчен, шимбә көнне түгел, әнә шул көннәрнең берсендә килегез, – диде.

15 Хаким Гайсә, аңа җавап итеп: – Икейөзлеләр, шимбә көнне сезнең һәркайсыгыз үгезен яки ишәген, утлыктан ычкындырып, су эчертергә алып бармыймыни? – диде. –

16 Ибраһим нәселеннән булган бу хатынны унсигез ел буе шайтан бәйләп тоткан. Аны бу чиреннән шимбә көнне азат итәргә ярамыймыни?

17 Бу сүзләрне ишеткәч, Аңа каршы сөйләүчеләр барысы да оялдылар; бар халык исә Ул кылган данлы эшләргә шатланды.


Горчица орлыгы һәм ачыткы турында гыйбрәтле сүзләр

18 Шуннан Гайсә: – Аллаһы Патшалыгы нәрсәгә охшаган, аны нәрсә белән чагыштырыйм? – диде. –

19 Күз алдына китерегез: бер кеше үзенең бакчасында горчица орлыгы утырткан, һәм ул агач кебек биек булып үскән; кошлар аның ботаклары арасында оя корган, ди.

20 Сүзен дәвам итеп, Ул: – Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып була икән? – диде. –

21 Ул ачыткы кебек; менә бер хатын, ачыткы салып, бер капчык оннан камыр басып куйган, һәм берникадәр вакыттан камыры бик нык кабарган, ди.


Тар ишек

22 Гайсә, шәһәр-авылларда туктый-туктый халыкка гыйлем биреп, Иерусалимгә таба юл тотты.

23 Кемдер Аңардан: – Әфәндем! Шулай бик азлар котылырмыни? – дип сорады. Ул исә, андагы кешеләргә җавап итеп:

24 – Тар ишектән керергә омтылыгыз. Сезгә әйтәм: күпләр керергә тырышып карарлар, әмма булдыра алмаслар, – диде. –

25 Йорт Хуҗасы, торып, ишекне бикләгәннән соң, сез тышкы яктан ишек кага башларсыз һәм: «Әфәндем! Ишекне ач безгә», – диярсез. Ә Ул сезгә: «Кем икәнегезне һәм кайдан килгәнегезне белмим», – дип җавап бирер.

26 Шунда сез: «Без Синең белән бергә ашап-эчтек, һәм Син урамнарыбызда безгә гыйлем бирдең», – дип әйтә башларсыз.

27 Әмма Ул: «Кем икәнегезне һәм кайдан килгәнегезне белмим, явызлык кылучылар, һәммәгез янымнан китегез!» – дияр.

28 Ибраһимның, Исхакның, Ягъкубның һәм барлык пәйгамбәрләрнең Аллаһы Патшалыгында булуын, ә үзегезнең аннан куылуыгызны күреп, сез еларсыз һәм тешләрегезне шыкырдатырсыз.

29 Көнчыгыш һәм көнбатыш, төньяк һәм көньяк тарафлардан кешеләр, килеп, Аллаһы Патшалыгында мәҗлестә утырырлар.

30 Хәзер соңгы булганнар – беренче, беренче булганнар ахыргы саналыр.

31 Шулвакыт берничә фарисей, килеп, Гайсәгә: – Сиңа моннан китәргә кирәк, чөнки Һируд Сине үтерергә тели, – диде.

32 Ул аларга болай дип җавап бирде: – Барыгыз, ул төлкегә: «Бүген һәм иртәгә җеннәрне куып чыгарам, авыруларны савыктырам, ә өченче көнгә эшемне тәмамлармын», – дип әйтегез.

33 Ләкин Мин бүген дә, иртәгә дә һәм берсекөнгә дә Үз юлымны дәвам итәргә тиешмен, чөнки пәйгамбәрнең Иерусалимнән читтә һәлак булуы мөмкин эш түгелдер.

34 И-и Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче, хозурыңа җибәрелгәннәрне ташлар атып кыйнаучы шәһәр! Кош үзенең балаларын канат астына җыйган кебек, Мин дә синең халкыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез, Иерусалим кешеләре, каршы килдегез!

35 Инде менә Изге йортыгыз бушап, ташландык булып калыр. Сезгә шуны әйтеп куям: «Раббы исеменнән Килүче мөбарәктер!» дип әйтми торып, Мине кабат күрмәссез.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan