Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -


Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 12 - Изге Язма


Гайсәнең икейөзлелек турында кисәтүе

1 Шул арада меңләгән кеше җыелып бер-берсен кысрыклый башлады. Иң әүвәл Гайсә үзенең шәкертләренә төбәп сөйләде: – Фарисейлар ачыткысыннан, ягъни икейөзлелектән сакланыгыз!

2 Ачылмый калачак яшерен нәрсә һәм беленми калачак һичбер сер юк.

3 Шуңа күрә караңгыда сөйләгән сүзегез көн яктысында ишетелер, һәм эчке бүлмәдә колакка пышылдап әйткәнегез өй түбәсеннән яңгырар.

4 Сез дусларыма шуны әйтәмен: тәнне үтерүчеләрдән курыкмагыз – шуннан артыгын алар эшли алмый.

5 Кемнән куркырга кирәклеген әйтәм Мин хәзер: үтергәннән соң кешене җәһәннәмгә ташларга кодрәте булган Аллаһыдан куркыгыз; әйе, сезгә әйтәм, менә Аңардан куркыгыз!

6 Биш чыпчык бары тик ике бакыр тәңкәгә сатыла түгелме? Әмма алай да Аллаһы аларның берсен-бер онытмый.

7 Ә сезнең исә башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә санаулы. Курыкмагыз, сез өер-өер чыпчыклардан күпкә кадерлерәк.

8 Әйтәм бит: кешеләр алдында Мине икърар итүчене Адәм Углы да Аллаһы фәрештәләре алдында икърар итәчәк.

9 Кешеләр алдында Миннән ваз кичкән адәмнән Мин дә Аллаһы фәрештәләре алдында ваз кичәрмен.

10 Адәм Углына каршы сүз әйтүче һәркем кичерелер; ә Изге Рухка карата көфер сүз әйтүче кичерелмәс.

11 Сезне гыйбадәтханәләргә, башлыклар һәм хакимият кешеләре алдына китергән вакытта, үзебезне ничек якларбыз яки нәрсә сөйләрбез, дип хафаланмагыз:

12 сезгә нәрсә әйтәсен Изге Рух шул сәгатьтә киңәш итәр.


Акылсыз бай турында гыйбрәтле хикәя

13 Халык арасыннан берәү Гайсәгә: – Остаз! Абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен иде, – диде.

14 Гайсә исә аңа: – Дустым, сезгә хөкем чыгарырга яки малыгызны бүләргә Мине кем билгеләде? – дип җавап бирде.

15 Шуннан соң һәммәсенә мөрәҗәгать итеп: – Карагыз аны, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кешенең гомере мал-мөлкәтенең күплегенә бәйләнмәгән, – диде.

16 Аннары аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде: – Бер байның ашлыгы бик уңган.

17 Әлеге бай кеше күңеленнән болай дип уйлый икән: «Инде миңа нәрсә эшләргә? Ашлыгымны салыр урыным юк».

18 Шуннан ул мондый карарга килгән: «Менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтим дә зуррак амбарлар салыйм һәм бөтен ашлыгымны, бар малымны шунда җыйыйм.

19 Әнә шуннан соң үземә: „Синең күп елларга җитәрлек малың бар; ял ит, аша, эч, тормышның рәхәтен күр“, – диярмен».

20 Әмма Аллаһы аңа әйткән: «Әй син, акылсыз! Шушы төндә җаның синнән алыныр. Җыйган малың кемгә калыр?»

21 Үзе өчен хәзинә туплаган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай булыр.

22 Гайсә Үзенең шәкертләренә әйтте: – Әнә шуның өчен Мин сезгә: «Җан асрар өчен, нәрсә белән тукланыйм, тәнемне каплар өчен, нәрсә киим дип борчылмагыз», – дим.

23 Җан – ризыктан, тән киемнән мөһимрәк бит.

24 Козгыннарга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да; аларның келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаһы аларны туендыра. Ә сез кошларга караганда күпкә кадерлерәк бит.

25 Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала?

26 Шулай булгач, әнә шундый кечкенә нәрсәне дә эшли алмыйсыз икән, нигә башкасы өчен кайгырырга?

27 Кыр чәчәкләренә карагыз, әнә ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә; ләкин, сезгә әйтәм: хәтта Сөләйман патша да никадәр мәһабәт булмасын, аларның берсе кадәр дә киенә алмаган.

28 Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә учакка ташланасы үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне, сай иманлылар, киендерәчәге шөбһәсездер.

29 «Ни ашарбыз, ни эчәрбез» дип кайгырмагыз һәм хафаланмагыз.

30 Дөньяда халыкларның төп кайгысы шулдыр; ә Атагыз шушы нәрсәләргә мохтаҗ булуыгызны белә.

31 Сез, киресенчә, Аллаһы Патшалыгын эзләгез, һәм калганы сезгә насыйп ителер.

32 Әй кечкенә көтү, курыкма! Атагыз Патшалыкны сезгә тапшыруны хуш күрде.

33 Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака өләшегез. Тузмый торган янчыклар әзерләгез үзегезгә, күктә һич тә кимеми торган хәзинә туплагыз, анда карак та тия алмас, көя дә төшмәс.

34 Хәзинәгез кайда булса, күңелегез дә шунда булыр.


Һәрвакыт әзер булыгыз

35-36 Хуҗасының туйдан кайтуын көтеп, ул шакуга ишекне ачарга әзер торган хезмәтчеләр кебек, һәрвакыт әзер булыгыз, билегездәге пута – буылган, яктырткычларыгызга ут алынган булсын.

37 Хуҗалары, әйләнеп кайтып, хезмәтчеләрен уяу хәлдә күрсә, шул хезмәтчеләр бәхетле. Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗа үзенең билен бәйләр дә, аларны өстәл янына утыртып, үзе хезмәт күрсәтеп йөрер.

38 Әгәр ул, төн уртасында яки тагын да соңрак кайтып, хезмәтчеләрен уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле!

39 Әмма шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның кайчан киләсен белсә, аңа үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде.

40 Сез дә әзер булып торыгыз: Адәм Углы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк.


Ышанычлы һәм ышанычсыз хезмәтчеләр

41 Шулчак Петер Гайсәдән: – Хакимем! Бу гыйбрәтле сүзләрне безнең өчен генә сөйлисеңме, әллә бар кешегәме? – дип сорады.

42 Хаким Гайсә исә болай дип җавап кайтарды: – Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшү өчен, хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була?

43 Хуҗасы, әйләнеп кайтып, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле.

44 Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗасы аны бөтен милкенә башлык итеп куяр.

45 Ә инде шул хезмәтче: «Хуҗам тиз кайтмас әле», – дип уйлап, хезмәтче ирләрне, хатыннарны кыйнаса, ашап-эчә һәм исерә калса,

46 хуҗасы ул көтмәгән көндә, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны җәзага тартыр һәм имансызлар белән бер язмышка дучар итәр.

47 Хуҗасының теләген белеп тә, әзер булып тормаган һәм аның ихтыярынча эшләмәгән хезмәтче бик каты кыйналыр.

48 Ә инде хуҗасының теләген белмичә җәзага лаек эш кылган адәм азрак кыйналыр. Кемгә күп бирелгән булса, аңардан күп таләп ителер; һәм кемгә күп ышанып тапшырылган булса, аңардан күбрәк соралыр.

49 Мин җиргә ут алып килдем һәм ул утның инде янып китүен телим!

50 Әмма Мин авыр сынаулар үтәргә тиешмен; һәм шул сынауларның бетүен интегеп көтәм!

51 Сез Мине җиргә тынычлык китерер өчен килде дип уйлыйсызмы? Юк, Мин аерыр өчен килдем.

52 Моннан ары бер өйдә яшәгән биш кеше бер-берсенә каршы булыр, өчесе – икесенә, ә икесе өчесенә каршы чыгар.

53 Ата – углына, углы – атасына каршы; ана – кызына, кызы – анасына каршы; кайнана – килененә, килене кайнанасына каршы булыр.


Заман билгеләре

54 Гайсә янә халыкка мөрәҗәгать итте: – Көнбатышта болыт күтәрелгәнен күрүгә, сез, яңгыр явар, дисез; һәм шулай була да.

55 Көньяктан җил иссә, эссе булыр, дисез; һәм шулай була да.

56 Икейөзлеләр! Җир һәм күк йөзен күзәтеп, сез һава торышын әйтә аласыз, әмма ничек соң сез нинди заман җиткәнне аңлата алмыйсыз?

57 Ни өчен сез нәрсәнең дөрес икәнлеген үзегез хәл итмисез?

58 Дәгъвачың сине хөкемче янына алып барганда, аның белән юлда ук килешергә тырыш, юкса ул сине хөкемче каршына ирексезләп алып барыр, ә хөкемче сине җәзалаучыга тапшырыр, җәзалаучы исә зинданга ябар.

59 Әйтәм бит: бурычыңны актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыга алмассың.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan