Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -


Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 11 - Изге Язма


Гайсәнең дога кылырга өйрәтүе

1 Бервакыт Гайсә дога кылып тора иде. Догасын тәмамлагач, шәкертләреннән берсе Аңардан: – Хакимем! Яхъя үзенең шәкертләрен өйрәткән кебек, безне дә дога кылырга өйрәтче, – дип үтенде.

2 Ул аларга: – Дога кылганда болай дип әйтегез: «Атабыз, исемең изге дип икърар ителсен! Синең Патшалыгың килсен!

3 Безгә көндәлек икмәгебезне биреп тор.

4 Гөнаһларыбызны кичер, чөнки без дә үзебезгә явызлык кылучы һәр кешене кичерәбез; безне сынауга дучар итмә», – диде.

5 Аннары шәкертләренә Гайсә болай диде: – Әйтик, сезнең берегез төн уртасында дусты янына барып: «Әй дустым, бурычка өч ипи биреп торчы,

6 чөнки узып барышлый миңа бер дустым килеп керде, аның алдына табынга куярга бернәрсәм юк», – дип әйтте ди.

7 Ә теге исә өй эченнән: «Борчып йөрмә әле, инде ишекләр бикле, балаларым да минем янда ятакта; урыннан торып, син сораганны бирә алмыйм», – дип җавап бирде ди.

8 Мин сезгә шуны әйтәм: дус булган өчен генә бирергә теләмәсә дә, тегесе нык ялваргач, бирми калалмас.

9 Шулай булгач, сезгә әйтәм: сорагыз – һәм сезгә бирерләр; эзләгез – һәм табарсыз; шакыгыз – һәм сезгә ачарлар.

10 Чөнки һәр сораучы – ала, эзләүче – таба, һәм шакучыга ачалар.

11 Арагыздан кайсы ата, әгәр углы аңардан балык сораса, елан тоттырыр?

12 Яки йомырка сораса, чаян бирер?

13 Шулай итеп, сез, явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, Күктәге Атаның исә Үзеннән сораганнарга Изге Рухны бирүе шөбһәсездер.


Гайсә һәм Белзебул

14 Гайсә телсез бер кешедән җенне куып чыгарды. Җен чыкканнан соң, телсез кеше сөйләшә башлады, һәм халык моңа хәйран калды.

15 Аларның кайберләре: – Җеннәрне Ул җеннәр башлыгы Белзебул ярдәме белән куып чыгара, – диде.

16 Ә башкалары, Гайсәне сынарга теләп, Аның күктән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр.

17 Әмма Ул, аларның уйларын белеп, халыкка: – Бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер; бүлгәләнгән гаилә дә таркалыр, – диде. –

18 Әгәр шайтан үз-үзенә каршы килә икән, аның патшалыгы ничек сакланып калыр икән? Мин моны шуңа әйтәм, чөнки сез Миңа: «Җеннәрне Белзебул ярдәме белән куып чыгарасың», – дисез.

19 Мин җеннәрне Белзебул ярдәмендә куып чыгарам икән, сезнең иярченнәрегез кем ярдәме белән куып чыгара соң?! Шул сәбәпле алар сезнең хөкемчегез булсын!

20 Инде дә Мин җеннәрне Аллаһы ярдәме белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килеп җитте дигән сүз.

21 Көчле кеше үз йортын корал белән саклаган вакытта аның милке иминлектә булыр.

22 Ә инде көчлерәк берәү аңа һөҗүм итеп җиңә калса, аның таянычы булган коралын тартып алыр һәм талап алган малын бүләр.

23 Минем яклы булмаган – Миңа каршы дигән сүз; кем Минем белән җыймый – шул тарката.


Явыз рухларның кире кайтуы

24 Явыз рух, кешедән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йөри дә, таба алмагач: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди.

25 Кайткач исә, йортны себерелгән, җыештырылган хәлдә күрә һәм,

26 үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайтып, алар шунда яши башлыйлар. Шуннан әлеге кешенең хәле элеккегә караганда да начарлана.


Чын бәхет

27 Гайсә шушыларны сөйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын, тавышын күтәрә төшеп: – Сине күтәреп йөргән карын һәм Сине имезгән күкрәкләр бәхет-сәгадәтле! – диде.

28 Хатынның сүзләренә Гайсә: – Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр сәгадәтлерәк! – дип җавап бирде.


Галәмәт эзләүчеләргә кисәтү

29 Гайсә тирәсенә халык тагын да күбрәк җыелгач, Ул сөйли башлады: – Бүгенге буын кешеләре явыз; алар илаһи билгеләр таләп итә, әмма аларга Юныс пәйгамбәр галәмәтеннән башка билге бирелмәс.

30 Юныс Ниневә халкы өчен бер билге кебек булса, Адәм Углы да бүгенге буын өчен билге булыр.

31 Кыямәт көнендә Көньяк патшабикәсе, бүгенге буын кешеләре белән бергә торып басып, аларны гаепләр. Сөләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлар өчен, ул җир читеннән килгән булган хәтта, ә хәзер сезнең янда булган Зат Сөләйманнан бөегрәк.

32 Ниневәлеләр кыямәт көнендә бүгенге буын кешеләре белән бергә торып басып, аларны гаепләр, чөнки алар, Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп, тәүбәгә килгәннәр иде; ә хәзер исә сезнең янда булган Зат Юныстан бөегрәк.


Күзләр – кешене яктырта торган шәм-чырагтыр

33 Беркем дә, шәмгә ут алгач, аны яшерен урынга [яки чүлмәк астына] куймый; киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, шәмдәлгә утырта.

34 Күзләр – кешене яктырта торган шәм-чырагтыр. Күзләрең якты икән, үзең дә яктылык белән тулырсың, ә инде тонык икән, караңгылык эчендә калган кебек булырсың.

35 Шулай булгач, кара аны: синдәге яктылык караңгылык түгел микән!

36 Әгәр син яктылык белән тулган булып, синдә һичбер караңгы урын юк икән, шәм-чыраг утында тоташтан нурланып-балкып торган кебек булырсың.


Фарисейларга һәм канун белгечләренә кисәтү

37 Гайсә сөйләп бетергәннән соң, бер фарисей Аны өенә ашка чакырды; Гайсә, өйгә кереп, өстәл янына утырды.

38 Фарисей исә Аның ашар алдыннан кул юмавын күреп гаҗәпкә калды.

39 Әмма Хаким Гайсә аңа: – Әйе, сез, фарисейлар, савыт-сабагызның тышкы ягын чистартасыздыр, ә үзегезнең эчегез комсызлык һәм явызлык белән тулы, – диде. –

40 Ахмаклар! Тышкы ягын бар иткән Аллаһы аның эчке ягын да бар кылган түгелме соң?!

41 Савыт-сабагызда булган нәрсәне фәкыйрьләргә өләшегез; шул чакта сезнең бар нәрсәгез пакь булыр.

42 Кайгы сезгә, фарисейлар! Сез бөтнекнең, рутаның һәм һәртөрле яшелчәнең уннан бер өлешен гошер сәдакасы итеп бирәсез, ә гаделлеккә һәм Аллаһыны яратуга игътибар бирмисез; менә анысын да үтәргә һәм Канунның башка өлешләрен калдырмаска кирәк иде.

43 Кайгы сезгә, фарисейлар! Сез гыйбадәтханәләрдә дәрәҗәле урыннарда утыруны һәм мәйданнарда үзегезне ихтирам белән сәламләгәнне яратасыз.

44 Кайгы сезгә, чөнки сез билге куелмаган кабер кебек: кешеләр, анда кабер барлыгын да белмичә, өстеннән таптап йөри бирәләр.

45 Моңа каршы канун белгечләренең берсе: – Остаз! Бу сүзләрең белән Син безне дә мыскыл итәсең, – диде.

46 Әмма Гайсә: – Сезгә дә, канун белгечләре, кайгы, сез кеше иңенә күтәрә алмастай йөк саласыз, ә үзегез, аларга ярдәм итәр өчен, бармагыгызны да кыймылдатмыйсыз, – диде. –

47 Кайгы сезгә, чөнки сез пәйгамбәрләр каберенә һәйкәлләр куясыз. Ә бит ул пәйгамбәрләрне сезнең ата-бабаларыгыз үтергән.

48 Моның белән сез ата-бабаларыгыз кылган эшне дөрес дип раслыйсыз: алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә сез кабер өстенә һәйкәлләр куясыз.

49 Шуңа күрә Аллаһының Зирәклеге әйткән: «Мин аларга пәйгамбәрләр вә рәсүлләр җибәрәм – аларның кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен эзәрлекләрләр».

50 Шуңа күрә, дөнья яратылганнан алып түгелгән барлык пәйгамбәрләр каны өчен, бүгенге буын кешеләре хөкем ителер:

51 Һабил каныннан башлап, мәзбәх белән Изге йорт арасында үтерелгән Зәкәрия канына кадәр. Әйе, сезгә әйтәм: бүгенге буын хөкем ителер.

52 Кайгы сезгә, канун белгечләре, чөнки сез белем ачкычын үзләштердегез. Әмма үзегез анда кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә юл бирмәдегез.

53 Гайсә әлеге өйдән чыккач, канун белгечләре һәм фарисейлар, Аны тәнкыйтьләп, сорау артыннан сорау яудырырга тотындылар,

54 Гайсәне тозакка эләктермәкче булып, Аның сүзләреннән гаеп эзләделәр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan