Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -


Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 10 - Изге Язма


Җитмеш ике шәкертне хезмәткә җибәрү

1 Хаким Гайсә, тагын җитмеш ике шәкерт сайлап, Үзе барырга җыенган һәр шәһәр һәм авылга Үзеннән алда аларны икешәр-икешәр итеп озатып җибәрде.

2 Аларга Ул: – Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз; шуңа күрә Үзенең ашлыгын урып алу өчен эшчеләр җибәрсен дип, ашлыкның Хуҗасына ялварыгыз, – диде. –

3 Барыгыз! Мин сезне, бәрәннәр сыман, бүреләр арасына җибәрәм.

4 Үзегез белән янчык та, биштәр дә, аяк киеме дә алмагыз һәм, сәлам бирү өчен, юлда тукталып тормагыз.

5 Кайсы өйгә керсәгез дә, иң элек: «Йортыгыз имин булсын», – дип әйтегез.

6 Анда иминлек сөюче кеше яшәсә, сезнең иминлегегез аның белән калыр; әгәр юк икән – үзегезгә кире кайтыр.

7 Шул өйдә тукталыгыз; нәрсә бирсәләр, шуны ашагыз һәм эчегез, чөнки эшләгән кеше хезмәт хакына лаек. Өйдән-өйгә күчеп йөрмәгез.

8 Кайсы да булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итәләр икән, алдыгызга нәрсә куйсалар, шуны ашагыз.

9 Андагы авыруларны савыктырыгыз һәм аларга: «Аллаһы Патшалыгы инде сезгә бик якын!» – дип әйтегез.

10 Әмма нинди дә булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итмәсәләр, аның урамнарына чыгып, болай дип әйтегез:

11 «Аягыбызга сезнең шәһәрдә кунган тузанны да хәтта үзегездә кагып калдырабыз; шулай да белеп торыгыз: Аллаһы Патшалыгы инде бик якын!»

12 Сезгә әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм шәһәренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр.


Тәүбәгә килмәгән шәһәрләр

13 – Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйт-Сайда! Чөнки сездә кылынган могҗизалар Сур һәм Сидун шәһәрләрендә кылынган булса, алар күптән инде тупас киемнәргә төренеп һәм көлгә утырып тәүбә итәрләр иде.

14 Әмма кыямәт көнендә Сур белән Сидунның хәле сезнекенә караганда җиңелрәк булыр.

15 Әй Кәпәрнаум, әллә сине күкләргә күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлеләр дөньясына төшәрсең син.

16 Сезне тыңлаган – Мине тыңлаган, сезне кире каккан Мине кире каккан буладыр; Мине кире каккан исә Мине җибәргән Затны кире кага дигән сүз.


Җитмеш ике шәкертнең әйләнеп кайтуы

17 Җитмеш ике шәкерт, шатлана-шатлана, Гайсә янына әйләнеп кайттылар һәм Аңа: – Хакимебез, Синең исемеңне телгә алганда, безгә хәтта җеннәр дә буйсына иде, – диделәр.

18 Ул исә аларга: – Мин шайтанның яшен кебек күктән егылып төшүен күрдем, – диде. –

19 Мин сезгә елан-чаяннарны һәм дошманның бар көчен салып таптарга кодрәт бирдем, сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас.

20 Әмма рухларның сезгә буйсынуына түгел, ә бәлки исемнәрегезнең күкләрдә язылуына шатланыгыз.


Ата һәм Угыл

21 Шулвакыт Гайсә, Изге Рухтан илһамланып-шатланып: – Әй Атам, күк вә җирнең Хуҗасы. Бу эшләрне, зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирүең өчен, Сиңа шөкрана кылам. Әйе, Атам, Синең изге теләгең шундый булды!

22 Атам Миңа һәммә нәрсәне тапшырды. Угылның кемлеген Атадан башка һичкем белмидер, Атасының кемлеге дә Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкемгә мәгълүм түгелдер, – диде.

23 Аннары шәкертләренә таба борылды һәм алар гына ишетерлек итеп: – Сез күргәнне күрүче күзләр бәхетле!

24 Сезгә әйтәм: күп пәйгамбәрләр һәм патшалар сез күреп торган нәрсәләрне күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр, һәм сез ишетеп торган нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр, – дип өстәде.


Шәфкатьле самареяле

25 Менә канун белгечләреннән берсе урыныннан торды да Гайсәне сынарга теләп: – Остаз! Мәңгелек тормыш насыйп булсын өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.

26 Гайсә аңардан: – Канунда нәрсә язылган? Син аны ничек аңлыйсың? – дип сорады.

27 Канун белгече: – «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен көчең вә акылың белән ярат» һәм «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат», – диде.

28 Гайсә аңа: – Дөрес җавап бирдең; шулай эшләсәң – яшәрсең! – диде.

29 Әмма канун белгече, үзен акларга теләп, Гайсәдән: – Ә минем якыным кем соң? – дип сорады.

30 Гайсә моңа болай дип җавап кайтарды: – Бер кеше, Иерусалимнән Әрихәгә барганда, юлбасарлар кулына эләккән. Алар аның киемнәрен салдырып алганнар һәм, кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткәннәр.

31 Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма, ул шунда яткан кешене күргәч, юлның икенче ягына чыгып үтеп киткән.

32 Шулай ук левиләрдән дә берәү узып барышлый бу кешене күргән һәм ул да, юлның икенче ягына чыгып, аның яныннан китеп барган.

33 Бер самареяле исә, үтеп барганда бу кешегә тап булып, аны бик кызганган.

34 Янына килеп, яраларын шәраб белән юган һәм зәйтүн мае сөртеп бәйләгән; аны, үзенең ишәгенә атландырып, кунак йортына алып килгән һәм анда да аның хакында кайгырткан.

35 Ә икенче көнне юлга чыгарга җыенганда, ике динар чыгарып, кунак йорты хуҗасына биргән һәм: «Аның хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайтканда түләрмен», – дигән.

36 Сүзен йомгаклап, Гайсә: – Шушы өч кешенең кайсысы, синеңчә, юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны була? – дип сорады.

37 – Аңа шәфкать күрсәткәне, – дип җавап бирде канун белгече. Шунда Гайсә аңа: – Бар, син дә шулай эшлә, – диде.


Гайсә Мәрьям белән Марта янында

38 Юлларын дәвам итеп, Гайсә белән шәкертләре бер авылга керделәр; Марта исемле бер хатын Аны үз өендә кабул итте.

39 Аның Мәрьям атлы сеңлесе бар иде; ул, Хаким Гайсәнең аяк очына утырып, Аның сөйләгәнен тыңлады.

40 Марта исә бик тырышып табын әзерләп йөри иде; шуннан ул, Гайсә янына килеп: – Хакимем! Сеңлемнең бөтен эшне миңа калдыруына бер дә пошынмыйсыңмы? Әйт әле, булышсын миңа, – диде.

41 Хаким Гайсә исә аңа: – Марта, Марта! Син күп нәрсә хакында кайгыртасың һәм ыгы-зыгы килеп йөрисең,

42 ә бит бары бер генә нәрсә кирәк. Мәрьям исә үзе өчен яхшырак нәрсәне сайлады, һәм ул аңардан тартып алынмас, – дип җавап кайтарды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan