Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Левиләр 8 - Изге Язма


Һарун һәм аның угылларының руханилыкка багышлануы

1 Раббы Мусага болай диде:

2-3 – Һарунны һәм аның угылларын алып кил; үзең белән шулай ук аларның киемнәрен, изгеләндерү маен, гөнаһ йолу корбаны өчен үгез бозау, ике сарык тәкәсе, бер кәрзин төче икмәк ал да бар халыкны Очрашу чатыры алдына җый.

4 Раббы ничек әмер иткән булса, Муса шулай эшләде: халык Очрашу чатыры алдына җыелды.

5 Шуннан соң Муса халыкка: – Раббы менә шулай эшләргә әмер итте, – диде.

6-7 Муса Һарунны, аның угылларын алып килеп коендырды; Һарунга күлмәк кидерде, биленә пута буды, өстенә япанча кигертеп, эфод яптырып, өстеннән бизәкле билбау буды – эфодны шулай ныгытып бәйләде.

8 Шуннан соң Һарунга руханилык күкрәкчәсен кигертеп, күкрәкчә эченә урим һәм туммим салды;

9 баш киеме кидерде һәм, Раббы әмер иткәнчә, аның алгы ягына алтынланган изгелек билгесен беркетте.

10 Шуннан соң Муса, изгеләндерү маен алып, чатырга һәм андагы бар нәрсәгә май сөртте; ул аларны шул рәвешле изгеләндерде.

11 Май алып, җиде мәртәбә мәзбәхкә чәчрәтте, мәзбәхкә һәм аның бөтен әсбапларына, юынгычка һәм аның аскуймасына май сөртте; ул аларны шул рәвешле изгеләндерде.

12 Һарунның башына да изгеләндерү мае коеп, Һарунны Раббы хезмәтенә багышлады.

13 Шуннан соң Муса Һарунның угылларын алып килде һәм, Раббы кушканча, аларга күлмәк кидерде, пута белән билләрен буды, баш киеме кидерде.

14 Аннары Муса гөнаһ йолу корбаны булган үгез бозауны алып килде; Һарун һәм аның угыллары кулларын бозауның башына куйдылар.

15 Муса, әлеге бозауны чалып, канын алды да, бармагы белән мәзбәхнең мөгезләренә һәрьяклап сөртеп, мәзбәхне пакьләде, ә калган канны мәзбәх нигезенә түкте. Нәҗеслектән пакьләп, ул аны шул рәвешле изгеләндерде.

16 Муса, үгез бозауның эчке әгъзаларын каплаган маен, бавыр астындагы өлешен, мае белән бергә ике бөерен алып, аларны мәзбәхтә яндырды.

17 Ул, Раббы кушканча, үгез бозауны, аның тиресен, итен һәм эчендәге шакшыларын станнан читкә китеп яндырды.

18 Аннан соң Муса тулаем яндыру корбаны өчен сарык тәкәсе алып килде; Һарун һәм аның угыллары кулларын тәкәнең башына куйдылар.

19 Муса аны чалды һәм канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтте;

20 тәкәне, кисәкләргә бүлеп, башы һәм мае белән бергә яндырды.

21 Аннары сарыкның эчке әгъзаларын һәм аякларын юды да бөтен тәкәне, тулаем яндыру корбаны итеп, мәзбәхтә яндырды. Менә бу, Раббы Мусага әмер иткәнчә, Раббыга багышланган, исе Раббы күңеленә хуш килгән яндыру бүләге.

22 Шуннан соң Муса икенче сарык тәкәсен алып килде. Монысы руханилыкка багышлаганда китерелә торган корбан иде. Һарун һәм аның угыллары кулларын тәкәнең башына куйдылар.

23 Муса аны суйды да канын Һарунның уң колак яфрагына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына сөртте.

24 Муса шулай ук Һарунның угылларын алып килде һәм канны аларның уң колак яфракларына, шулай ук уң кулларының һәм уң аякларының баш бармакларына сөртте, ә канның калганын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтте.

25-26 Шуннан соң ул тәкәнең маен – койрык маен, бөтен эчке әгъзаларын каплаган маен, аның бавыр астындагы өлешен, майлары белән бергә ике бөерен һәм арткы уң ботын алды; һәм Раббы алдына куелган кәрзиндәге төче икмәкләрдән бер күмәч, бер майлы икмәк һәм бер юка көлчә алды да аларны корбанның майлары һәм арткы уң боты өстенә куйды.

27 Һарун һәм аның угыллары боларның һәммәсен, Мусадан кулларына алып, күтәреп селкеделәр дә Раббы алдына махсус бүләк итеп китерделәр.

28 Аннары Муса, алар кулыннан бар нәрсәне алып, тулаем яндыру корбаны өстенә куйды һәм руханилыкка багышлаганда китерелә торган корбан итеп яндырды. Бу – Раббыга багышланган, исе Раббы күңеленә хуш килгән яндыру бүләге.

29 Муса, корбанның түш итен алып, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селкеде; бу – руханилыкка багышлаганда китерелә торган корбан тәкәсеннән, Раббы әмер иткәнчә, Мусага тигән өлеш.

30 Аннары Муса, изгеләндерү маен һәм мәзбәхтәге канны алып, Һарунга һәм аның угылларына, шулай ук аларның киемнәренә чәчрәтте; Һарунны һәм аның киемнәрен, аның белән бергә угылларын һәм угылларының киемнәрен ул шул рәвешле изгеләндерде.

31 Һарунга һәм аның угылларына Муса болай диде: – Очрашу чатыры алдында ит пешерегез һәм аны шунда ук, руханилыкка багышлаганда кулланыла торган кәрзиндәге икмәк белән ашагыз, чөнки миңа: «Аны Һарун һәм аның угыллары ашарга тиеш», – дип әмер ителде.

32 Ә калган итне һәм икмәкне яндырыгыз.

33 Сезне руханилыкка багышлау йоласы тәмамланганчы, ягъни җиде көн буена, Очрашу чатыры алдыннан читкә китмәгез, чөнки бу йола җиде көнгә сузылачак.

34 Бүген без башкарган эшләр, сезне гөнаһтан арындыру өчен, Раббы әмере белән эшләнде.

35 Җиде көн буена көндез һәм төнлә Очрашу чатыры алдында булыгыз һәм, үләсегез килмәсә, Раббы таләп иткәнчә эшләгез, чөнки миңа шулай әмер ителде.

36 Һарун һәм аның угыллары Муса аша җиткерелгән Раббы әмерләрен тулысынча үтәделәр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan