Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Левиләр 27 - Изге Язма


Аллаһыга бүләкләр багышлау турындагы канун

1 Раббы Мусага болай диде:

2 – Исраилиләргә игълан ит: «Әгәр кем дә булса берәүне, Раббыга багышлыйм, дип нәзер әйтеп, соңыннан аны йолып алырга карар итә икән,

3 егермедән алтмыш яшькәчә булган ир-ат өчен – илле шәкыл көмеш,

4 хатын-кыз өчен утыз шәкыл көмеш бирсен.

5 Биш яшьтән егерме яшькәчә булганнарга билгеләнгән бәя: ир заты өчен – егерме шәкыл көмеш, ә хатын-кыз заты өчен – ун шәкыл көмеш.

6 Бер айдан биш яшькәчә булганнарга билгеләнгән бәя: ир заты өчен – биш шәкыл көмеш, ә хатын-кыз заты өчен – өч шәкыл көмеш.

7 Алтмыш яшьтәге һәм шуннан өлкәнрәкләр өчен билгеләнгән бәя: ир заты өчен – унбиш шәкыл көмеш, ә хатын-кыз заты өчен – ун шәкыл көмеш.

8 Әгәр нәзер әйткән кеше, фәкыйрь булып, билгеләнгән бәяне түләрлек түгел икән, андый кешене рухани алдына китерсеннәр, һәм рухани, нәзер әйтүченең хәленә карап, бәяне үзе билгеләсен.

9 Әгәр берәү Раббыга корбан итәргә яраклы терлекне Аңа багышларга нәзер әйтә икән, димәк, бу терлек изге санала, ягъни Раббыга багышлана.

10 Нәзер ителгән терлекне яхшы яки начаррак башка терлек белән алмаштырырга рөхсәт ителми; әгәр кем дә булса бер терлекне икенчесе белән алмаштыра икән, аларның икесе дә, изге саналып, Раббыныкы була.

11 Әгәр нәзер ителгән терлек чиста хайваннардан булмый һәм Раббыга корбан буларак китерергә яраклы түгел икән, андый терлек рухани алдына китерелергә тиеш.

12 Рухани, ул терлекнең сыйфатына карап, аның бәясен билгеләсен; рухани ничек билгеләсә, бәя шундый булыр.

13 Әгәр кеше әлеге терлекне йолып алмакчы булса, билгеләнгән бәянең биштән бер өлешен өстәп бирергә тиеш.

14 Әгәр берәү үзенең йортын Раббыга багышлый икән, рухани, ул йортның сыйфатына карап, аның бәясен билгеләсен; рухани ничек билгеләсә, бәя шундый булыр.

15 Әгәр йортын багышлаган кеше аны йолып алмакчы булса, билгеләнгән бәянең биштән бер өлешен өстәп түләргә тиеш; шуннан соң йорт янә аныкы булыр.

16 Кем дә булса үзенең ата-бабасыннан мирас булып күчкән кырның бер өлешен Раббыга багышласа, җирнең бәясе шул җиргә чәчеләсе орлыкның күләме буенча билгеләнсен: бер хомер арпа орлыгы илле шәкыл көмештән бәяләнсен.

17 Әгәр берәү үзенең кырын, нәзер әйтеп, Илленче елда Раббыга багышлый икән, җирнең тулы бәясеннән чыгып эш итсен.

18 Кем дә булса үзенең кырын Илленче елдан соң багышлый икән, рухани кырның бәясен алдагы Илленче елга кадәр калган еллар санына карап киметсен.

19 Әгәр багышлаучы үзенең җирен йолып алырга тели икән, билгеләнгән бәянең биштән бер өлешен өстәп түләргә тиеш; шуннан соң кыр янә аныкы булыр.

20 Әгәр кырны йолып алмаса яки башка берәүгә сатып җибәрсә, аны йолып алудан мәхрүм булыр.

21 Илленче елда ул кыр, хуҗасына кайтарылмыйча, мәңгегә Раббыга багышланган изге кыр булып саналыр һәм руханиларның мөлкәтенә әверелер.

22-23 Әгәр берәү үзе сатып алган, ягъни ата-бабасыннан мирас булып күчмәгән кырны Раббыга багышлый икән, рухани, Илленче елга кадәр калган еллар санына карап, кырның бәясен хисапласын, һәм ул кеше билгеләнгән бәяне шул ук көнне бирергә тиеш. Түләнгән акча Раббының изге өлеше дип саналыр.

24 Ул кыр кемнән сатып алынган булса, Илленче елда аның үзенә – милекнең беренче иясенә кайтарып бирелсен.

25 Бөтен бәяләр егерме герага тәңгәл булган шәкыл белән билгеләнсен.

26 Беренче булып туган терлекне Раббыга багышларга ярамый, чөнки ул инде болай да Раббыныкы санала; эре терлектәнме, вак терлектәнме – алар барысы да Раббыныкы.

27 Әгәр ул чиста булмаган терлек икән, аны, билгеләнгән бәянең биштән бер өлешен өстәп, йолып алырга мөмкин. Әгәр йолып алынмаса, әлеге терлек билгеләнгән бәядән сатылсын.

28 Нәзер әйтеп, Раббыга бөтенләйгә багышланган бер нәрсәне сатып та, кире алып та булмый. Бу һәр нәрсәгә кагыла – кешегә дә, терлеккә дә, ата-бабасыннан мирас булып калган мөлкәткә дә. Шул рәвешле багышланган һәр нәзер – тулысынча Раббыныкы.

29 Бөтенләйгә багышланган кешене кире сатып алып булмый – аны үтерергә кирәк.

30 Җирдән алынган барлык уңышның һәм агачлардан җыеп алынган җимешнең уннан бере – Раббыныкы. Ул гошер – Раббының изге өлеше.

31 Әгәр кем дә булса әлеге өлешне йолып алырга тели икән, аның бәясенә биштән бер өлешен өстәп бирергә тиеш.

32 Барлык эре һәм вак терлекнең көтүче таягы астыннан үткән һәр унынчысы – Раббының изге өлеше.

33 Ул терлек яхшы булса да, начар булса да, хуҗа аны алмаштырып торырга тиеш түгел; әгәр кем дә булса аны алмаштыра икән, шул терлекләрнең икесе дә, Раббыга багышланып, изге саналыр; аларны йолып алып булмый».

34 Синай тавында исраилиләргә Муса аша бирелгән Раббы боерыклары әнә шулар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan