Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Левиләр 26 - Изге Язма


Итагатьлелек өчен фатиха

1 Үзегезгә потлар ясамагыз, сыннар яки изге баганалар утыртмагыз, табыну өчен, илегездә сырлы ташлар куймагыз. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.

2 Минем шимбә көннәремне билгеләп үтегез, Минем изге урынымны хөрмәт итегез. Мин – Раббы.

3 Әгәр Минем кагыйдәләрем буенча яшәсәгез, Минем боерыкларымны сакласагыз һәм үтәсәгез,

4 яңгырын үз вакытында яудырырмын, һәм җир – үзенең уңышын, агачлар үзенең җимешен бирер.

5 Сезнең уңышыгыз шулчаклы мул булыр ки, ашлык сугу – йөзем җыяр вакыт, ә йөзем җыю – ашлык чәчәр вакыт җиткәнче дәвам итәр; һәм сез икмәкне туйганчы ашарсыз, үз җирегездә имин яшәрсез.

6 Илегезгә тынычлык җибәрермен. Йокларга ятканда, сезне һичкем куркытмас. Җирегездән ерткыч җәнлекләрне куармын, һәм сезгә кылыч янамас.

7 Дошманнарыгызны сез куып җибәрерсез – алар сезнең кылычтан һәлак булырлар.

8 Сезнең бишегез – йөз дошманны, ә йөзегез ун мең дошманны куар, сугышта дошманнарыгыз сезнең кылычтан кырылыр.

9 Сезне кайгыртырмын, үрчемле итәрмен һәм ишәйтермен, сезнең белән төзегән Килешүемне үтәрмен.

10 Иген уңышыгыз шулчаклы мул булыр ки, узган елгы икмәкне ашап бетерә алмыйча, яңасына урын әзерләр өчен, искесен чыгарып ташларсыз.

11 Ә Минем торагым сезнең арада булыр, һәм сез Миңа җирәнгеч булмассыз.

12 Мин сезнең арагызда йөрермен, сезнең Аллагыз булырмын, ә сез Минем халкым булырсыз.

13 Мин – сезнең Раббы Аллагыз; кол булмасыннар дип, сезне Мисырдан алып чыктым, богауларыгызны өзеп ташладым һәм башыгызны горур тотарга мөмкинлек бирдем.


Буйсынмаган өчен җәза

14 Әгәр Мин әйткәннәрне тыңламасагыз, барлык шушы боерыкларымны үтәмәсәгез,

15 кагыйдәләремне кире каксагыз, кануннарыма җирәнеп карасагыз, барлык боерыкларымны үтәмәсәгез һәм шул рәвешле Килешүемне бозсагыз,

16 Мин сезнең белән менә ничек эш итәрмен: сезгә дәһшәт, төрле авырулар һәм бизгәк җибәрермен. Күзләрегез күрмәс булыр, һәм шул авырулар гомерегезне алып китәр. Ашлык чәчәрсез, әмма тырышуыгыз бушка китәр – уңышны дошманнарыгыз ашар.

17 Ачулы карашымны сезгә юнәлткәч, сез дошманнарыгыз алдында җиңелерсез – алар сезнең өстән хакимлек итәр, һәм сез шулкадәр куркак булырсыз ки, эзәрлекләүче булмаганда да качарсыз.

18 Әгәр дә сез, шуларга да карамастан, Мине тагын да тыңламасагыз, гөнаһларыгыз өчен җәзамны җиде мәртәбә арттырырмын.

19 Сезнең тәкәбберлегегезне сындырырмын, күгегезне – тимер, җирегезне бакыр кебек итәрмен.

20 Сез көчегезне юкка гына сарыф итәрсез, чөнки җирегез уңыш китермәс, һәм җирегездәге агачлар җимеш бирмәс.

21 Әгәр шуннан соң да, киреләнеп, Мине тыңларга теләмәсәгез, гөнаһларыгыз өчен җәзамны янә дә җиде мәртәбә арттырырмын.

22 Сезгә каршы ерткыч җәнлекләр җибәрермен: алар балаларыгызны үтерерләр һәм терлегегезне юкка чыгарырлар; нәтиҗәдә, сезнең саныгыз бик нык кимер, юлларыгыз бушап калыр.

23-24 Инде болардан соң да шелтәмне кабул итмәсәгез һәм Миңа карышсагыз, Мин дә сезнең дошманыгызга әйләнермен һәм гөнаһларыгыз өчен җәзамны җиде мәртәбә арттырырмын;

25 ә Килешүне бозганыгыз өчен, сездән үч алырмын – башыгызга кылыч булып төшәрмен; шәһәрләрегезгә кереп качсагыз да, өстегезгә үләт җибәрермен, һәм сез дошманнарыгыз кулына бирелерсез.

26 Мин сезнең икмәгегезне бетерермен; шунлыктан, икмәк пешерер өчен, ун хатынга бер мич җитәр, һәм икмәк үлчәп кенә бирелер; сез ашарсыз, әмма туймассыз.

27-28 Әгәр дә инде болардан соң да Мине тыңламасагыз һәм Миңа карышсагыз, Мин, бар ачуымны җыеп, сезгә каршы чыгармын һәм гөнаһларыгыз өчен җиде мәртәбә артыграк җәза бирермен.

29 Сез үз угыл-кызларыгызның итен ашарсыз.

30 Калку җирдәге потханәләрегезне туздырырмын, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрегезне җимерермен, мәетләрегезне потларыгызның ватыклары өстенә өярмен. Сез Миңа җирәнгеч булырсыз.

31 Шәһәрләрегезне хәрабә итәрмен, изге урыннарыгызны җимерермен һәм бүләкләрегезнең хуш исе белән хозурланмам;

32 җирегезне бөлгенлеккә төшерермен – хәтта аны басып алган дошманнарыгыз да, шуны күреп, хәйран калыр.

33 Үзегезне төрле халыклар арасына таратырмын һәм, кылычымны чыгарып, артыгыздан куармын – җирегез буш булыр, шәһәрләрегез җимерелер.

34 Сез дошманыгыз илендә әсирлектә булып, үз илегез ташландык хәлдә ятканда, кыр-басуларыгызда тынычлык хөкем сөрер – сез бирмәгән ял еллары хисабына җир рәхәтлек кичерер.

35 Шулай ташландык хәлдә яткан чакта, басу-кырларыгыз тынычланып калыр, чөнки, илегездә яшәгәндә, сез җиргә тиешле ялны бирмәдегез.

36 Исән калганнарыгызны дошман җирендә шомга салырмын, һәм алар, яфрак селкенгән тавыштан да котлары алынып, сугыштан качкан кебек качарлар һәм, һичкем куа килмәсә дә, куркудан егылырлар.

37 Һичкем эзәрлекләмәсә дә, кылычтан куркып качкан кебек, алар бер-берсенә абынып егылырлар, һәм дошманнарына каршы торырлык хәлләре булмас.

38 Сез чит халыклар арасында һәлак булырсыз, һәм дошман җире сезне йотар.

39 Ә инде исән калучылар булса, алар үзләренең һәм ата-бабаларының гөнаһлары өчен дошман җирендә череп бетәр.

40 Әгәр алар үзләренең һәм ата-бабаларының гөнаһларын, Миңа каршы җинаять эшләүләрен, Минем белән дошманлашуларын

41 һәм шул сәбәпле Минем аларга каршы чыгуымны – дошман җиренә сөрүемне аңласалар, имансыз йөрәкләре күндәмләнеп, үзләренең гөнаһлары өчен җәза алсалар,

42 шул чагында Ягъкуб, Исхак һәм Ибраһим белән төзегән Килешүемне, шулай ук әлеге җирне искә төшерермен.

43 Халыктан бушап калганнан соң, ташландык хәлдә яткан җир тиешле ял еллары хисабына тынычлык кичерер; ә алар үзләренең гөнаһлары өчен җәза алырлар, чөнки алар, Минем кануннарымны кире кагып, кагыйдәләремә җирәнеп карадылар.

44 Шулай булса да, дошман җирендә аларны тулысынча юк итмәс һәм алар белән төзегән Килешүемне бозмас өчен, алардан бөтенләй баш тартмам һәм аларга җирәнеп карамам. Мин – Раббы, аларның Алласы.

45 Алар хакына Мин ата-бабалары белән төзегән Килешүемне исемә төшерермен. Ата-бабаларына Аллаһы булыр өчен, Мин аларны чит халыклар күз алдында Мисыр җиреннән алып чыктым. Мин – Раббы».

46 Раббы Синай тавында Муса аша исраилиләргә биргән кагыйдәләр, карарлар вә кануннар әнә шулар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan