Левиләр 25 - Изге ЯзмаҖиденче ел – җир ял итә торган ел 1 Синай тавында Раббы Мусага болай диде: 2 – Исраилиләр белән сөйләш, аларга менә нәрсә дип әйт: «Мин сезгә бирәсе җиргә килгәч, һәр җиденче елны Раббы хөрмәтенә җиргә ял итәргә бирегез. 3 Алты ел кырларыгызга ашлык чәчегез, алты ел бакчаларыгызда йөзем куакларыгызны кыскартыгыз һәм уңыш җыегыз, 4 ә җиденче ел – үзенә бер төрле, җир ял итә торган ел, Раббыга багышланган ел булсын: кырларыгызда ашлык чәчмәгез, йөзем куакларын кыскартмагыз. 5 Үзе тишелеп чыккан ашлыкны урмагыз, бакчаларыгыздагы киселмәгән йөзем куагының җимешен җыймагыз – бу елда җир ял итсен. 6-7 Ял иткән елында җир һәммәгезне: сезнең үзегезне, колларыгызны, җарияләрегезне, ялчыларыгызны, арагызда вакытлыча яшәүче килмешәкләрне, терлегегезне, илдәге ерткыч җәнлекләрне дә ризык белән тәэмин итәр. Чәчми үскән һәммә нәрсә сезгә ризык булыр. Илленче ел – колларны иреккә җибәрә һәм мирас мөлкәтен хуҗасына кайтара торган ел 8 Җиде елны җиде тапкыр кушып санагыз – җәмгысы кырык тугыз ел чыгар. 9 Шуннан, җиденче айда, айның унынчы көнендә, ягъни Гөнаһ йолу көнендә, һәр урында мөгез быргылар кычкыртыгыз. 10 Илленче елны изге дип игълан итегез, җирдә яшәүче барлык кешеләргә азатлык белдерегез; бу – сезнең өчен Яңарыш елы; һәркем үз гаиләсенең биләмәсенә кайтсын, һәркем үз кабиләсенә кушылсын. 11 Илленче ел сезнең өчен Яңарыш елы булсын: бу елда чәчмәгез дә, урмагыз да, бакчаларыгыздагы кыскартылмаган йөзем куакларының җимешен дә җыймагыз, 12 чөнки бу – Яңарыш елы, сезнең өчен изге ел. Җир үстергән нәрсәне генә ашагыз. 13 Илленче елда һәркем үз гаиләсенең биләмәсенә кайтсын. 14 Әгәр үзегезнең халыктан берәрсенә җир сатсагыз яки, киресенчә – үзегез җир сатып алсагыз, бер-берегезне алдамагыз. 15 Җирне сатканда, аның бәясен Илленче елга кадәр калган уңыш елларының санын кертеп исәпләгез. 16 Еллар саны күп булса, бәяне күтәрегез, ә инде еллар саны аз булса, бәясен киметегез, чөнки асылда җирдән җыеп алынасы уңыш сатыла. 17 Бер-берегезне алдамагыз, Аллагыздан куркып, Аны хөрмәт итегез. Мин – сезнең Раббы Аллагыз. 18 Минем кагыйдәләремне һәм кануннарымны саклап, шулар буенча гамәл кылыгыз; шулай эшләсәгез, илегездә имин яшәрсез. 19 Менә шул чагында җир үзенең җимешләрен бирер, һәм сез туйганчы ашарсыз; илегездә имин яшәрсез. 20 „Ашлыкны чәчмәгәч, урып-җыймагач, Җиденче елда без нәрсә ашарбыз соң?!“ – диярсез. 21 Алтынчы елда Мин фатихамны бирермен, һәм сез җирдән өч елга җитәрлек уңыш җыярсыз. 22 Сигезенче елда иген иккәндә дә, тугызынчы елда уңыш өлгергәнче дә, әле һаман искедән калган икмәкне ашарсыз. 23 Җир гомерлеккә сатылырга тиеш түгел, чөнки җир – Минеке; сез исә бу җирдә читтән килгәннәр һәм вакытлыча яшәүчеләр кебек кенә. 24 Җир сатып алсагыз, элеккеге хуҗасының аны кире сатып алу мөмкинлеге булырга тиеш. 25 Әгәр берәр туганың, бөлгенлеккә төшеп, үзенең биләмәсен сата икән, аның иң якын кардәше, түләп, биләмәне кире кайтарып алсын. 26-27 Әгәр аның, түләп, биләмәне йолып алырдай кардәше булмаса, әмма соңрак үзе баеп китә һәм биләмәсен кире сатып алырга мөмкинлек таба икән, Илленче елгача калган елларны исәпләп, җирне биләгән кешегә түләсен дә биләмәсенә яңадан хуҗа булсын. 28 Әгәр әлеге кеше җирне кайтарып сатып алырга мөмкинлек таба алмый икән, аның җире Илленче елга кадәр сатып алган кеше кулында калсын, ә инде Илленче елда кабат элекке хуҗасына кайтарылсын. 29 Әгәр берәү диварлы шәһәрдә үз йортын сата икән, сатылган көннән башлап, бер ел дәвамында йортын кайтарып сатып алырга мөмкин. Кайтару вакыты – бер елдыр. 30 Әгәр тулы бер ел эчендә йортын киредән сатып алмаса, ул йорт сатып алган кешенең һәм аның нәсел варисларының кулында гомергә калсын, Илленче елда да аның кулыннан китмәсен. 31 Дивар белән әйләндереп алынмаган авыллардагы йортлар ачык кыр кебек саналсын; аларны кайтарып сатып алырга мөмкин; Илленче елда ул йортлар элекке хуҗасына кайтарылсын. 32 Левиләрнең шәһәрләрендә исә левиләргә үз йортларын теләгән вакытта кайтарып сатып алырга ярый. 33 Левиләр, түләп, үз биләмәләрен кире сатып алырга мөмкин. Левиләрнең шәһәрләрендә левиләр саткан йортлар Илленче елда үзләренә кире кайтарылырга тиеш, чөнки андый шәһәрләрдәге йортлар аларга исраилиләрдән бирелгән милек булып исәпләнә. 34 Әмма аларның шәһәр тирәсендәге кырлары сатылмасын, чөнки алар – левиләрнең мәңгелек биләмәсе. 35 Берәр туганыгыз бөлгенлеккә төшсә һәм аның үз-үзен тәэмин итәрлек чамасы калмаса, читтән килгән кешегә, ягъни килмешәккә ярдәм иткән кебек, аңа да ярдәм итегез – ул сезнең арада яшәвен дәвам итәрлек булсын. 36-37 Аңа әҗәткә биреп торган акчагыздан да, саткан азык-төлегегездән дә риба алмагыз; үзегезнең Аллагыздан куркып, Аны хөрмәт итегез – туганыгыз әнә шулай сезнең арада яшәсен. 38 Кәнган җирен сезгә бирү һәм сезнең Аллагыз булу өчен, Мин, Раббы Аллагыз, сезне Мисыр җиреннән алып чыктым. 39 Әгәр берәр туганың, фәкыйрьлеккә төшеп, үзен сиңа сатса, син аны кол кебек эшләтмә. 40 Ул синең өчен ялчы яки килмешәк кебек булырга тиеш; Илленче елга кадәр ул сиңа эшләсен, 41 шуннан соң үзе дә, аның балалары да синнән китсеннәр – ул үзенең нәселе янына, ата-бабаларының биләмәсенә кайтсын. 42 Чөнки исраилиләр – Минем колларым, аларны Мин Мисыр җиреннән алып чыктым, шуңа күрә алар коллар кебек сатылырга тиеш түгел. 43 Аларга рәхимсез булмагыз – Аллагыздан куркып, Аны хөрмәт итегез. 44 Ир-ат яисә хатын-кыз колларыгыз әйләнә-тирәгездәге чит халыклардан булсын. Чит халыклардан үзегезгә кол сатып ала аласыз. 45 Шулай ук килмешәкләрне һәм аларның сезнең илдә яшәгәндә дөньяга килгән токымын үзегезгә кол итеп сатып алырга мөмкин, һәм алар сезнең милкегез булыр. 46 Аларны, мирас милке итеп, балаларыгызга калдыра аласыз; ул коллар гомерлеккә сезнеке булыр. Ә үзегезнең туганнарыгызга – исраилиләргә – рәхимсезлек кылмагыз. 47 Әгәр сезнең арада яшәүче берәр килмешәк баеп китсә, ә туганнарыгыздан кем дә булса, бөлгенлеккә төшеп, әлеге килмешәккә яки аның гаиләсеннән берәрсенә үзен сатса, 48 азатлык хакын түләп, аны йолып алырга мөмкин. Аны берәр туганы – 49 абыйсы, абыйсының углы яки аның кабиләсеннән кем дә булса, азатлык хакын түләп, аны йолып алырга мөмкин. Яисә, хәлләнеп китеп, үз-үзен азат итсен. 50 Ул, үзе сатылган елдан башлап, Илленче елга кадәр калган елларны санап, хуҗасы белән бергә исәп-хисап ясасын. Азатлыкка чыгу бәясе шул еллар санына карап билгеләнсен, һәм ул бәя ялчының эш хакы кебек исәпләнсен. 51 Әгәр калган елларның саны күп булса, ул, әлеге еллар санына карап, күбрәк йолым түләргә тиеш. 52 Илленче елга кадәр калган елларның саны аз булса, азатлык хакын шул еллар санына карап түләсен. 53 Ул килмешәк сезнең туганыгызга ялчыга карагандай карасын – рәхимсезлек кылырга килмешәккә юл куелмасын. 54 Әгәр сатылган туганыгыз азатлык хакын түләп йолып алынмаса, ул үзе һәм аның балалары Илленче елда, ягъни Яңарыш елында азат ителергә тиеш. 55 Чөнки исраилиләр – Минем колларым; Мисыр җиреннән Мин аларны Үзем алып чыктым. Мин – сезнең Раббы Аллагыз. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia