Левиләр 24 - Изге ЯзмаИзге бүлмәдәге яктырткыч һәм икмәк турындагы кагыйдә 1 Раббы Мусага болай диде: 2 – Яктырткычлар һәрвакыт янып торсын өчен, сыйфатлы зәйтүн мае китерегез, дип исраилиләргә әмер ит. 3 Очрашу чатырының Боерыклар сандыгы куелган бүлмәсен аерып торучы пәрдәнең тышкы ягындагы яктырткычлар Раббы каршында кичтән алып иртәнгә кадәр янсын өчен, Һарун аларны һәрвакыт күзәтеп торырга тиеш. Сезнең киләчәк буыннар өчен бу – мәңгелек кагыйдә. 4 Раббы алдындагы саф алтын шәмдәлгә куелган яктырткычларны Һарун һәрвакыт көйләп торырга тиеш. 5 Сыйфатлы бодай оны алып, унике икмәк пешер; һәр икмәккә бер эфа онның уннан ике өлеше сарыф ителсен. 6 Аларны Раббы алдындагы саф алтын белән капланган өстәлгә алтышардан ике рәт итеп тезеп куй. 7 Һәр рәт өстенә хуш исле саф сумала-майлар куй; әлеге сумала-майлар, икмәк бүләгенең яндырыла торган өлеше буларак, Раббыга багышлансын. 8 Һәр шимбә көнне бу икмәкләр Раббы алдына куелырга тиеш; бу – исраилиләрнең мәңгелек вазифасы. 9 Ул икмәкләр Һарун белән аның угылларына була, һәм алар аны изге урында ашасыннар, чөнки бу – мәңгегә аларныкы, Раббыга багышланган яндыру бүләкләренең иң изгеләрдән саналган өлеше. Раббыны хурлаган кеше турындагы канун 10 Көннәрдән беркөнне бер исраили хатынның мисырлыдан туган углы станда яшәүче бер исраили белән ызгышып китте дә, 11 Раббы исемен хурлап, яман сүзләр әйтте. Шуңа күрә аны Муса янына алып килделәр. (Бу егетнең анасы Дан ыругыннан Дибри кызы Шеломит иде.) 12 Раббыдан хөкем чыкканчы, аны сак астына алдылар. 13 Шуннан соң Раббы Мусага болай диде: 14 – Яман теллеләнгән кешене станнан читкә чыгар, аның хурлавын ишеткән кешеләр үзләренең кулларын шул кешенең башына куйсыннар, һәм бар халык аны таш атып үтерсен. 15 Исраилиләргә игълан ит: «Кем дә булса үзенең Алласын хурлый икән, ул җәзага тартылырга тиеш. 16 Раббының исемен хурлаучыны үлем җәзасы көтә: бар халык аны таш атып үтерсен. Раббы исемен хурлаучы – килмешәкме ул, җирле кешеме – үлемгә тапшырылсын. 17 Әгәр берәр кеше кемне дә булса үтерә икән, аны үлем җәзасы көтә. 18 Кем дә булса икенче бер кешенең хайванын үтерә икән, шуның бәрабәренә үзенең терлеген бирергә тиеш: җанга – җан. 19 Берәүне имгәткән кешенең үзен дә имгәтергә кирәк: 20 сөяккә – сөяк, күзгә – күз, тешкә – теш. Ул кеше нинди зыян салса, үзенә дә шундый ук зыян салынсын. 21 Кем дә булса терлек үтерә икән, шуның өчен терлек белән түләргә тиеш. Әгәр инде берәү кеше үтерә икән, үзе дә үлем җәзасы алсын. 22 Килмешәкләр өчен дә, җирле кешеләр өчен дә канун бер булсын. Мин – сезнең Раббы Аллагыз». 23 Шуннан соң Муса моны исраилиләргә игълан итте. Теге яман теллеләнгән кешене, станнан читкә чыгарып, таш атып үтерделәр. Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, исраилиләр шулай эшләде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia