Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Левиләр 20 - Изге Язма


Кылган гөнаһлар өчен бирелгән җәза

1 Раббы Мусага болай диде:

2 – Исраилиләргә игълан ит: «Исраилиләрнең яки алар арасында яшәүче килмешәкләрнең берәрсе үзенең баласын Молых илаһына корбанга китерә икән, ул кеше үлемгә тапшырылырга тиеш – Исраил халкы аны таш атып үтерсен.

3 Андый кешегә Мин карашымны юнәлтермен – аны үз халкыннан читләштерермен, чөнки ул, үзенең баласын Молых илаһына биреп, Минем изге урынымны нәҗесли һәм Минем изге исемемне хур итә.

4 Әгәр үзенең баласын Молых илаһына тапшырган андый кешене халык игътибарсыз калдырса – аны юк итмәсә,

5 Мин андый кешегә дә, аның гаиләсенә дә карашымны юнәлтермен – аларны үз халкыннан читләштерермен; шулай ук, Миңа тугры булмыйча, Молых илаһына табынган кешегә иярүчеләрне дә читләштерермен.

6 Әгәр берәү, Миңа тугры булмыйча, әрвахларның рухын чакыручыларга һәм сихерчеләргә мөрәҗәгать итә икән, Мин андый кешегә карашымны юнәлтермен – аны үз халкыннан читләштерермен.

7 Үзегезне изгелектә тотыгыз, изге булыгыз, чөнки Мин – сезнең Раббы Аллагыз.

8 Минем кагыйдәләремне саклагыз һәм үтәгез. Мин – Раббы, сезне изге итүче.

9 Үз атасына яки анасына яман телле булган һәркем үлемгә тапшырылырга тиеш, чөнки андый кеше атасына яки анасына яман сүзләр әйтте; үлемендә ул үзе гаепле була.

10 Кем дә булса якынының хатыны белән зина кылса, зина кылучы ир кеше дә, хатын да үлемгә тапшырылырга тиеш.

11 Кем дә булса атасының хатыны белән якынлык кылса, ул үзенең атасын хур итә; ул ир дә, хатын да үлемгә тапшырылырга тиеш; үз үлемендә алар үзләре гаепле булалар.

12 Әгәр дә берәү үзенең килене белән якынлык кылса, алар икесе дә үлемгә тапшырылырга тиеш. Алар кабахәтлек эшлиләр; үз үлемендә үзләре гаепле булалар.

13 Әгәр берәр ир-ат, хатын-кыз белән якынлык кылган кебек, икенче ир белән якынлык кылса, кабахәтлек эшләгәнгә, алар икесе дә үлемгә тапшырылырга тиеш; үз үлемендә алар үзләре гаепле булалар.

14 Әгәр нинди дә булса ир үз хатыны өстенә аның анасын да хатын итеп ала икән, бу – бозыклык; сезнең арагызда бозыклыклар булмасын өчен, ул ир дә, әлеге хатыннар да яндырып үтерелсен.

15 Кем дә булса хайван белән якынлык кыла икән, ул кеше үлемгә тапшырылырга, хайван да үтерелергә тиеш.

16 Әгәр берәр хатын нинди дә булса хайван белән якынлык кыла икән, хатын да, хайван да үтерелергә тиеш; алар икесе дә үлемгә тапшырылырга тиеш; үз үлемендә алар үзләре гаепле булалар.

17 Әгәр ир кеше кыз туганын – атасының яки анасының кызын – хатынлыкка алса һәм аның белән якынлык кылса, бу – хурлык; алар үз халкының күз алдыннан читләштерелергә тиеш. Үзенең кыз туганын хур иткән андый кеше җәзага тартылсын.

18 Әгәр берәр кеше күрем күрүче хатын-кыз белән якынлык кылса, алар икесе дә нәҗеслектән арыну канунын бозган булып исәпләнә, һәм алар икесе дә халыктан читләштерелергә тиеш.

19 Анаңның да, атаңның да кыз туганы белән якынлык кылма, чөнки алай эшләгән кеше үзенең кан кардәшен хур итә; андый ир дә, хатын да җәзага тартылсын.

20 Кем дә булса туган абыйсының хатыны белән якынлык кыла икән, ул кеше үзенең абыйсын мәсхәрә итә; андый ир дә, хатын да гөнаһ кылуда гаепле була; алар баласыз килеш үлеп китәрләр.

21 Әгәр кем дә булса бертуганының хатынын ала икән, бу – нәҗеслек; андый кеше үзенең бертуганын хур итә; ул ир дә, хатын да бала тудырмаслар.

22 Минем барлык кагыйдәләремне вә кануннарымны саклап, шулар буенча гамәл кылсагыз, Мин алып барачак җир сезне кире какмас.

23 Арагыздан Мин куып җибәрәчәк халыкларның гадәтләрен кабатламагыз. Шушы кабахәтлекләрне эшләгәнгә күрә, Минем өчен алар җирәнгечтер.

24 Сезгә исә Мин шуны әйтәм: „Сез аларның җирләрен биләрсез; сөт вә бал агып торган ул җирне Мин сезгә биләмә итеп бирермен“. Мин – Раббы Аллагыз, Мин сезне барлык башка халыклардан аерып алдым.

25 Чиста хайванны, чиста кошны чиста булмаганнан аера белегез. Мин сезгә әйткән чиста булмаган хайваннар, кошлар һәм сөйрәлүчеләр белән үзегезне нәҗесләмәгез.

26 Минем алда изге булыгыз, чөнки Мин, Раббы, изгемен. Мин сезне Үзем өчен башка халыклардан аерып алдым.

27 Әрвахларның рухын чакыручы, сихерче ир-ат яки хатын-кыз үлем җәзасына тартылырга тиеш – аларны таш атып үтерегез; үлемнәрендә алар үзләре гаепле».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan