Левиләр 16 - Изге ЯзмаГөнаһ йолу көне 1-2 Һарунның ике углы Раббыга якынаеп вафат булганнан соң, Раббы Мусага болай дип әйтте: – Абыең Һарунга искәртеп куй: пәрдә артына, Иң изге бүлмәгә, Аллаһы сандыгы өстендәге гөнаһ йолу урынына ул вакытлы-вакытсыз кермәсен, юкса үләр. Мин бит гөнаһ йолу урыны өстендә болыт эчендә пәйда булырмын. 3 Шуңа күрә Һарун, Иң изге бүлмәгә кергәндә, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер үгез бозау һәм, тулаем яндыру корбаны итеп, бер сарык тәкәсе китерергә тиеш. 4 Өстенә ул изге җитен күлмәк, эчтән җитен ыштан киеп, билен җитен пута белән бусын да җитен баш киеме кисен. Болар – изге киемнәр. Боларны кигәнче, ул юынырга тиеш. 5 Гөнаһ йолу корбаны итеп, Һарун Исраил халкыннан ике кәҗә тәкәсе һәм, тулаем яндыру корбаны итеп, бер сарык тәкәсе алсын; 6 үзе һәм гаиләсе гөнаһтан арынсын өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, үгез бозау тәкъдим итсен. 7 Аннары ике кәҗә тәкәсе алып, Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына китерсен дә 8 жирәбә салсын: тәкәнең берсен – Раббы, икенчесен Азазел өчен. 9 Жирәбә буенча Раббыга чыккан кәҗә тәкәсен Һарун гөнаһ йолу корбаны итеп тәкъдим итсен. 10 Ә инде жирәбә буенча Азазелга чыкканын ул тере килеш Раббы алдына китерсен. Әлеге кәҗә тәкәсе, халыкның гөнаһларын йолыр өчен, чүлгә, Азазелга җибәрелергә тиеш. 11 Һарун, үзен һәм гаиләсен гөнаһтан арындырыр өчен, үгез бозауны суеп, гөнаһ йолу корбаны китерсен. 12 Сумала-майлар көйрәтү савытын алып, Раббы алдындагы мәзбәхтән утлы күмер вә төеп вакланган ике уч хуш исле сумала-майлар салсын да пәрдә артына кертсен 13 һәм, Боерыклар сандыгы өстендәге гөнаһ йолу урынын хуш исле сумала-майлар болыты капласын өчен, сумала-майларны Раббы алдына ут өстенә куйсын. Шулай эшләгәндә, ул үлми калыр. 14 Һарун, үгез бозауның канына бармагын манып, гөнаһ йолу урынының алгы ягына, аннары гөнаһ йолу урынының алдында җиде мәртәбә чәчрәтсен. 15 Шуннан соң Һарун, халык өчен гөнаһ йолу корбаны булган кәҗә тәкәсен суеп, канын пәрдәнең артына алып керсен һәм үгез бозау каны белән эшләгәнне эшләсен: аны гөнаһ йолу урынының өстенә һәм аның алдында чәчрәтсен. 16 Ул шушылай итеп Иң изге бүлмәне исраилиләрнең нәҗеслегеннән һәм җинаятьләреннән, бөтен гөнаһларыннан чистартыр. Очрашу чатыры белән дә ул шулай эшләсен, чөнки бу чатыр нәҗесләнеп беткән халык арасында урнашкан. 17 Һәммәсе нәҗеслектән арынсын өчен, Һарун, Иң изге бүлмәгә кереп, үзен, гаиләсен вә Исраил халкын гөнаһлардан пакьләп чыкканчы, Очрашу чатырында бер кеше дә булмаска тиеш. 18 Шуннан соң Һарун, Раббы алдындагы мәзбәх янына чыгып, аны нәҗеслектән арындырсын. Үгез бозауның, кәҗә тәкәсенең канын алып, мәзбәхнең барлык мөгезләренә сөртсен. 19 Бармагын канга манып, җиде мәртәбә мәзбәх өстенә чәчрәтсен. Шушылай итеп, ул аны исраилиләрнең нәҗеслегеннән арындырыр һәм изгеләндерер. 20 Иң изге бүлмәне, Очрашу чатырын һәм мәзбәхне чистартканнан соң, Һарун тере кәҗә тәкәсе алып килсен. 21 Кулларын тәкәнең башына куеп, исраилиләрнең барлык хилаф эшләрен һәм җинаятьләрен, бөтен гөнаһларын танып сөйләсен дә шул гөнаһларны тәкәнең башына йөкләсен; аннары билгеләнгән бер кеше белән тәкәне чүлгә чыгарып җибәрсен. 22 Кәҗә тәкәсе, халыкның барлык гөнаһларын үз өстенә йөкләп, кешесез җиргә китәр. Билгеләнгән кеше тәкәне чүлгә җибәргәннән соң, 23 Һарун, Очрашу чатырына кереп, Иң изге бүлмәгә кергәндә кигән җитен киемнәрен салсын да шунда калдырсын; 24 изге урында юынып, гадәти киемнәрен кисен дә, чыгып, үзе һәм бөтен халык гөнаһтан арынсын өчен, үзенең һәм халыкның тулаем яндыру корбаннарын Раббыга тәкъдим итсен. 25 Моннан тыш, гөнаһ йолу корбаны булган терлек маен мәзбәхтә яндырсын. 26 Кәҗә тәкәсен чүлгә, Азазелга илткән кеше үзенең киемнәрен һәм тәнен юарга тиеш, шуннан соң ул станга керә алыр. 27 Гөнаһ йолу өчен корбан ителгән һәм, Исраил халкын гөнаһтан пакьләү өчен, каннары Иң Изге бүлмәгә алып керелгән үгез бозау белән кәҗә тәкәсе станнан читкә чыгарылырга, һәм аларның тиресе, ите, эчендәге шакшылары яндырылырга тиеш. 28 Аларны яндырган кеше үзенең киемнәрен һәм тәнен юарга тиеш, шуннан соң гына ул станга керә алыр. 29 Менә болар – сезнең өчен мәңгелек кагыйдә: җиденче айда, айның унынчы көнендә ураза тотыгыз; бу көнне, җирле кешеме ул яисә сезнең арада яшәүче килмешәкме, бернәрсә дә эшләмәскә тиеш. 30 Ул көнне, барлык гөнаһларыгызны йолу өчен, гөнаһтан арыну эшләре башкарылсын; Раббы алдында сез шулай пакь булырсыз. 31 Бу – сезнең өчен махсус ял көне, ул көнне сез ураза тотарга тиеш; бу – мәңгелек кагыйдә. 32-33 Чистарту-пакьләү эшләрен атасыннан соң аның урынына билгеләнгән һәм май сөртелгән баш рухани башкарырга тиеш. Иң изге бүлмә, Очрашу чатыры, мәзбәх, руханилар һәм барлык халык пакьләнсен өчен, шушы эшләрне ул изге җитен киемнәрен киеп башкарсын. 34 Менә бу сезгә мәңгелек кагыйдә: исраилиләр барлык гөнаһларыннан арынсын өчен, шушы эшләр елына бер мәртәбә башкарылырга тиеш. Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, һәммәсе шулай эшләнде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia