Левиләр 11 - Изге ЯзмаЧиста һәм нәҗес хайваннар 1 Раббы Муса белән Һарунга болай диде: 2 – Исраилиләргә игълан итегез: «Җир йөзендәге барлык хайваннардан сезгә ашарга яраклылары түбәндәгеләр: 3 аеры тояклы күшәүче теләсә нинди хайван. 4 Аеры тояклы, ләкин күшәмәүче, яисә күшәүче, әмма аеры тояклы булмаган хайванның итен ашарга ярамый. Дөя күшәсә дә, аеры тояклы түгел, сезнең өчен ул хәрәм. 5 Шулай ук кушаяк, күшәсә дә, аеры тояклы түгел, сезнең өчен ул хәрәм. 6 Куян, күшәсә дә, аеры тояклы түгел, сезнең өчен ул хәрәм. 7 Дуңгыз аеры тояклы булса да күшәми, сезнең өчен ул хәрәм. 8 Бу хайваннарның итен ашамагыз һәм үләксәсенә кагылмагыз, сезнең өчен алар хәрәм. 9 Диңгез вә елга суларында канатлы һәм тәңкәле җан ияләренең һәммәсен ашый аласыз. 10 Диңгезләрдә, елгаларда яшәүче канатсыз һәм тәңкәсез җан ияләре – суда мыжлап торган хәшәрәт яисә башка тереклек ияләре сезнең өчен хәрәм. 11 Болар сезнең өчен хәрәм: аларның итен ашамагыз; үләксәләрен дә хәрәм санагыз. 12 Суда яшәүче канатсыз һәм тәңкәсез хайваннарның барысы да сезнең өчен хәрәм. 13-19 Кошлардан түбәндәгеләре сезнең өчен хәрәм: бөркет, гриф, диңгез бөркете, тилгән, лачынның һәр төре, козгынның һәр төре, тәвә кошы, ябалак, акчарлак, карчыганың һәр төре, байгыш, балык аулаучы, ибис, ак ябалак, чүл ябалагы, сип, ләкләк, челән һәм аның һәр төре, һөдһөд һәм ярканат. Аларны ашарга ярамый. 20 Дүрт аякланып йөрүче канатлы бөҗәкләрнең һәммәсе сезнең өчен хәрәм. 21 Әмма җир өстендә сикереп йөрү өчен җайланган аяклары, канатлары булган бөҗәкләрне ашарга мөмкин. 22 Зур саранчаның, кечкенә саранчаның, чикерткәнең һәм шөрчекнең һәр төрен ашарга ярый. 23 Дүрт аягы, канаты булган башка бөҗәкләр сезнең өчен хәрәм. 24 Түбәндәге хайваннарның үләксәсенә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр. 25 Аларның үләксәсенә кагылган һәркем үзенең киемнәрен юарга тиеш, һәм кичкә кадәр ул нәҗес булыр. 26 Тояклары аерылмаган яки күшәмәүче теләсә кайсы хайван сезнең өчен нәҗес; аларның үләксәсенә кагылган һәркем нәҗес булыр. 27 Дүрт тәпиле барлык җанварлар сезнең өчен хәрәм; аларның үләксәләренә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр. 28 Аларның үләксәләренә кагылган һәркем үзенең киемнәрен юарга тиеш, һәм кичкә кадәр ул нәҗес булыр. Болар барысы да сезнең өчен хәрәм. 29-30 Сөйрәлүчеләр арасыннан сезнең өчен чиста булмаганнары менә болар: сукыр тычкан, тычкан, кәлтәнең һәр төре. 31 Барлык сөйрәлүчеләр арасыннан сезнең өчен чиста булмаганнары әнә шулар. Аларның үләксәләренә кагылган теләсә кем кичкә кадәр нәҗес булыр. 32 Әгәр бу хайваннардан берәрсе, үлеп, нинди дә булса эштә кулланыла торган агач әйбергә, чүпрәк-чапракка, тирегә яки капчыкка төшсә, шулар барысы да нәҗес булыр, һәм аларны суга салырга кирәк, алар кичкә кадәр нәҗес калыр, шуннан соң чистарыр. 33 Шулардан берәрсенең үләксәсе балчык савыт эченә төшсә, савыт эчендәге әйбер нәҗес саналыр, ә ул савытны ватарга кирәк. 34 Әгәр ашарга яраклы берәр ризык өстенә шул савыттан су салынса, ул ризык нәҗес саналыр, һәм андый савыт эчендәге һәртөрле эчемлек тә нәҗес булыр. 35 Җанварның үләксәсе төшкән бар нәрсә нәҗес булыр; мичкә яки учакка төшкән булса, аларны җимерегез. Алар сезнең өчен нәҗес, аларны нәҗес исәпләгез. 36 Үләксә төшкән чишмә яки су саклау урыны гына үзенең чисталыгын җуймас, әмма үләксәгә кагылган һәркем нәҗес саналыр. 37 Үләксәнең нинди дә булса өлеше чәчүлек орлыгы өстенә төшсә, ул орлык чисталыгын җуймас. 38 Ә инде бүрттерергә салынган орлык өстенә төшсә, ул орлык сезнең өчен нәҗес булыр. 39 Ашарга яраклы берәр хайван үлсә, аның үләксәсенә кагылган кеше кичкә кадәр нәҗес саналыр. 40 Әлеге хайванның итен ашаган кеше үзенең киемнәрен юарга тиеш, һәм кичкә кадәр ул нәҗес булыр; хайван үләксәсенә кагылган кеше дә үзенең киемнәрен юарга тиеш, һәм кичкә кадәр ул нәҗес булыр. 41 Сөйрәлүчеләрнең һәммәсе сезнең өчен хәрәм, аларны ашарга ярамый. 42 Сөйрәлүчеләрнең – шуышып йөрүчеме ул, дүрт яки күбаяклымы – берсен дә ашамагыз, чөнки алар хәрәм. 43 Бернинди сөйрәлүче белән дә үзегезне нәҗесләмәгез – алар сезне пычратмасын. 44 Мин – сезнең Раббы Аллагыз; үзегезне изгеләндерегез һәм изге булыгыз, чөнки Мин изге; сөйрәлүчеләр белән үзегезне пычратмагыз. 45 Сезнең Аллагыз булыр өчен, сезне Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы – Миндер, шулай булгач, изге булыгыз, чөнки Мин изге. 46 Хайваннар, кошлар, суда яшәүчеләр һәм сөйрәлүчеләр хакындагы канун әнә шундый. 47 Нәҗесне – чистадан, ашарга яраклы хайванны ашарга ярамаганнан аерырга тиеш сез». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia