Хөкемчеләр 9 - Изге ЯзмаӘбумәликнең бөтен Шәкем өстеннән идарә итүе 1 Көннәрдән беркөнне Еруб-Багал углы Әбумәлик, әнкәсенең ир кардәшләре янына Шәкемгә килеп, аларга һәм аларның бөтен нәселенә: 2 – Шәкем халкына җиткерегез: «Сезнең өстән Еруб-Багалның җитмеш углы яисә берсе генә идарә иткәндә яхшыракмы?» Аннары шуны да онытмагыз: мин сезнең белән бер җан, бер тәндер! – диде. 3 Әнисенең кардәшләре әлеге сүзләрне Шәкем халкына җиткерделәр, һәм алар: «Ул бит безгә туган тиешле», – дип, аның ягын алдылар. 4 Шуннан алар аңа Багал-Берит гыйбадәтханәсеннән җитмеш шәкыл көмеш биреп, Әбумәлик шул акчага җыен әтрәк-әләм, башкисәр бәндәләрне яллады да, аларны ияртеп, 5 Офрага, атасының йортына килде һәм үз кардәшләренең – Еруб-Багалның җитмеш углының җанын бер таш өстендә кыйды! Еруб-Багалның төпчек углы Иотам гына качып котыла алды. 6 Аннары Шәкемнең бар халкы һәм Бәйт-Миллода яшәүчеләр, Шәкемдәге изге таш янындагы имән төбендә җыелып, Әбумәликне патша дип игълан иттеләр. Иотамның гыйбрәтле сүзе 7 Бу хакта ишеткәннән соң, Иотам, Гәризим тау башына менеп: – Тыңлагыз мине, Шәкем халкы! Шул чагында Аллаһы да сезне ишетер! – дип кычкырды. 8 – Бервакыт шулай агачлар үзләре өстеннән патша билгеләргә дип җыйналганнар да зәйтүн агачына: «Безнең өстән патшалык кыл!» – дигәннәр. 9 Әмма ул аларга: «Башка агачлар белән идарә итәм дип, илаһларны һәм кешеләрне данлау өчен кулланыла торган май бирүдән туктыйммы?!» – дип җавап кайтарган. 10 Шуннан агачлар: «Безнең өстән син патшалык ит!» – дип, инҗиргә тәкъдим иткәннәр. 11 Әмма ул: «Башка агачлар белән идарә итәм дип, татлы җимеш бирүдән туктыйммы?!» – дип җавап кайтарган. 12 «Безнең өстән син патшалык ит!» – дип, агачлар йөзем куагына тәкъдим иткәннәр. 13 Әмма ул: «Башка агачлар белән идарә итәм дип, аллаларның һәм кешеләрнең күңелен күтәрә торган җимеш суы бирүдән туктыйммы?!» – дип җавап кайтарган. 14 Ниһаять, агачлар: «Безнең өстән син патшалык ит!» – дип, күгән куагына тәкъдим иткәннәр. 15 Күгән куагы агачларга: «Әгәр сез дөрестән дә мине үзегезнең патшагыз итеп билгелисез икән, ярый, килегез, минем күләгәмдә сыеныр урын табыгыз. Әгәр инде риза түгел икәнсез, күгән куагыннан ялкын күтәрелеп, Ливан эрбетләрен яндырып бетерер!» – дигән. 16 Шулай итеп сез, Әбумәликне патша итеп билгеләп, гадел һәм дөрес эш кылдыгызмы?! Еруб-Багалга һәм аның токымына яхшылык белән җавап кайтардыгызмы?! Эшенә күрә әҗерен шулай түләдегезме?! 17 Сезне мидьяниләр кулыннан коткарыр өчен, минем атам гомерен аямый сугышты. 18 Сез исә, аның нәселенә каршы баш күтәреп, аның угылларын кырып бетердегез – бер таш өстендә җитмеш кешенең җанын кыйдыгыз һәм аның кол хатынының углын, сезгә кардәш булган өчен генә, Шәкем патшасы итеп билгеләдегез. 19 Еруб-Багал токымы белән гадел һәм дөрес эш кылдык, дип саныйсыз икән, Әбумәлигегез өчен сөенегез, ул да сезнең өчен куансын! 20 Әгәр инде алай уйламасагыз, Әбумәлик салган ут, Шәкем халкын һәм Бәйт-Миллода яшәүчеләрне яндырып, көл итсен! Шәкем халкы һәм Бәйт-Миллода яшәүчеләр кабызган ут исә Әбумәликне юк итсен! 21 Шуннан соң Иотам, Беерга качып, кардәше Әбумәликтән яшеренеп, шунда яшәде. Шәкем халкының Әбумәликкә буйсынмавы 22 Әбумәлик Исраилдә өч ел дәвамында патшалык итте. 23 Әбумәлик белән Шәкем халкының арасын бозар өчен, Аллаһы, үзенең явыз рухын иңдереп, Шәкем халкы Әбумәликкә буйсынмас булды. 24 Еруб-Багал угылларының кыелган җитмеш җаны өчен, аларның коелган каннары өчен кардәшләре Әбумәлик тә, аңа үзенең ир туганнарын үтерергә булышкан Шәкем халкы да җавап бирергә тиешләр! 25 Шәкемдә яшәүчеләр, Әбумәликкә үч итеп, әйләнә-тирәдәге тау башларында яшеренеп торып юлчыларны талый башладылар. Бу хакта Әбумәликкә хәбәр иттеләр. 26 Көннәрдән беркөнне Шәкем каласына үзенең кардәшләре белән бергә Эбед углы Гагал килде, һәм Шәкем халкы аңа үзенең ышанычын белдерде. 27 Аннары халык, йөзем бакчаларында уңыш җыеп, йөзем изгечтә җимеш суы сыгып, үз илаһларының йортында Әбумәликне сүгә-сүгә ашап-эчеп бәйрәм итте. 28 – Әбумәлик кем дә, Шәкем халкы кем! – дип лаф орды Эбед углы Гагал. – Ни өчен әле без аңа хезмәт итәргә тиеш?! Еруб-Багал углы Әбумәлик үзенең идарәчесе Зәбул белән бергә Шәкем атасы Хамур токымына хезмәт күрсәтергә тиеш! Нигә дип аңа хезмәт итик әле без?! 29 Әгәр шушы халык белән мин идарә итсәмме? Әбумәликне мин, һичшиксез, куып җибәрер идем! «Гаскәреңне җый да алышырга чык!» – дияр идем мин аңа. 30 Шәкем шәһәренең идарәчесе Зәбул, Эбед углы Гагалның сүзләрен ишетеп, ярсуыннан кайнап чыкты. 31 Ул «Эбед углы Гагал, үзенең кардәшләре белән Шәкемгә килеп, шәһәр халкын сиңа каршы котырта. 32 Төнлә үзеңнең халкың белән килеп шәһәр читендә яшеренеп тор да 33 иртәгесен кояш чыкканда шәһәргә һөҗүм ит. Гагал үзенең сугышчылары белән каршыңа чыгар һәм синең кулыңа килеп эләгер» дигән хәбәр белән Әбумәлик янына яшертен генә үзенең кешеләрен юллады. 34 Төнлә Әбумәлик үзенең гаскәре белән яуга кузгалды һәм, Шәкем янына килеп җитеп, сугышчыларын дүрт төркемгә бүлде. 35 Эбед углы Гагал шәһәр капкасы төбендә басып торганда, Әбумәлик үзенең сугышчылары белән яшеренеп торган җиреннән чыкты. 36 Гагал, аларны күреп алып, Зәбулга: – Таулардан ниндидер кешеләр төшеп килә, – диде. – Юк, таулардан төшкән күләгә шулай күренә сиңа, – диде аңа Зәбул. 37 Әмма Гагал, янә сүзен башлап: – Әнә, тау башыннан кешеләр төшеп килә, күрәзәчеләр имәне яныннан да бер төркем якынлаша, – диде. 38 Шунда Зәбул аңа: – Син: «Без аңа хезмәт итәргә кем соң әле ул Әбумәлик?!» – дигән идең түгелме?! Әнә, син күрәлмаган халык ул! Бар, сугыш алар белән! – диде. 39 Гагал, Шәкем халкын әйдәп, Әбумәликкә каршы яуга ташланды. 40 Әбумәлик аларны сугыш кырын ташлап качарга мәҗбүр итте һәм шәһәр капкасына җиткәнче эзәрлекләп барды – җиңелгәннәрнең күбесе шунда әҗәлен тапты. 41 Шуннан Әбумәлик Арума каласына кайтты. Зәбул исә Гагал белән аның кардәшләрен Шәкемнән куып җибәрде. 42 Икенче көнне Шәкем халкы тагын шәһәрдән чыкты, һәм бу хакта Әбумәликкә хәбәр иттеләр. 43 Үзенең гаскәрен өч төркемгә бүлеп, Әбумәлик аларга әлегәчә яшеренеп торырга боерды. Шәһәрдән чыккан халыкны күргәч, ул яшеренгән җиреннән кузгалды һәм һөҗүмгә ташланды. 44 Әбумәлик җитәкләгән төркем шәһәр капкасы янында сугышкан арада, калган ике төркем басу өстендәге дошманны кырырга тотынды. 45 Әбумәлик белән Шәкем халкы арасында сугыш көнозын дәвам итте. Әбумәлик Шәкемне яулап алды һәм анда яшәүчеләрне кырып бетерде, шәһәрне җир белән тигезләгәннән соң, шул урынга тоташтан тоз сибеп чыкты. 46 Шәкем манарасындагылар, бу хакта ишетеп, Эл-Берит гыйбадәтханәсендәге ныгытылган урынга кереп яшеренделәр. 47 Аларның кая кереп качканнарын белгәннән соң, 48 Әбумәлик үзенең кешеләре белән Салмон тавына менде дә, балта белән агач ботакларын чабып, җилкәсенә салды һәм үзенең сугышчыларына: – Сез дә тизрәк мин эшләгәнне эшләгез! – диде. 49 Сугышчыларның һәркайсы, чабылган ботакларны җилкәсенә салып, Әбумәлик артыннан иярде. Аннары ныгытма тирәли ботак өйделәр дә ут төрттеләр. Шәкем манарасында яшеренеп калган меңгә якын ир-ат белән хатын-кыз шул рәвешле һәлак булды. 50 Шуннан Әбумәлик, Тебес тарафына юнәлеп, аны камады һәм яулап алды. 51 Әлеге шәһәрдә әйбәтләп ныгытылган бер манара булып, Тебес халкы, ирләр һәм хатын-кызлар, шунда кереп яшеренделәр дә манара башына күтәрелделәр. 52 Әбумәлик манара янына килде һәм, ут төртмәкче булып, ишеккә якынлашты. 53 Шулчакны югарыдан бер хатын, Әбумәликнең башына тегермән ташының китеген ыргытып, аның башын ярды. 54 Әбумәлик тиз генә корал йөртүчесен чакыртты да: – Кылычыңны тартып чыгар да үтер мине! «Хатын-кыз үтерде аны» дигән даным таралмасын! – дип боерды. Корал йөртүче егет аңа кылычы белән кадады, һәм Әбумәлик җан тәслим кылды. 55 Аның үлгәнен күреп, исраилиләр өйләренә таралышты. 56 Җитмеш кардәшенең җанын кыеп, үз атасына каршы кылган җинаяте өчен Аллаһы шулай Әбумәликне җәзага тартты. 57 Кылган явызлыкларына карап, Аллаһы Шәкем халкына да җәзасын бирде. Әнә шул рәвешле, аларга Еруб-Багал углы Иотамның каргышы төште. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia