Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Хөкемчеләр 6 - Изге Язма


Гидеон – Исраил хөкемчесе

1 Исраил угыллары тагын Раббы күз алдында яман гамәлләр кылырга тотындылар, һәм Раббы аларны җиде елга мидьяниләр кулына тапшырды.

2 Мидьяниләр күрсәткән җәбер-золымга түзеп яшәү исраилиләргә бик авыр булды, һәм алар таш кыялар арасында, мәгарәләрдә, тау куышларында үзләренә яшеренер урын әзерләделәр.

3 Исраилиләр чәчү эшләрен төгәлләүгә, алар җиренә мидьяниләр, амалыкыйлар һәм кояш чыгышы тарафында яшәүче халыклар басып керә иделәр дә,

4 чатырларын корып җибәреп, Газа шәһәренә җиткәнче, илнең бөтен уңышын юкка чыгаралар, исраилиләргә тамак туйдырыр өчен ризык та, мал-туардан сарык, үгез, ишәк затын да калдырмыйлар иде.

5 Үзләренең көтү-көтү хайваннары, чатырлары белән килгән бу халыклар саранча чирүедәй күп булып, алар үзләре дә, дөяләре дә санап бетергесез иде. Әнә шулай ябырылып киләләр дә илне талап китә иделәр.

6 Мидьяниләр Исраилне тәмам бөлгенлеккә төшергәч, исраилиләр, яклау эзләп, Раббыга ялынып ялварырга тотындылар.

7 Исраилиләр шулай, мидьяниләрдән яклау эзләп, Раббыга ялвардылар,

8 һәм Раббы аларга пәйгамбәрен юллады. Пәйгамбәр аларга менә нәрсә диде: – Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мин сезне Мисырдан, коллык йортыннан алып чыктым,

9 сезне мисырлылардан вә җәбер-золым кылучылардан коткардым, аларны сезнең күз алдыгыздан куып җибәреп, җирләрен сезгә бирдем

10 һәм сезгә әйттем: „Мин – сезнең Раббы Аллагыз! Үзегез яшәгән амориләр җиренең илаһларына табынмагыз!“ – дидем. Ләкин сез Минем сүзләремә колак салмадыгыз».

11 Берзаман Абигызер токымыннан булган Йоаш биләмәсендәге Офрада үскән имән төбенә Раббы фәрештәсе килеп утырды. Бу вакытны Йоаш углы Гидеон, мидьяниләр күрмәсен дип, йөзем изгечтә бодай суга иде.

12 Раббы фәрештәсе, аның янына иңеп: – Раббы синең белән, баһадир ир-егет! – диде.

13 – Әфәндем, әгәр Раббы чыннан да безнең белән икән, ни өчен соң без шушы хәлгә калдык? – дип сорады аңардан Гидеон. – Ата-бабаларыбыз: «Раббы безне Мисыр иленнән алып чыкты», – дип сөйләгән могҗизалары кайда Аның? Раббы бездән йөз чөерде – мидьяниләр кулына тапшырды!

14 Раббы шунда аңа таба борылды һәм: – Бар, бөтен көч-егәреңне куеп, Исраилне мидьяниләрдән коткар! Бу эшне Мин сиңа тапшырам! – диде.

15 – И Хуҗам! Ничек итеп мин Исраилне коткара алыйм?! Менашше ыругында безнең нәсел иң кечесе санала, мин үзем дә атам йортында төпчек баламын, – дип җавап кайтарды Гидеон.

16 – Мин янәшәңдә булырмын: бер кешене җиңгән сыман, мидьяниләрнең һәммәсен тар-мар китерерсең! – диде аңа Раббы.

17 – Әгәр мин күңелеңә хуш килгәнмен икән, минем белән чыннан да Син сөйләшкәнне раслаучы бер билге бир!

18 – диде аңа Гидеон. – Хәзер әйләнеп киләм, китми тор, сый алып киләм сиңа. – Мин сине биредә көтеп торырмын, – дип җаваплады кунак.

19 Гидеон, өенә кайтып, кәҗә бәтие ите һәм бер эфа оннан төче икмәк пешерде; итне кәрзингә, шулпаны чүлмәккә салды да имән төбендә көтеп утырган кунагына китерде.

20 – Ит белән икмәкне ташка куй да өсләренә шулпаны түк, – дип боерды аңа Раббы фәрештәсе, һәм Гидеон Ул кушканча эшләде.

21 Раббы фәрештәсе кулындагы юл таягының очы белән иткә вә төче икмәккә орынуы булды – таш эченнән ут бөркелеп чыкты да ит белән икмәкне яндырып бетерде; Раббы фәрештәсе исә күздән юк булды.

22 Аның дөрестән дә Раббы фәрештәсе булуын аңлагач: – И-и Хуҗа-Раббым, – диде Гидеон авыр көрсенеп. – Раббы фәрештәсен йөзгә-йөз күрдем бит!

23 Әмма Раббы аңа: – Имин булырсың, курыкма! Үлмәссең син! – диде.

24 Шул урында Раббы хөрмәтенә Гидеон мәзбәх корды һәм аңа «Раббы – иминлек ул» дип исем бирде. Әлеге мәзбәх Абигызер токымының биләмәсендәге Офрада бүгенге көндә дә исән-имин торадыр.

25 Шул ук төнне Гидеонга Раббы: – Атаңның көтүеннән бер үгез, аннары тагын җиде яшьлек бер үгез ал да, атаң куйдырган Багал мәзбәхен җимереп һәм аның янындагы Аширә колгасын чабып ташлап,

26 әлеге калку урында үзеңнең Раббы Аллаңа тиешле рәвештә мәзбәх кор; аннары, үзең чапкан Аширә колгасын ягып, җиде яшьлек үгезне тулаем яндыру корбаны итеп китер, – диде.

27 Үзенә ярдәмгә ун хезмәтчесен алып, Гидеон һәммәсен Раббы кушканча эшләде; ләкин үзенең гаилә әһелләреннән һәм шәһәр халкыннан курыкканга, боларны ул төнлә башкарды.

28 Иртәгесен шәһәр халкы йокысыннан уянса – Багал мәзбәхе җимерелгән, янәшәсендәге Аширә колгасы чабып ташланган, яңа гына төзелгән мәзбәх өстендә исә корбан үгезе яндырылган.

29 – Кем эшләгән моны? – дип сораштырды халык бер-берсеннән. Эзләнә-сораша торгач, Йоаш углы Гидеон эше икәнлеге ачыкланды.

30 – Углыңны китер монда! – дип таләп итте Йоаштан шәһәр халкы. – Багал мәзбәхен җимергән һәм аның янындагы Аширә колгасын чабып ташлаган өчен, ул үләргә тиеш!

31 Ләкин үзен әйләндереп алган халык төркеменә Йоаш: – Сезгәме инде Багалны якларга, сезгәме инде аны сакларга?! Аны яклаганнар таң атканчы әҗәлен табар! Әгәр Багал дөрестән дә алла икән – җимерүчеләрдән үз мәзбәхен үзе сакласын! – диде.

32 Багал мәзбәхен җимергән өчен, шул көннән Гидеонны «Багал үзе хөкем итсен аны» дигән мәгънәне аңлатучы яңа исем белән – Еруб-Багал дип атый башладылар.


Гидеонның Раббыдан берәр билге күрсәтүен үтенүе

33 Ул арада мидьяниләр, амалыкыйлар һәм шәрык тарафыннан килгән башка кавемнәр берләштеләр дә, елганы кичеп, Изрегыл үзәненә килеп тупландылар.

34 Шулвакыт Гидеонга Раббы Рухы иңеп, Гидеон үзенең быргысын уйнатты – һәм бөтен Абигызер токымы аның артыннан иярде;

35 Менашше ыругына үзенең хәбәрчеләрен юллады – һәм бөтен ыруг аның артыннан иярде; шулай ук Ашер, Зәбулун һәм Нәптали ыругларына ул үзенең хәбәрчеләрен озатты – бу ыруглар да аңа ярдәмгә кузгалды.

36 Шуннан соң Гидеон Раббыга әйтте: – Әгәр Син, Үзең вәгъдә иткәнчә, минем кул белән Исраилне коткарырга җыенасың икән,

37 менә кара: шушында, ындыр табагында, яңа гына кыркып алынган йон җәям. Әнә шул йонга чык төшеп, әйләнә-тирәдәге бөтен җир коры калса, Үзең вәгъдә иткәнчә, чынлап та минем кул белән Исраилне коткарасыңа ышанырмын, – диде.

38 Нәкъ шулай булды да: Гидеон иртәгесен, таңнан торып, йонны сыгып караса – аңардан бер тустаган су чыкты.

39 Шуннан Раббыга Гидеон болай диде: – Ачуланма миңа, тагын бер генә үтенечемне әйтим һәм тагын бер генә тапкыр әлеге йон белән сынау уздырыйм: хәзер инде йон коры калып, әйләнә-тирәдәге бөтен җиргә чык төшсен.

40 Ул төнне Раббы нәкъ шулай эшләде: йон коры калып, әйләнә-тирәдә бөтен җиргә чык төште.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan