Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Хөкемчеләр 5 - Изге Язма


Дебораның җыры

1 Ул көнне Дебора белән Абиногам углы Барак мондый җыр җырлады:

2 Хакимнәр Исраилне сугышларга әйдәп барды, халык үз теләге белән кузгалды – Раббыны данлагыз!

3 Патшалар, тыңлагыз! Хакимнәр, аң булыгыз! Раббыга дан җырлармын, Исраилнең Раббы Алласы өчен көй уйнармын мин.

4 Син, Раббы, Сәгыйрьдән чыккан чакта, Эдом җиреннән кузгалган вакытта җир калтырап торды, һәм күкләрдән яңгыр койды, болытлар су булып түгелде.

5 Раббы алдында, Синай Алласы, Исраил Алласы каршында таулар тетрәп торды.

6 Анат углы Шамгар һәм Ягил заманында юллар бушап калды, әүвәле турыдан йөрүчеләр әйләнгеч юллардан йөри башлады,

7 Исраил җитәкчесез калды; син – Исраил әнкәсе Дебора – хакимлеккә килгәнче, шулай булды.

8 Үзебезгә яңа илаһлар сайлагач, капка төбендә сугыш башланды! Кырык меңлек Исраил халкының ни калканы, ни сөңгесе күренмәде.

9 Минем йөрәгем – Исраилнең гаскәрбашлары, үз теләге белән яуга кузгалган халык белән! Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!

10 Дан җырлагыз, әй сез, ак ишәкләргә атланып келәмнәр өстеннән баручылар һәм җәяүлеләр!

11 Кое янында мал куучылар тавышы яңгырый: анда Раббы җиңүләренә, Исраил хакимнәренә дан җырлыйлар! Шулчак Раббы халкы капкаларга таба омтылды.

12 Кузгал, Дебора, кузгал! Кузгал һәм җыруыңны җырла! Тор, Абиногам углы Барак! Үзеңнең әсирләреңне алып кит!

13 Исән калганнар шунда баһадирлар янына килде, Раббы халкы Раббы янына җыелды – сугышчылар килде!

14 Эфраим төбәгеннән алар үзәнгә юл алдылар, синең халкың белән бергә, сиңа ияреп, әй Беньямин. Макир ыругыннан – гаскәрбашлары, Зәбулун ыругыннан хөкемдарлык таягын күтәреп йөрүчеләр килде.

15 Исәсхәр түрәләре – Дебора белән! Барак кебек үк, Исәсхәр угыллары да үзәнгә омтылды! Рубин ыругы исә – тирән уйдадыр.

16 Нәрсә син, Рубин, сарык абзарлары арасында көтүче курае тыңлап утырасың? Әйе, Рубин ыругы – тирән уйдадыр.

17 Гилыгад угыллары Үрдүн аръягында яшәп калды; Дан угыллары үзенең кораблары янында тоткарланды; Ашер угыллары диңгез ярында, култыклар буенда яшәп калды.

18 Ә Зәбулун халкы үз тормышын куркыныч астына куйды, аның белән бергә – яу кырындагы калкулыкларда Нәптали угыллары да.

19 Менә, патшалар яуга кузгалды; Кәнган патшалары Мегиддо су буйларында, Тәгънәк шәһәре янында сугышты. Тик аларга көмеш эләкмәде!

20 Күктәге йолдызлар да яуда катнашты, барыр юлларында Сисера белән көрәште!

21 Борынгы елга, Кыйшон елгасы, ургылып, дошманны себереп ташлады. Көч-гайрәтем, дошманга ташлан!

22 Яңгырый тояк тавышлары! Айгырлары томырылып чаба!

23 «Мероз каласына ләгънәт яудырыгыз! – ди Раббы фәрештәсе. – Аның халкына каргыш укыгыз, чөнки алар Раббыга, Аның сугышчыларына ярдәмгә килмәде».

24 Кыни Хебер хатыны Ягил фатихалы булсын! Чатырларда көн күрүче хатыннар арасында фатихалы булсын ул!

25 Кунагы аңардан су сорады, ул исә затлы савытта сөт өсте китерде.

26 Бер кулына – казык, икенчесенә һөнәрче чүкече алып, Сисерага сукты! Башына бәрде аның, чигәсен тишеп, баш сөяген ярды.

27 Ягилнең аягына ауды Сисера, ауган урынында ятып калды! Ягилнең аягына егылды ул! Кайда егылса, шунда әҗәлен тапты.

28 Сисераның әнкәсе, тәрәзәгә күзләрен текәп, егълый-такмаклый: «Ни өчен сугыш арбасы һаман күренми? Ни өчен аның арба тавышы һаман ишетелми?»

29 Янәшәдәге зирәк хатыннар һәм ул үзе бу сорауга:

30 «Күрәсең, алар табыш бүләләр; һәр сугышчыга – берәр кыз, ә бәлки – икедер! Ганимәт малыннан төсле тукыма – Сисераныкы! Һәр ике ягы чигеп эшләнгән чуар киемнәр – аның иңенә!» – диярәк җавап бирәләр.

31 Бар дошманнарың, Раббы, шушы рәвешле кырылса иде! Сине яратканнар көн үзәгендәге кояшка тиңләшсә иде! Шуннан җиргә кырык елга тынычлык килде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan