Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Хөкемчеләр 4 - Изге Язма


Дебора – Исраил хөкемчесе

1 Эхуд дөнья куйганнан соң, Исраил угыллары янә Раббы күз алдында яман гамәлләр кылырга тотындылар;

2 һәм Раббы аларны Хатсорда идарә итүче кәнганиләр патшасы Ябин кулына тапшырды. Аның Сисера исемле гаскәр башлыгы Харошет-Хагоимдә яши иде.

3 Тугыз йөз сугыш арбасы булган әлеге Сисера егерме ел дәвамында исраилиләр өстеннән җәбер-золым кылды, һәм исраилиләр моңа түзә алмыйча тагын Раббыга ялынып ялвардылар.

4 Бу вакытта Исраилдә Лаппидот хатыны – күрәзәче Дебора идарә итә иде.

5 Дәгъваларын хәл итәргә исраилиләр Эфраим таулыгына, Рамаһ белән Бәйт-Эл шәһәрләре арасында үскән Дебора Хөрмәсе төбендә утыручы шул хатын янына килә торганнар иде.

6 Әлеге Дебора, Нәптали җирендәге Кыдышта гомер итүче Абиногам углы Баракны чакыртып, аңа әйтте: – Раббы, Исраил Алласы, сиңа менә нәрсә боера: «Нәптали һәм Зәбулун ыругыннан үзең белән ун мең кешене ияртеп, Тавор тавына менеп бас.

7 Ябиннең гаскәр башлыгы Сисераны Мин сугыш арбалары вә күп санлы гаскәре белән синең каршыңа, Кишон елгасы буена килергә мәҗбүр итәрмен һәм синең кулыңа тапшырырмын».

8 Аңа җавап итеп, Барак: – Әгәр син минем белән барсаң – барам, инде юк икән – бармыйм, – диде.

9 – Баруын барырмын мин синең белән, – диде аңа Дебора, – ләкин бу юлыңда син дан-шөһрәт яуламассың, чөнки Раббы Сисераны хатын-кыз кулына тапшырачак. Дебора белән Барак шуннан соң Кыдыш елгасына таба юл алдылар.

10 Баракның чакыруы буенча, анда Зәбулун һәм Нәптали ыругларыннан ун мең сугышчы җыенып килгән иде. Дебора да шунда булды.

11 Бу вакытны кыни Хебер, башка кыниләрдән – Муса кайнатасы Хобаб ыругыннан аерылып чыгып, Кыдыш буендагы Сагананнимдә, зур бер имән төбендә чатыр корган иде.

12 Абиногам углы Барак әнә Тавор тавына менеп баскан, дип, Сисерага хәбәр итүгә,

13 Сисера үзенең тугыз йөз сугыш арбасы һәм Харошет-Хагоимдәге бөтен гаскәре белән Кыйшон елгасы буена килеп тупланды.

14 – Алга! – диде шунда Дебора Баракка. – Сисераны Раббы синең кулга тапшыра торган көн бу. Синең алдан Раббы Үзе бара! Барак үзенең ун меңлек гаскәре белән Тавор тавыннан төшүгә,

15 Раббы ихтыяры буенча, Сисераны, сугыш арбаларындагы гаскәриләрне һәм сугышчыларын тирән курку биләп алып, Сисера үзенең арбасыннан сикереп төште дә чабарга тотынды.

16 Барак исә дошманның сугыш арбаларын һәм гаскәрен Харошет-Хагоимгә кадәр эзәрлекләп барды. Сисераның барлык сугышчылары кылычтан һәлак булды, һичкем исән калмады.

17 Сисера үзе кыни Хеберның хатыны Ягил чатырына таба йөгерде, чөнки Хатсор патшасы Ябин белән кыни Хебер ыругы дустанә мөнәсәбәттә яшиләр иде.

18 Сисераны каршыларга чыгып, Ягил: – Кер, әфәндем! Кер, курыкма! – диде. Сисера аның чатырына керде, һәм Ягил аны җәймә белән бөркәп куйды.

19 – Бераз су бир әле, эчәсем килә, – диде аңа Сисера. Ягил, сөт салынган турсыкны чишеп, аңа эчәргә бирде дә аннары Сисераны кабат җәймә белән каплап куйды.

20 – Чатыр авызы янында тор, – диде Сисера Ягилгә. – Кем дә булса килеп: «Берәрсе юкмы монда?» – дип сораса, «Юк», – дип җавап бирерсең.

21 Ләкин Хебер хатыны Ягил, чатыр беркетә торган казык белән чүкеч алып, йокыга талган Сисера янына әкрен генә килде дә чигәсенә казыкны шундый итеп бәрде, казык хәтта җиргә кереп китте – Сисера шундук җан тәслим кылды.

22 Сисераны куа килүче Барак күренүгә, Ягил, аның каршысына чыгып: – Бире кер, син эзләгән кешене күрсәтәм, – диде. Барак аның артыннан керде һәм чигәсенә казык кагылган Сисераның үле гәүдәсен күрде.

23 Ул көнне Раббы Кәнган патшасы Ябин өстеннән исраилиләргә җиңү яуларга ярдәм итте.

24 Шулай итеп, исраилиләр аны һаман ныграк кысрыклый бирделәр һәм, ниһаять, җир йөзеннән тәмам юк иттеләр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan