Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Хөкемчеләр 3 - Изге Язма


Яулап алынган җирләрдә кәнганиләрнең яшәп калуы

1 Кәнган җирләрен яулауда катнашмаган исраилиләрне сынар өчен, Раббы биредә калдырган халыклар шушылардыр

2 (бу эшне Ул яулап алуда катнашмаган яңа буын исраилиләрне сугыш һөнәренә өйрәтү максатыннан эшләде):

3 пелештиләрнең биш түрәсе, барча кәнганиләр, Багал-Хәрмун тавыннан алып, Хамат үткеленә кадәр Ливан тауларында яшәүче сидунлылыр һәм хиввиләр.

4 Раббы әлеге халыкларны Исраилне сынар өчен калдырды: Муса аша исраилиләрнең ата-бабаларына Ул ирештергән кагыйдәләрне яңа буын үтәрме?

5 Ә Исраил угыллары исә, кәнганиләр, хиттиләр, амориләр, фәризиләр, хиввиләр вә явүсиләр белән янәшә яшәп,

6 аларның кызларын үзләренә хатынлыкка ала, үзләренең кызларын аларның угылларына кияүгә бирә һәм аларның илаһларына табына башладылар.


Отниел – Исраил хөкемчесе

7 Шул рәвешле, исраилиләр Раббы күз алдында яман гамәлләр кылдылар: үзләренең Алласы Раббыны онытып, Багал һәм Аширә сыннарына табындылар.

8 Шуннан Раббының бик нык ачуы чыкты, һәм Ул аларны Арам-Наһараим патшасы Кушан-Ришатаим кулына тапшырды. Сигез ел дәвамында исраилиләр Кушан-Ришатаимгә буйсынып яшәргә мәҗбүр булдылар.

9 Әмма алар ярдәм сорап Раббыга ялваргач, Раббы аларга коткаручы – Кыназ токымыннан булган Отниелне, Кәлебнең энесен юллады, һәм ул аларны коткарды –

10 Отниелгә Раббы Рухы иңеп, ул Исраил хөкемчесе булды. Шуннан Отниел Арам патшасы Кушан-Ришатаимгә каршы сугыш башлады, һәм Раббы аны Отниел кулына тапшырып, Кушан-Ришатаимне ул җиңеп чыкты.

11 Аннары җирдә кырык елга тынычлык урнашты. Күпмедер вакытлар үткәч, Кәлеб углы Отниел үлеп китте.


Эхуд – Исраил хөкемчесе

12 Исраил угыллары янә Раббы күз алдында яман гамәлләр кыла башладылар, һәм Раббы шуның өчен Мәаб патшасы Эглонга исраилиләрне җиңәргә көч-куәт бирде.

13 Үзенә ярдәмгә аммониләр белән амалыкыйларны чакырып, Эглон исраилиләргә каршы сугышка кузгалды һәм, аларны тар-мар китереп, Хөрмәләр шәһәрен яулап алды.

14 Унсигез ел дәвамында исраилиләр Мәаб патшасы Эглон кул астында кала бирделәр.

15 Шуннан алар, ярдәм сорап, кабат Раббыга ялвардылар, һәм Раббы аларга коткаручы – Беньямин ыругыннан Гера углы сулагай Эхудны юллады; Исраил угыллары аны бүләкләр белән Мәаб патшасы Эглон катына озаттылар.

16 Эхуд ике ягы да үткен, терсәк озынлыгындагы үзе ясаган хәнҗәрен киеме астыннан уң ягына асты да,

17 бүләкләрен алып, Мәаб патшасы Эглон хозурына килде. Әлеге Эглон бик таза адәм иде.

18 Бүләкләрен тапшыргач, бүләк күтәреп килгән кешеләрен Эхуд озата китте

19 һәм, Гилгәл сыннары янына җитәрәк, кире борылып, кабат Эглон янына килде дә: – Патша, минем сиңа яшерен хәбәрем бар! – диде. – Әкрен! – диде аңа Эглон, һәм янындагы хезмәтчеләр барысы бүлмәдән чыктылар.

20 Эхуд, патшаның икенче катта урнашкан бүлмәсенә күтәрелеп, аңа: – Раббыдан сиңа җиткерәсе хәбәр бар миндә! – диде. Эглон аягүрә торып басты.

21 Шулвакыт Эхуд, сул кулын сузып, уң янтыгына яшергән хәнҗәрен тартып чыгарды да Эглонның корсагына кадады –

22 май баскан патшаның корсагына хәнҗәр, сабына кадәр кереп китеп, аркасыннан чыкты. Эхуд хәнҗәрен тартып алмады.

23 Шуннан ул алгы якка чыкты һәм югары каттагы бүлмә ишеген үзе артыннан бикләп куйды.

24 Эхуд китеп баруга килеп җиткән Эглон хезмәтчеләре, ишекнең бикле икәнлеген күреп, патша үз бүлмәсендә хаҗәтен үти булса кирәк, дип уйладылар.

25 Байтак вакыт көтеп тә ишекне ачучы күренмәгәч, ачкыч алып килеп ишекне ачсалар – хуҗаларының үле гәүдәсе идәндә ята.

26 Хезмәтчеләр шулай аптырашып торган арада, Эхуд качып өлгерде һәм, Гилгәл сыннары яныннан узып, Сеира шәһәрендә яшеренде.

27 Шунда, Эфраим тауларында, Эхуд үзенең быргысын кычкыртты, шуннан Исраил угыллары аның белән бергә таулардан төште; гаскәрнең башында Эхуд иде.

28 – Тизрәк минем арттан! – диде Эхуд. – Раббы дошманыгыз Мәабны сезнең кулга тапшыра! Эхуд җитәкчелегендә таулардан төшкән исраилиләр Үрдүн кичүен кулга төшерделәр, һәм юллары киселгән мәабиләрнең берсе дә елга аръягына чыга алмады.

29 Әлеге бәрелештә ун меңгә якын көчле-таза Мәаб сугышчысы һәлак булды, һичкем исән калмады!

30 Ул көнне мәабиләр исраилиләрдән җиңелде. Илдә сиксән елга тынычлык урнашты.


Шамгар – Исраил хөкемчесе

31 Эхудтан соң Исраил хөкемчесе Анат углы Шамгар булды. Бервакыт ул үгез куалый торган көтүче таягы белән алты йөз пелештинең башына җитте. Шулай итеп, ул да Исраилнең коткаручысы булды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan