Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Хөкемчеләр 2 - Изге Язма


Бохимга Раббы фәрештәсенең килүе

1 Беркөн Гилгәлдән Бохимга Раббы фәрештәсе, килеп, болай диде: – Мин сезне Мисыр иленнән алып чыктым һәм, бабаларыгызга ирештергән ант-карарымны үтәп, сезне әлеге җирләргә китердем, «Сезнең белән төзегән изге килешүемне Мин мәңге бозачак түгелмен,

2 сез исә бу илнең халкы белән килешү төземәгез, аларның мәзбәхләрен җимерегез!» – дидем. Ләкин сез Минем сүзләремне игътибарга алмадыгыз. Ничек шулай эшли алдыгыз сез?

3 Шуңа күрә Мин сезгә болай дип әйтәм: «Мин аларны сезнең яннан куып җибәрмәячәкмен. Биредә яшәүче халыклар сезнең өчен – элмәк, илаһлары исә тозак булыр».

4 Раббы фәрештәсе әлеге сүзләрне исраилиләргә ирештергәч, халык кычкырып еларга тотынды.

5 Шуңа күрә бу урын Бохим дип атала. Исраилиләр анда Раббыга корбан китерделәр.


Нун углы Ешуаның вафаты

6 Ешуа халыкка китәргә рөхсәт иткәннән соң, исраилиләр үз өлешенә тигән җирләренә таралышты; һәм әлеге җирләр аларның биләмәсенә әйләнде.

7 Ешуа үзе һәм аңардан соң яшәгән өлкәннәр Раббының Исраил хакына башкарган бөек эшләрен күргән заманнарда халык Раббы юлында булды.

8 Әмма Раббы колы Нун углы Ешуа йөз дә ун яшенә җитеп дөнья куйганнан,

9 һәм аны Гәгаш тавыннан төньяктарак – Эфраим таулыгындагы Тимнат-Херес шәһәрендәге үз биләмәсендә җир куенына тапшырганнан,

10 һәм аның чордашлары үзләренең ата-бабалары янына бакый дөньяга күчкәннән соң, аларга алмашка Раббыны һәм Исраил хакына Ул башкарган эшләрне белмәүче яңа буын килгәч,

11 исраилиләр Раббы күз алдында яман гамәлләр кыла һәм Багал сыннарына табына башладылар.

12 Алар, үзләренең ата-бабаларын Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Алладан йөз чөереп, әйләнә-тирәләрендә яшәүче халыкларның илаһларын үз итә һәм аларга табына башлап, Раббының ачуын чыгардылар,

13 Раббыдан йөз чөереп, Багал белән Аширәгә табына башладылар!

14 Раббының исраилиләргә бик нык ачуы чыгып, Ул аларны талаучылар иркенә калдырды – һәм тегеләр таладылар; исраилиләрне Ул төрле яктан урап алган дошманнары кулына тапшырды – исраилиләрнең инде дошманга каршы торырлык хәле юк иде.

15 Исраил кай тарафка яу чапса да, Раббы, алдан кисәтеп куйганча һәм ант иткәнчә, аларны бәла-казага дучар итә торган булды. Исраилиләрнең хәлләре авыр иде.


Аллаһының Үз халкын коткаруы

16 Шуннан Раббы, исраилиләрне талаучылар кулыннан коткарыр өчен, хөкемчеләр билгели башлады.

17 Әмма халык хөкемчеләр сүзенә дә колак салмады – Раббыга тугрылык сакламыйча, башка илаһларга табынды. Аталары йөргән юлдан бик тиз читкә тайпылды. Ата-бабалары Раббы кушканнарны үтәгән булса, балалары исә башкача гамәл кылды.

18 Хөкемчеләр билгеләгән чакта Раббы, Үзе дә хөкемче янында булып, хөкемче исән чакта исраилиләрне дошманнарыннан коткара килде, чөнки җәберләүчеләрнең һәм залимнәрнең кысу-изүеннән ыңгырашкан исраилиләрне кызганды.

19 Әмма хөкемче дөнья куюга, исраилиләр, чит илаһларны үз итеп, аларга ияреп китә һәм табына, аталарыннан да уздырып, әүвәлге эшләренә тотына – үзләренең явыз гамәлләрен һәм үҗәтләнүләрен дәвам итә иделәр.

20 Шуннан соң Раббының исраилиләргә бик нык ачуы чыгып, Ул: – Аларның аталары белән Мин төзегән килешүне санламаган һәм Минем сүзләремә илтифат итмәгән өчен,

21 Ешуаның вафатыннан соң биредә калган халыкларның берсен дә исраилиләр яныннан куып җибәрмәячәкмен!

22 Әлеге халыклар ярдәмендә Мин исраилиләрне сынармын: ата-бабалары сыман, алар Раббы юлыннан йөрерләрме икән?

23 Шул рәвешле, Раббы бу халыкларны шундук куып җибәрмәде һәм, Ешуа кулына тапшырмыйча, яшәгән җирләрендә калдырды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan