Хөкемчеләр 19 - Изге ЯзмаЛеви нәселеннән берәү һәм аның кәнизәге 1 Исраил илендә әле патшалар булмаган заманда, таулы Эфраим төбәгендә яшәүче леви бер адәм Яһүдә Бәйт-Лехеменнән үзенә кәнизәк ала. 2 Әлеге кәнизәк аның белән ачуланыша да атасы йортына, Яһүдә Бәйт-Лехеменә кайтып китеп, дүрт ай шунда яши. 3 Көннәрдән беркөнне леви ир үзе белән хезмәтчесен һәм пар ишәген алды да, кәнизәген өйгә кайтырга күндермәкче булып, аның янына китте. Кәнизәге аны атасының йортына алып керде; 4 әти кеше кияүне шатланып каршы алды һәм калырга кыстый башлады. Кияү анда өч төн кунды, кунак булып ашады һәм эчте. 5 Дүртенче көнне исә леви адәм иртә таңнан юлга җыена башлады. – Юлга чыкканчы, тамагыңны туйдыр, аннары китәрсез, – диде аңа яшь ханымның атасы. 6 Ирләр бергә утырып ашадылар, эчтеләр, һәм яшь ханымның атасы: – Тагын бер төнгә кал, күңелең булганчы ял ит, – дип, аны кыстарга тотынды. 7 Теге инде китәргә дип кузгалган иде, ләкин кызның атасы бик кыстагач, тагын бер төн куна калды. 8 Бишенче көнне ул, китәргә дип, иртә таңнан кузгалды, ләкин кызның атасы тагын: – Юлга чыкканчы, тамагыңны туйдыр! Көн үзәге җиткәнче, бераз сабыр итегез! – диде. Шуннан ирләр икесе бергә утырып ашадылар. 9 Аннары леви адәм урыныннан торды да кәнизәге һәм хезмәтчесе белән юлга чыгарга җыена башлады. Яшь ханымның атасы тагын: – Көн кичкә авышып бара инде, куна калыгыз. Озакламый караңгылана башлар, төнне биредә уздырып ял итегез дә иртәгә, таңнан торып, кайтыр юлга чыгарсыз, – диде. 10 Әмма кияү кеше, тагын бер төнгә калырга риза булмыйча, китеп барды. Шулай итеп, ул Явүс шәһәренә, ягъни Иерусалимгә килеп җитте; йөк төялгән пар ишәге белән кәнизәге дә янында иде. 11 Явүс каласына якынлашканда, көн инде кичкә авышкан булып, хезмәтчесе аңа: – Бәлки, явүсиләр шәһәрендә тукталып, шунда төн кунарбыз? – диде. 12 – Юк, чит кавемнәрнең шәһәренә кермибез, алар исраилиләр түгел. Гибгага барабыз, – диде хуҗасы. 13 Аннары: – Гибгага яки Рамаһка барып җитик тә шуларның берсендә төн кунарбыз, – дип өстәде. 14 Шуннан алар ары киттеләр; Беньямин җирендәге Гибгага килеп җиткәндә, кояш баеган иде инде. 15 Төнне Гибгада уздырмакчы булып, шәһәргә таба борылдылар да шәһәр мәйданында тукталдылар. Әмма аларны төн кунарга чакыручы булмады. 16 Шулчакны соңгарып кына басу эшеннән кайтып килүче бер карт күренде; тумышы белән таулы Эфраим якларыннан булган әлеге карт шушында – Гибгада, беньяминнәр арасында гомер сөрә иде. 17 Шәһәр мәйданында утырган мосафирны күреп, ул: – Кай тарафка юл тотасың һәм кайдан килеп барышың? – дип сорады. 18 – Яһүдә Бәйт-Лехеменнән Эфраим таулыгының теге ягына барышыбыз – мин шул яклардан, – диде леви адәм. – Яһүдә Бәйт-Лехеменә барган идем, хәзер өйгә кайтып килешем; беркем дә төн кунарга чакырмый менә! 19 Саламыбыз да, ишәкләргә азыгыбыз да бар. Безнең, синең колларыңның, ашар ризыгы да, эчәр шәрабы да бар – миңа да, менә бу хатынга да, хезмәтчемә дә җитәрлек. Безгә берни кирәкми! 20 – Өемә рәхим итегез, – диде аңа карт. – Кирәк булган бар нәрсә табылыр миндә; тик урамда гына йокламагыз. 21 Карт, аларны өенә ияртеп кайтып, ишәкләренә азык бирде, мосафирлар исә, аякларын юып, ашарга утырды. 22 Алар шулай кәефләнеп өстәл янында утырганда, шәһәрнең бозык затлары өйне әйләндереп алдылар да, ишекне төеп: – Сиңа килгән теге кешене бире чыгар, нинди икәнен татып белик аның! – дип, хуҗа картка кычкырырга тотындылар. 23 Хуҗа кеше, алар янына чыгып: – Туганнар, кирәкми, җинаять эш кылмагыз! Минем кунагым ул, андый акылсызлык эшләмәгез! – дип, аларны җайларга тырышты. 24 – Әнә, гыйффәтен җуймаган кызымны, мосафир адәмнең кәнизәген алыгыз; көчләгез аларны, ни теләсәгез, шуны эшләгез, тик кунагымның үзенә генә кул озайтмагыз! 25 Әмма тегеләр тыңларга да теләмәде. Шуннан леви адәм алар янына үзенең кәнизәген чыгарып җибәрде, һәм тегеләр, хатынның намусын таптап, төнозын аны мәсхәрәләделәр, таң алдыннан гына кайтарып җибәрделәр. 26 Хатын, таң атып килгәндә, әфәндесе тукталган өйнең ишек катына килеп егылды һәм яктырганчы шунда ятты. 27 Иртән әфәндесе, юлын дәвам итәргә ниятләп, торып чыкса, ишек төбендә бусагага тотынып яткан кәнизәген күрде. 28 – Тор әйдә, киттек! – диде ул аңа. Әмма хатын җавап бирмәде. Шуннан леви адәм аның гәүдәсен ишәккә күтәреп салды да өенә таба юл алды. 29 Кайтып җитүгә ул, пычак алып, хатынның үле гәүдәсен уникегә кискәләде дә Исраилнең бөтен төбәкләренә таратып чыкты. 30 Шушы хәлгә шаһит булган һәр кеше: – Исраил угыллары Мисырдан чыкканнан алып бүгенге көнгә кадәр мондый хәлнең булганы да, күрелгәне дә юк иде. Әйдәгез уйлыйк, нинди дә булса фикергә килик! – диде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia