Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Хөкемчеләр 18 - Изге Язма


Дан ыругының яңа җирләр эзләве

1 Ул заманнарда Исраил илендә әле патшалар юк иде. Исраилнең башка ыруглары арасында биләмә җирсез калган Дан ыругының шул вакытларда барып төпләнер урын эзләп йөргән көннәре иде.

2 Дан ыругы кешеләре, үзләре арасыннан Соргада һәм Эштаолда яшәүче биш гаярь ир-егетне сайлап алып, илне карап-күзәтеп кайтырга җибәрделәр. Әлеге күзәтчеләр Эфраим таулыгына, Михә йортына килеп чыгып, шунда куна калдылар.

3 Михәнең өе янында басып торганда, алар, леви егетнең тавышын танып, аның янына керделәр һәм: – Бу якларга кем алып килде сине? Нәрсә эшлисең монда һәм ни өчен биредә син? – дип сораштылар.

4 Аның өчен Михә ни-нәрсәләр эшләгәнне ул һәммәсен сөйләп бирде: – Ул миңа эш бирде, мин аның рухание, – диде ул.

5 Шуннан тегеләр аңардан: – Аллаһыдан сорашып белче: хәерле сәфәргә чыкканбызмы без? – дип сорадылар.

6 – Юлыгыз имин булсын, – диде аларга рухани, – сәфәрегездә Раббы сезне күз уңында тотар.

7 Ир-егетләр юлга кузгалдылар. Лаишка килеп җиткәннән соң, биредә яшәүче халыкның, сидунлылар кебек үк, ваемсыз гына, тыныч һәм һичнәрсәдән курыкмыйча гомер итүләрен күрделәр. Бу якларда әлеге халыкны кысрыклаучы, җирләшкән урыннарыннан куучы, алар өстеннән хакимлек итәргә омтылучы юк иде – сидунлылардан алар ерак, ә күршеләре белән аралашмый иделәр.

8 Әлеге биш ир-егет Соргага һәм Эштаолга әйләнеп кайткач, аларның кардәшләре: – Йә, ничек? – дип кызыксындылар.

9 – Һөҗүм итик без аларга, – диде сәфәрчеләр. – Андагы җирләрнең яхшылыгы хәйран калырлык. Ә сез һаман икеләнеп торасыз. Озакка сузмыйча яуга кузгалыйк һәм ул җирләрне үзебезгә алыйк.

10 Без һөҗүм итәсе кешеләр ваемсыз гына яшәп яталар. Аллаһы сезнең кулга шундый киң-иркен илне – һичнәрсәгә кытлык булмаган җирләрне тапшыра!

11 Шулай итеп, Дан ыругыннан алты йөз гаскәри, билләренә сугыш кораллары асып, Сорга һәм Эштаолдан сугыш сәфәренә кузгалдылар.

12 Яһүдә җирендәге Кыръят-Ягаримгә җиткәч, алар чатырларын кордылар. (Кыръят-Ягаримнән көнбатыштарак урнашкан әлеге җирләр бүгенге көндә дә Дан угыллары станы дип атала.)

13 Биредән алар Эфраим таулыгына таба юл алдылар. Михә яшәгән йортка якынлашкач,

14 теге вакытны Лаишка күзәтче булып килгән биш ир-егет үзләренең кардәшләренә: – Беләсезме, әлеге йортларның берсендә эфод, йорт илаһларының сыннары, пот һәм коеп эшләнгән санәм бар. Уйлагыз әйдә: алар белән нәрсә эшлибез? – диде.

15 Алар леви егет яшәгән, ягъни Михә йортына таба борылдылар һәм, өйгә узып, егеткә сәламнәрен күндерделәр.

16 Билләренә сугыш коралы аскан алты йөз Дан углы капка төбендә басып калды,

17 күзәтче булып килгән биш ир-егет исә өй эченә керделәр дә пот вә эфодны, йорт илаһларының сыннарын вә коеп эшләнгән санәмне алдылар. Бу вакытны рухани егет капка төбендә, кораллы сугышчылар янында басып тора иде.

18 Теге биш ир-егет, Михә өенә кереп, пот вә эфодны, йорт илаһларының сыннарын вә коеп эшләнгән санәмне алгач, рухани аларга: – Нәрсә эшлисез сез? – диде.

19 – Дәшмә, бер сүз дә әйтмә, – диде тегеләр аңа. – Безнең белән бар әйдә, безнең рухани, атабыз урынына киңәшче булырсың. Ниндидер бер кешенең өендә рухани булып торганчы, бер кавемдә яисә Исраил ыругларының берсендә рухани булуың яхшырак түгелме сиңа?!

20 Рухани егет эфодны, йорт илаһларының сыннарын һәм потны алды да сөенә-сөенә алар белән китеп барды.

21 Сугышчылар шулай юлларын дәвам иттеләр. Балаларын, мал-туарларын, тормыш кирәк-яракларын үзләреннән алда җибәрделәр.

22 Дан угыллары Михә йортыннан шактый ерагайгач, Михә үзе һәм күршеләре, җыелышып, алар артыннан куа чыктылар;

23 һәм сугышчыларның эзенә басып кычкыра-кычкыра барган чакта, Дан угыллары борылдылар да Михәгә: – Нәрсә кирәк сиңа? Нәрсә дип шулай кычкырасың? – диделәр.

24 – Сез минем үзем ясаган илаһларны һәм минем руханины алып киттегез! Бернәрсәмне калдырмадыгыз! Җитмәсә, «Нәрсә кирәк сиңа?» – дип торасыз! – диде аларга Михә.

25 – Дәшмә, тавышыңны чыгарасы булма! Сугышчылар болай да ачулы, югыйсә ташланырлар, һәм үзеңне дә, гаиләңне дә харап итәрсең! – дип,

26 Дан угыллары юлларын дәвам итте. Михә, аларның күпкә көчлерәк булуын күреп, кире борылды һәм өенә кайтып китте.

27 Дан угыллары исә, Михә ясаган әйберләрне, аңарда рухани булып торган егетне алып, ваемсыз-тыныч кына яшәп яткан халыкларга таба, Лаиш тарафына юнәлделәр һәм, килеп җитеп, халыкны кылычтан уздырдылар, ә шәһәргә ут салдылар.

28 Лаиш халкына ярдәм кулы сузучы табылмады: сидунлылардан алар ерак, ә күршеләре белән аралашмый иделәр. Лаиш шәһәре Бәйт-Рәхуб үзәнендә урнашкан булып, Дан ыругы кешеләре аны өр-яңадан төзеделәр дә шунда яши башладылар.

29 Исраил угылларының берсе – үзләренең ерак бабалары булган Дан хөрмәтенә әлеге шәһәргә Дан дип исем куштылар. Ә аның әүвәлге исеме Лаиш иде.

30 Шунда Дан угыллары үзләренә сын куйдылар; Менашшедан туган Гершомның углы Йонатан үзе һәм аның угыллары Дан ыругының руханилары булдылар, һәм Дан угыллары әлеге җирләрдән сөрелгәнче, бу шулай дәвам итте.

31 Аллаһы йорты Шилоһта булган заманда Михә ясаган әлеге сынны Дан угыллары үзләрендә саклады.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan