Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Хөкемчеләр 17 - Изге Язма


Михәнең сын койдырып алуы

1 Эфраим таулыгында гомер итүче Михә исемле бер адәм

2 үзенең әнисенә: – Бер мең дә бер йөз шәкыл көмешең югалгач, синең ләгънәт укыганыңны мин ишетеп тордым. Ул көмеш миндә, мин алдым аны! – диде. – Раббы минем углымны мөбарәк кылсын! – диде әнисе,

3 һәм углы аңа бер мең дә бер йөз шәкыл көмешне кайтарып бирде. – Әлеге көмешне мин углым хакына Раббыга багышлыйм! Әлеге көмештән бер сын коеп бирсеннәр. Көмеш шулай углыма кайтсын, – диде.

4 Углы көмешне кабат әнкәсенә биргәннән соң, әнкәсе, ике йөз шәкыл көмешне алып, көмешчегә илтте дә сын койдырып алды. Шул вакыттан башлап, әлеге сын Михә йортында булды.

5 Михә исемле бу адәмнең гыйбадәтханәсе булып, ул үзенә эфод белән йорт илаһларының сыннарын юнәтеп алды да угылларының берсен руханилыкка багышлады.

6 Ул заманнарда әле Исраил җирендә патшалар булмыйча, һәркем ничек кирәк тапса, шулай эшли иде.

7-8 Яһүдиләр арасында яшәгән бер егет (ул Леви ыругыннан иде), Яһүдә Бәйт-Лехемендәге йортын калдырып, башка урында җирләшергә ният корып йөргән чагында, Михәнең Эфраим таулыгындагы өе янына килеп чыга.

9 – Кай тарафлардан килеп барышың? – дип сорый аңардан Михә. – Леви нәселеннән мин, Яһүдә Бәйт-Лехеменнән киләм. Кая барып төпләним икән дип, ил гизеп йөрүем, – дип җавап кайтара егет.

10 – Минем йортымда кал, – ди аңа Михә, – рухани, атам урынына киңәшче булырсың. Мин сиңа бер елга ун шәкыл көмеш түләрмен, аңардан тыш, өс-башыңны һәм тамагыңны кайгыртырмын.

11 Егет аның янында яшәп калырга ризалык бирә, һәм Михә аны углы кебек күрә.

12 Михә аны руханилыкка багышлый, һәм ул егет аның йортында яшәп кала.

13 – Хәзер инде Раббы миңа якты чыраен күрсәтер, чөнки минем рухани – Леви нәселеннән! – ди Михә.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan