Хөкемчеләр 16 - Изге ЯзмаШимшонның Газадагы шәһәр капкасын күтәреп алып китүе 1 Бервакыт Шимшон Газа шәһәренә килде һәм анда бер фахишә хатынны күреп, аның янына керде. 2 Газада яшәүчеләр, шәһәргә Шимшон килгәнне белеп, шул урынны камап алдылар һәм, аны көтеп, төнозын шәһәр капкасы янында сакта тордылар, «Таң атуга үтерәбез аны!» – дип, баскан урыннарыннан төн буена кузгалмадылар. 3 Шимшон исә төн уртасына кадәр генә йоклады; ярты төн авышкач, урыныннан торып шәһәр капкасы янына килде дә, аны баганалары-биге белән бергә җирдән суырып чыгарып, җилкәсенә салды һәм Хебрун юлындагы тау башына менгереп куйды. Шимшон һәм Далила 4 Күпмедер вакытлар үткәч, Шимшонның Сорек үзәнендә яшәүче Далила исемле хатынга гыйшкы төште. 5 Пелешет түрәләре, әлеге Далила янына килеп: – Сорашып бел әле: ничек итеп бу Шимшон шулай көчле икән? Сәбәбе нидә икән? Ни рәвешле аны җиңәргә – аяк-кулына бау салырга һәм буйсынырга мәҗбүр итәргә икән? Моның өчен без сиңа һәркайсыбыз бер мең дә берәр йөз шәкыл көмеш бирер идек, – диделәр. 6 Шулай беркөнне Далила Шимшоннан: – Әйт әле миңа: синең шулай көчле булуыңның сәбәбе нидә? Буйсындырыр өчен, нәрсә белән бәйләргә сине? – дип сорады. 7 – Әгәр мине җиде данә чи җәя кереше белән бәйләсәләр, мин, көчемне җуеп, гади кеше сыман булачакмын, – дип җавап бирде аңа Шимшон. 8 Пелешет түрәләре Далилага әле кибеп җитмәгән җиде данә чи җәя кереше китерделәр, һәм Шимшонны ул бәйләп куйды. 9 (Аның бүлмәсенә пелештиләр кереп яшеренгән иде.) Далила: – Шимшон, сине алып китәргә дип, пелештиләр килде! – дип әйтүгә, Шимшон, сүс җепне ялкын теле өзгән кебек, җәя керешен өзеп ташлады – аның сере ачылмый калды. 10 – Ялганладың син мине! Дөресен әйтмәдең! – диде аңа Далила. – Әйт инде: нәрсә белән бәйләргә сине? 11 – Әгәр мине бер дә тотылмаган яңа бау белән бәйләсәләр, мин, көчемне җуеп, гади кеше сыман булачакмын, – дип җавап бирде аңа Шимшон. 12 Далила, бер дә тотылмаган бау алып, Шимшонны бәйләп куйды һәм: – Шимшон, сине алып китәргә дип, пелештиләр килде! – диде. (Далиланың бүлмәсенә пелештиләр кереп яшеренгән иде.) Шимшон исә кулындагы бауларны җеп өзгәндәй өзеп ташлады. 13 – Һаман ялганлыйсың син мине! Дөресен әйтмисең! – диде аңа Далила. – Әйт инде: нәрсә белән бәйләргә сине? Шимшон, аңа җавап итеп: – Әгәр син, җиде тотам чәчемне кушып, тукыма тукысаң һәм аны туку станына кадак белән беркетеп куйсаң, мин, көчемне җуеп, гади кеше сыман булачакмын, – диде. 14 Шимшон йокыга китүгә, Далила, аның җиде тотам чәчен кушып, тукыма тукыды һәм аны кадак белән туку станына беркетеп: – Шимшон, сине алып китәргә дип, пелештиләр килде! – диде. Ул йокысыннан уянды һәм тукыма белән бергә туку станын да урыныннан йолкып чыгарды. 15 – Үзең мине яратам дисең, ә үзең сереңне ачмыйсың! – диде Далила. – Өч мәртәбә ялганладың инде! Ә көчеңнең сере нәрсәдә икәнен әйтмәдең. 16 Далила аны, шушы үтенече белән көн дә бимазалап, тәмам интектереп бетерде, һәм көннәрдән беркөнне Шимшон түзмәде, 17 серен ачты: – Туганнан бирле чәчемә пәке тигәне юк, чөнки мин, ана карыныннан тууга, Аллаһы нәзире буларак тәгаенләнгәнмен, – диде Шимшон. – Әгәр чәчемне кырсаң, мин, көчемне җуеп, гади кеше сыман булып калачакмын. 18 Далила, аның чын дөреслекне сөйләп бирүен күреп, Пелешет түрәләрен чакыртып китерде. «Килегез! – дип хәбәр итте ул аларга. – Шимшон миңа серен чиште». Пелешет түрәләре, көмешләрен алып, аның өенә килделәр. 19 Далила, тезләренә яткырып, Шимшонны йоклатты да бер кешене дәште, һәм ул Шимшонның җиде тотам чәчен кисеп алды. Шимшон, хәлсезләнә башлап, тәмам көчен җуйды. 20 – Шимшон, сине алып китәргә дип, пелештиләр килде! – диде Далила, һәм Шимшон уянды. «Бу юлы да котылырмын!» – дип уйлады ул, ләкин Раббының аны ташлавын белмәде. 21 Пелештиләр Шимшонны тотып алдылар да күзен чокып чыгардылар. Аннары, Газа шәһәренә алып кайтып, бакыр богау салдылар һәм зинданда ашлык тартырга мәҗбүр иттеләр. 22 Ябылуда ятканда, аның киселгән чәче кабат үсә башлады. Шимшонның соңгы батырлыгы 23 Бервакыт Пелешет түрәләре үзләренең илаһы Дагон хөрмәтенә зур корбан китерергә һәм күңел ачарга җыендылар. – Дошманыбыз Шимшонны илаһыбыз безнең кулга тапшырды! – диде алар. 24 Шимшонны күрүгә, халык та үзенең илаһына мактау яудырырга тотынды: «Җиребезне вәйран калдыручы, халкыбызны харап итүче дошманны илаһыбыз безнең кулга тапшырды!» 25 Кәефләнеп алган пелештиләр берзаман: – Шимшонны алып килегез әле, бераз күңелебезне күтәрсен, – диделәр. Шимшонны зинданнан алып чыгып, аңа халыкның күңелен ачарга боердылар. Шимшонны ике багана арасына бастырып куйдылар, 26 һәм ул үзен җитәкләп йөртүче малайга: – Өйне тотып торучы терәк баганалар янына алып бар мине, шуларга терәлеп торыйм әле, – диде. 27 Ул йортка бик күп ир-ат вә хатын-кыз җыелган булып, анда барча Пелешет түрәләре килгән иде. Алардан тыш та әле Шимшон күрсәтәсе тамашаны түбә өстендә өч меңләп кеше көтә иде. 28 Шулчак Шимшон ялынып-ялварып Раббыга дәште: – И-и Хуҗа-Раббы! Мине хәтереңә төшереп, тагын бер генә мәртәбә көч-куәт бирче! И-и Аллам, пелештиләрдән ике күзем өчен дә берьюлы үч алыр идем! – диде ул 29-30 һәм йортны тотып торган баганаларның берсен – уң, икенчесен сул кулы белән бөтен көченә этеп җибәрде дә: – Пелештиләр белән бергә үзем дә үлим! – дип кычкырды да, шундагы түрәләр һәм бар халык өстенә йорт тоташтан җимерелеп төште. Үлгәндә Шимшон үзе белән бергә әллә күпме кешене алып китте. Хәтта исән чакта да аның шулхәтле дошманны үтергәне булмады. 31 Шимшонның ир туганнары вә атасының бөтен нәселе, җыелып килеп, аның җәсәден алып киттеләр һәм Сорга белән Эштаол арасында, атасы Маноах каберлегендә гүр куенына тапшырдылар. Шимшон егерме ел дәвамында Исраил хөкемчесе булып торды. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia