Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Хөкемчеләр 15 - Изге Язма


Шимшонның пелештиләрдән үч алуы

1 Күпмедер вакытлар үткәннән соң, бодай урагына төшкән көннәрнең берсендә, Шимшон бер кәҗә бәтие алды да хатынын күрергә дип килде. Әмма ул, хатыным бүлмәсенә керәм, дигәч,

2 кызның атасы аңа: – Хатыныңны ташлагансыңдыр дип уйладым мин, шуңа күрә аны дусларыңның берсенә кияүгә бирдем. Әнә, аның сеңлесе күпкә матуррак, аның урынына сеңлесен ал үзеңә! – диде.

3 Әмма Шимшон: – Хәзер инде пелештиләр үзләренә үпкәләсен! Акылга утыртам мин аларны! – дип

4 китеп барды һәм, өч йөз төлке тотып алып, аларны икешәрләп койрыгын койрыкка бәйләде дә койрыкларына чыраг беркетте.

5 Аннары, шул чырагларга ут төртеп, төлкеләрне пелештиләрнең басуларына җибәрде – печән кибәннәрен дә, урылмаган игенне дә, йөзем бакчаларын да, зәйтүн агачларын да яндырып бетерде.

6 – Кем эшләде моны? – дип сорады пелештиләр. Аларга: – Шимшон, Тимнада яшәүче бер адәмнең кияве. Әлеге адәм Шимшонның хатынын икенче берәүгә, аның дустына кияүгә биргән! – дип җавап кайтардылар. Шуннан пелештиләр бардылар да әлеге хатынны һәм аның атасын утка салдылар.

7 – Болайга киткәч, сездән үч алмый торып тынычланасым юк минем! – дип,

8 Шимшон аларга ташланды һәм әлеге бәрелештә бик күпләрнең җанын кыйды. Аннары, биредән китеп, Этам кыясындагы мәгарәдә яшеренде.

9 Шушы хәлләрдән соң күпмедер вакытлар үткәч, Яһүдә җиренә пелештиләр килеп, Лехигә һөҗүм иттеләр.

10 – Ни сәбәпле сез безгә каршы яуга күтәрелдегез? – дип сорады алардан Яһүдә халкы. – Шимшонны бәйләп, аңардан үч алу өчен килдек без! – дип җавап бирде тегеләр.

11 Шуннан соң Яһүдәдән өч мең кеше, Этам кыясындагы мәгарә янына килеп, Шимшонга: – Пелештиләр хакимлеге астында көн итүебез сиңа мәгълүм бит! Нишләтәсең син безне?! – диделәр. – Алар миңа нәрсә эшләсә, мин дә аларга шуны эшләдем, – дип җавап кайтарды Шимшон.

12 – Без сине, бәйләп, пелештиләр кулына тапшырыр өчен килдек, – диде аңа яһүдиләр. – «Үтермибез!» – дип ант итегез миңа, – диде Шимшон аларга.

13 – Юк, үтермибез без сине! – диде алар. – Без сине, бәйләп, пелештиләр кулына тапшырабыз гына. Алар аны ике яңа бау белән бәйләделәр дә мәгарәдән алып чыктылар.

14 Лехи шәһәренә килеп җитүгә, пелештиләр, сөрәнләп, Шимшонга таба омтылдылар, ләкин шулвакыт Шимшон Раббы Рухы белән кодрәтләнеп, аның кулын бәйләгән баулар ялкын үрләгән җитен сыман булды – төеннәре чишелеп китте.

15 Шимшон, күзенә чалынган ишәк казналыгын үрелеп алып, әлеге сөяк белән мең пелештинең башына җитте.

16 «Ишәк казналыгы белән бихисап күп дошманны, ишәк казналыгы белән меңне юк иттем!» –

17 диде Шимшон, кулындагы сөяген читкә атып бәреп. Шуннан әлеге урынга Рамат-Лехи дигән исем берегеп калды.

18 Шимшонның бик нык эчәсе килде, һәм ул ялынып-ялварып Раббыга өн салды: – Син миңа, Үзеңнең колыңа, шушы бөек җиңүне бүләк иткәч кенә, мин, үлеп китеп, шул сөннәтсезләр кулына эләгермен микәнни?

19 Шулчак Раббы Лехи шәһәре янындагы бер урында җирне ишеп, шуннан су ага башлады. Шимшон сусыны канганчы су эчте – һәм аңа кабат хәл керде. Лехи тирәсендәге әлеге чишмә бүгенге көндә дә Эн-ха-Коре дип атала.

20 Пелештиләр хакимлек иткән заманда Шимшон Исраил белән егерме ел буена идарә итте.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan