Хөкемчеләр 14 - Изге ЯзмаШимшонның табышмагы 1 Шулай беркөнне Тимна шәһәренә килгәч, Шимшон бер пелешти кызга тап булды һәм, 2 өенә кайтып, әти-әнисенә: – Тимнада мин бер Пелешет кызына юлыктым, аны миңа хатынлыкка алып бирегез, – диде. 3 – Үз кавемең, үз халкың арасында сиңа кызлар беткәнме?! Ни өчен син, хатын эзләп, шул сөннәтсез пелештиләр янына барасың? – диде аңа ата-анасы. Әмма атасына Шимшон: – Шул кызны алып бир! Ошады ул миңа! – диде. 4 Әлеге эш Раббы ихтыяры белән эшләнде, әмма Шимшонның ата-анасына бу мәгълүм түгел иде. Ул заманнарда Исраил өстеннән хакимлек иткән пелештиләрдән үч алу өчен, Раббының сәбәп эзләве иде бу. 5 Шуннан Шимшон үзенең ата-анасы белән Тимнага юнәлде. Тимнадагы йөзем бакчалары янына килеп җитәрәк, Шимшонның каршына, ырылдап, яшь арыслан килеп чыкты. 6 Шимшон, Раббы Рухы белән кодрәтләнеп, арысланны яланкул белән кәҗә бәтиен ботарлагандай ботарлап ташлады, әмма бу хакта әтисенә дә, әнисенә дә бер сүз катмады. 7 Тимнага килгәч, Шимшон теге кыз белән күрешеп сөйләште, һәм ул аңа бик ошады. 8 Берничә көн үтеп, әлеге кызны үзенә хатынлыкка алырга кабат шунда барган чакта, Шимшон, теге арысланны карап китмәкче булып, юлдан читкә борылып керде һәм арыслан мәетенә сарган бер күч умарта кортлары белән бал күрде. 9 Шимшон, учына бал алып, юлын дәвам итте. Балны ул үзе дә ашады, әтисе белән әнисенә дә авыз иттерде, ләкин балны арыслан мәетеннән алуы турында әйтмәде. 10 Әтисе теге кыз өенә килгәч, Шимшон, гадәт кушканча, сый мәҗлесе уздырды. 11 Шимшон килүгә, хуҗалар аның янына утыз кияү егете чакырдылар. 12 – Бер табышмак әйтим әле мин сезгә! – диде шунда Шимшон кунак егетләргә. – Мәҗлес дәвам иткән җиде көн эчендә табышмакның дөрес җавабын әйтә алсагыз, мин сезгә юка тукымадан тегелгән утыз ирләр күлмәге белән утыз пар өс киеме бүләк итәм. 13 Әгәр инде табышмакның җавабын әйтә алмасагыз, юка тукымадан тегелгән утыз ирләр күлмәге белән утыз пар өс киемен миңа сез бирәсез. – Ярар, әйт табышмагыңны, тыңлап карыйк! – диде егетләр. 14 – Башкаларны ашаучы – ризыкка, көчле татлыга әйләнде, – диде Шимшон. Пелештиләр өч көн буе уйласалар да, табышмакны чишә алмадылар. 15 Мәҗлеснең җиденче көнендә алар Шимшон хатынына: – Табышмакның җавабын иреңнән сорашып белешмәсәң, үзеңне дә, бөтен туган-тумачаңны да утка салабыз! Нәрсә, безне бирегә талар өчен чакырып китердегезмени?! – диделәр. 16 Шуннан соң хатын, күз яшьләрен агызып, Шимшонга: – Син мине күрәлмыйсың, яратмыйсың син мине! Минем кавемдәшләремә син табышмак әйттең, миңа исә җавабын белдерергә теләмисең! – диде. – Җавабын ата-анама да әйтмәгәнне, сиңа әйтәмме инде! – диде аңа Шимшон. 17 Мәҗлес барган җиде көн дәвамында хатын шулай ире алдында күз яшьләре койды, һәм җиденче көнне, ниһаять, хатынының ялынып сорауларына түзә алмыйча, аңа җавапны чиште. Хатын исә җавапны кавемдәшләренә җиткерде. 18 Шулай итеп, җиденче көнне кояш баешында шәһәр халкы җавап итеп Шимшонга: – Балдан нәрсә татлырак? Арысланнан кем көчлерәк? – дип әйтте. – Әгәр танамны эшкә җикмәсәгез, табышмакның җавабын таба алмас идегез! – диде аларга Шимшон. 19 Шуннан Шимшон, Раббы Рухы белән кодрәтләнеп, Ашкылун тарафына юл алды һәм, утыз кешенең җанын кыеп, өс киемнәрен салдырып алды да табышмак чишкән кешеләргә илтеп бирде. Аннары ярсуыннан кайнаган хәлдә атасының йортына кайтты. 20 Шимшонның хатынын исә аның белән бергә мәҗлестә сыйланган кияү егетләренең берсе үзенә алды. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia