Хөкемчеләр 13 - Изге ЯзмаШимшонның тууы 1 Исраил угыллары тагын Раббы күз алдында яман гамәлләр кылырга тотындылар, һәм Раббы аларны утыз ел буена пелештиләр кулына тапшырды. 2 Ул заманда Сорга шәһәрендә Дан ыругыннан Маноах дигән бер адәм гомер итеп, аның хатыны бала табу хасиятеннән мәхрүм булу сәбәпле, аларның кыз-угыллары юк иде. 3 Бервакыт әлеге хатын янына Раббы фәрештәсе иңеп: – Менә, син бала табу хасиятеннән мәхрүмсең, синең кыз-угылларың юк, – диде, – ләкин син авырга узарсың һәм ир бала тудырырсың. 4 Тик кара аны, шәраб вә сыра эчүдән саклан, авызыңа хәрәм ризык капма, 5 чөнки син, авырга узып, ир бала табарсың. Әлеге баланың чәченә пәке тимәс, чөнки ана карыныннан ук ул Аллаһы нәзире булыр, һәм нәкъ менә ул Исраилне пелештиләр кулыннан коткара башлар. 6 Хатын, ире янына килеп, һәммәсен аңа сөйләп бирде: – Минем яныма Аллаһы бәндәсе килде. Кыяфәте белән ул Аллаһы фәрештәсенә охшаган – кыяфәте бик дәһшәтле иде. Мин аның кайдан килүен сорашмадым, ул да миңа үзенең исемен әйтмәде. 7 Ул миңа: «Син, авырга узып, ир бала табарсың! Шулай булгач, шәраб вә сыра эчмә, авызыңа хәрәм ризык капма, чөнки туган көненнән алып үлгәнчегә кадәр әлеге бала Аллаһы нәзире булыр», – диде. 8 Шуннан соң Маноах Аллаһыга дога кылып әйтте: – И-и Хуҗа-Хаким! Баягынак Син безнең янга җибәргән Аллаһы бәндәсе, кабат килеп, туасы бала белән ни-нәрсә эшләргә икәнен өйрәтеп китсә иде. 9 Маноахның гозере Аллаһыга килеп иреште, һәм хатыны кырда чакта Аллаһы фәрештәсе янә аның янына иңде. Бу вакытны ире Маноах янәшәсендә юк иде. 10 Хатын шундук ире янына йөгерде һәм аңа: – Теге кеше тагын килде! – диде. 11 Маноах урыныннан торды да хатыны артыннан иярде һәм, әлеге кеше янына килеп: – Теге вакытны минем хатын белән син сөйләштеңме? – дип сорады. – Әйе, мин, – диде Аллаһы фәрештәсе. 12 – Син әйткәннәр чынга аша калса, әлеге баланың яшәү рәвеше нинди булырга, һәм ул ни-нәрсә эшләргә тиеш? – дип сорады аңардан Маноах. 13 – Синең хатының мин әйткәннәрнең һәммәсен җиренә җиткереп үтәргә тиеш, – дип җавап бирде аңа Аллаһы фәрештәсе. – 14 Йөзем куагында үскән һичнәрсәдән авыз итмәсен, шәраб һәм сыра эчмәсен, хәрәм ризык капмасын. Мин кушканнарның һәммәсен төгәл башкарсын! 15 – Кәҗә бәтиен суеп, ашарыңа әзерләгәнче сабыр ит! – диде Маноах Раббы фәрештәсенә. 16 – Тоткарлана калсам да, ризыгыңнан авыз итмәм, – дип җавап бирде аңа Раббы фәрештәсе. – Әгәр инде син, Раббыга багышлап, тулаем яндыру корбаны китерергә телисең икән, уйлаганыңны эшлә. Каршысында Раббы фәрештәсе басып торганны Маноах әле һаман аңламаган иде. 17 – Исемең ничек синең? – дип сорады Маноах Раббы фәрештәсеннән. – Әйткәннәрең чынга ашкач, сиңа рәхмәтләребезне укыр идек. 18 Әмма Раббы фәрештәсе аңа: – Нигә син миннән исемем хакында сорыйсың? Акыл ирешмәслек сер ул! – дип җавап кайтарды. 19 Аннары Маноах, кәҗә бәтие белән икмәк бүләге алып, таш өстендә Раббы хөрмәтенә корбан китерде. Шулчакны Маноах белән хатынының күз алдында Раббы могҗизалы бер эш кылды: 20 корбанлык өстеннән югарыга ялкын телләре үрли башлагач, Раббы фәрештәсе шул ялкын белән бергә аларның күз алдында күккә ашты. Моны күреп, Маноах вә хатыны йөзләре белән җиргә капландылар. 21 Маноах белән хатынына Раббы фәрештәсе күренмәс булгач, Маноах аның Раббы фәрештәсе булуын аңлады. 22 – Әҗәлебез җиткән, күрәсең, – диде Маноах хатынга. – Без бит Аллаһыны күрдек. 23 Әмма хатыны, аңа каршы килеп: – Әгәр Раббы безнең җанны кыярга теләгән булса, Ул бездән тулаем яндыру корбанын да, икмәк бүләген дә кабул итмәс иде. Безгә могҗиза да күрсәтмәс һәм һичнәрсә белдермәс тә иде! – диде. 24 Шуннан хатын, ир бала табып, аңа Шимшон дип исем кушты. Малай үсә бирде, һәм Раббы аны үзенең фатихасыннан аермады. 25 Шимшон бервакыт Сорга белән Эштаол шәһәрләре арасында урнашкан Дан угыллары станына килгәч, аны тәүге тапкыр Раббы Рухы кодрәтләндерде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia