Хөкемчеләр 11 - Изге ЯзмаИфтах – Исраил хөкемчесе 1 Гилыгадлы Ифтах гайрәтле сугышчы иде. Аның анасы – фахишә хатын, ә атасы Гилыгад исемле адәм иде. 2 Әмма Гилыгадның үз хатыны да ир балалар таба; үсеп җиткәч, алар: – Атабыз мирасында синең өлешең юк, чөнки син башка хатынның углы, – дип, Ифтахны куып чыгаралар. 3 Шуннан Ифтах, кардәшләреннән качып, Тоб иленә китә. Биредә аның тирәсенә җыен әтрәк-әләм туплана, һәм алар бергәләшеп кешеләргә һөҗүм итә башлыйлар. 4 Күпмедер вакыттан соң, аммониләр Исраилгә каршы яуга күтәрелгәч, 5 Гилыгад төбәгенең өлкәннәре, Ифтахны алып кайтырга дип, Тоб иленә килделәр 6 һәм аңа: – Кайтып, безнең гаскәрбашы бул! Аммониләргә каршы безне сугышка әйдәп бар! – диделәр. 7 Аларга җавап итеп, Ифтах: – Мине күрәлмас булып, атам йортыннан куып чыгаручылар сез түгелме соң?! Инде менә хәзер, башыгызга бәла төшкәч, нәрсәгә дип минем янга килдегез? – диде. 8 Гилыгад өлкәннәре исә Ифтахка әйттеләр: – Әйе, менә хәзер без: «Аммониләргә каршы сугышка әйдәп баручыбыз бул! Шулай итеп, бөтен Гилыгад белән җитәкчелек итәрсең», – дип әйтергә килдек. 9 – Ярар, – дип җавап бирде аларга Ифтах, – әгәр мин, сез сораганча кайтып, аммониләр белән сугышсам һәм, Раббы кушып, миңа җиңәргә язган булса, сезнең җитәкчегез булырмын. 10 – Раббы Үзе шаһиттыр: һәммәсен син әйткәнчә эшләрбез! – диде аңа Гилыгад өлкәннәре. 11 Шуннан Ифтах Гилыгад өлкәннәре белән китеп барды, һәм халык аны үзенең җитәкчесе һәм гаскәрбашы итеп билгеләде. Ифтах үзенең шартын Миспа шәһәрендә, Раббы каршында яңадан кабатлады. 12 Аннары ул «Сиңа миннән ни кирәк? Ни өчен син минем җиремә сугыш белән килдең?» дигән сорау белән аммониләр патшасына үзенең илчеләрен юллады. 13 Ифтахның илчеләре аркылы аммониләр патшасы «Мисыр иленнән чыккан чакта исраилиләр Арнон елгасыннан башлап, Яббок һәм Үрдүн елгаларына кадәр минем җирләремне яулап алдылар. Кыскасы, яхшылык белән сорыйм: ул җирләрне миңа кире кайтар!» дигән җавап бирде. 14 Аммониләр патшасы янына Ифтах үзенең илчеләрен янә юллады. 15 Хәзер инде алар аңа болай дип әйтергә тиеш булдылар: «Ифтах менә нәрсә ди: „Исраилиләр Мәаб һәм Аммон җирләрен тартып алмады. 16 Мисырдан чыккач, алар, чүлне кичеп, Камышлы диңгез буена килеп җиттеләр. Кадыш шәһәреннән алар 17 ‘Сезнең җир аша үтәргә рөхсәт итсәгез иде’ дигән гозер белән Эдом патшасына үзләренең илчеләрен юлладылар. Әмма Эдом патшасы аларга рөхсәтен бирмәде. Мәаб патшасыннан сорап карадылар – ул да риза булмады. Шул рәвешле, исраилиләргә Кадышта калырга туры килде. 18 Шуннан алар, Эдом белән Мәабны әйләнеп узып, чүл аша китәргә мәҗбүр булдылар. Мәаб иленең көнчыгыш чикләренә җиткәч, мәабиләрнең Арнон елгасы буйлап уза торган чиген бозмыйча, исраилиләр елга аръягында тукталдылар 19 һәм Хишбунда яшәүче амориләр патшасы Сихонга ‘Синең җирең аша үзебезнең илгә үтәргә ризалыгыңны бир’ дип, илчеләр юлладылар. 20 Әмма Сихон үз җире аша исраилиләргә үтәргә рөхсәт итмәде – үзенең бөтен гаскәрен туплап, Яһас шәһәре янында исраилиләргә һөҗүм итте. 21-22 Шуннан Раббы, Исраил Алласы, Сихонны һәм аның бөтен гаскәрен, исраилиләр кулына тапшырып, тар-мар итте. Исраилиләр Арнон елгасыннан алып Яббок елгасына һәм чүлдән башлап Үрдүн елгасына кадәр җәелеп яткан амориләр җиренә хуҗа булды. 23 Шулай итеп, Раббы, Исраил Алласы, Үз халкының күз алдыннан амориләрне куып җибәрде. Ә син хәзер шул җирләрне бездән тартып алмакчы буласыңмы? 24 Син – үзегезнең аллагыз Кемош биргән җирләргә хуҗасың, без исә – үзебезнең Раббы Аллабыз биргән җирләрнең хуҗасы! 25 Мәаб иленең патшасы, Сиппор углы Бәлактан кай ягың артык синең?! Ул әнә Исраил белән дошманлашмады, сугышмады. 26 Исраил халкы инде өч йөз ел дәвамында Хишбунда һәм аның әйләнә-тирәсендәге авылларда, Арогырда һәм аның әйләнә-тирәсендәге авылларда, Арнон елгасы буендагы авылларда гомер итә. Нигә соң син моңа кадәр әлеге җирләрне бездән тартып алмадың? 27 Синең алда минем гаебем юк, ә син, миңа каршы сугыш башлап, миңа явызлык кыласың. Болай булгач, исраилиләр белән аммониләргә Раббы Үзе хөкем чыгарсын!“» Ифтахның нәзере 28 Әмма Ифтахның сүзләрен аммониләр патшасы игътибарга алмады. 29 Шуннан Ифтахка Раббы Рухы иңде; һәм Ифтах, Гилыгад вә Менашше җирләрен үтеп, Гилыгадтагы Миспага килде дә биредән аммониләргә каршы яуга кузгалды. 30 Ифтах: – Әгәр син аммониләрне минем кулга тапшырсаң, 31 җиңү яулап кайткан чагымда, йортымның капкасын ачып беренче булып каршыма чыгучыны мин, тулаем яндыру корбаны итеп, Сиңа багышлар идем! – дип, Раббыга нәзерен әйтте. 32 Ифтах аммониләргә каршы һөҗүмгә күчте, һәм Раббы аларны Ифтах кулына тапшырды. 33 Бу сугышта аммониләр бик зур югалтуга дучар булдылар: Арогырдан алып Минниткә һәм Әбел-Керамимгә җиткәнче аларның егерме шәһәре яулап алынды. Шул рәвешле, исраилиләр аммониләрне үзенә буйсындырды. 34 Ифтах Миспага, үз йортына әйләнеп кайтса, беренче булып аның каршысына шөлдерле барабанын кага-кага, бии-бии бердәнбер кызы килеп чыкты. Аңардан башка Ифтахның кыз-угыллары юк иде. 35 Кызын күрүгә, өстендәге киемен ертып, ул: – Их, кызым, син мине чарасыз иттең! Зур бәлагә салдың син мине! Мин бит Раббыга нәзер әйттем һәм сүземнән кире кайта алмыйм хәзер! – диде. 36 – Әткәм! Раббыга нәзер әйткән булгач, аңа ант иткәнчә гамәл кыл. Сиңа Ул дошманнарың аммониләрне җиңәргә мөмкинчелек бирде! – диде аңа кызы. 37 Аннары: – Тик бер үтенечем бар сиңа: ике айга җибәр мине, дус кызларым белән тауларга китеп, өлешемә тигән язмышым хакында күз яшьләре түгим – ир хатыны булырга язмаган миңа! – дип өстәде. 38 Әтисе, ике айга аңа китәргә рөхсәтен биреп: – Бар, – диде, һәм кыз, дуслары белән тауларга күтәрелеп, үзенең язмышы хакында күз яшьләре түкте. 39-40 Ике ай вакыт узганнан соң, кыз үзенең әтисе янына әйләнеп кайтты, һәм әтисе әйткән нәзерен үтәде. Кыз гыйффәтен җуймаган килеш дөньядан китеп барды. Шушы хәлдән соң Исраил кызлары арасында ел саен дүрт көн дәвамында, гилыгадлы Ифтахның кызын искә алып, матәм тоту гадәткә керде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia